70 яшькэ

Син изге җан, син, мөгаен,
Фәрештә затыннансың.
Яратабыз шуңа сине,
Зур хөрмәткә лаек син.

Үткән 70 ел гомерең
Кешеләргә үрнәк булырлык.
Синең соклангыч тормышың
Безнең өчен горурлык.

*****

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

Шуңа сине бары да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып, сиксәнне дә
Үткәрергә язсын бергәләп.
Амин!

*****

Яшәү рәвешең бик матур,
Нәсел горурлыгың саклыйсың.
Мәрхүмнәрнең рухын олылап
Көн дә йортта дога укыйсың.

Яши белеп яшәдең шул,
Балаларың барысы соклангыч.
Оныкларың үсеп тормыш корды
Хәер-фатихаңнан алып көч.

*****

Авыртмасын саның, сыкранмасын
җаның,
Якты йөзең һаман яктырсын.
Ходай сиңа картлык көннәреңдә
Рухи өмет, шатлык арттырсын.

Олыгаям диеп Һич кайгырма,
70 яшь ул — матур чак кына.
Балаларың, туганнарың белән
Кадерен белеп яшәр чАк кына.

Әле!тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердән-беребез, 
Син һәрчак безгә кирәк.

*****

Язлар ярсу булган кебек,
Көзләр дә сабыр була.
Син дә көзге урамнардан
Атлыйсың сабыр гына.

Көзләрнең үз матурлыгы.
Әй, ни сан калганнарга—
Узган газаплар шикелле
Баллана баланнар да.

Үткәннәрнең төннәре дә
Искиткеч якты кебек.
Үзәк өзгеч мәлләре дә
Ничектер, татлы кебек.

Үткәннәргә карый-карый
Атлыйсың сабыр гына.
Көзләрең дә матур да бит,
Язларың сагындыра.

Оныкларыңа карыйсың—
Нәкъ синең сыман алар,
Нәкъ шундый ярсу хислеләр,
Нәкъ шундый дуамаллар.

Моңсуланма, житмеш бигүк
Күп сан да түгел әле.
Ул бит йөз дә түгел, хәтта
Туксан да түгел әле.

Шулай булгач, картаерга
Иртәрәк әле сиңа.
Көзләр турында уйлама,
Кызлар турында уйла.

*****

Прочитано 63761 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.