«Озакламый шатландырырмын! »
Айрат Шайхлисламов – бөтен Лениногорский төбәгенә танылган, безнең Шөгер егете! Төрле бәйрәмнәр, туйлар, сабантуе, бик сирәк очракта аннан башка уза. Ул үзе алып баручы да, тамада да, җырчы да! Бу бар яклап та искиткеч булган, унган артисттан минем беренче интервью алуым. Сезнең мине бик каты хөкем итмәссез дип ышанып калам!
– Айрат, исәнмесез! Үзегез турында сөйләп китегезче! Тумышыгыз белән кайсы яклардан? Ата-анагыз кемнәр? Сезнең балачак hәм үсмер елларыгыз кай төбәкләрдә узды?
– Үзем инде мин бик гади гына авыл малае. Безнең төп үзе Чирмешән районы Бәркәтә (Беркет-ключ) авылыннан. Минем әтием – Алмаз, әнием – Рузалия, үзләре шул яктан.
Әти 1978 елда Зеленая рощада СПТУ-81 (ул вакытта шулай атала иде) укырга кереп тәмамлагач, Шөгер эшчеләр поселогына шофер булып «Сельхозтехникага» эшкә урнашып, төпләнеп калырга уйлый. Һәм инде әнине дә бу якларга алып килә.
Монда 8 октябрь 1981 елны мин туам. Гаиләдә без ике малай, энем Марат белән. Ә әнием Шөгер нефтебитум заводында эшләде (хәзер завод юк бит инде), бүгенгесе көндэ икеседэ исэн саулар, Аллага шөкер!
Бала хәм үсмер чакларым минем кубесенчә Шөгердә узды, бик еш кына авылга кайтып йөрөсәк тә. Башта балалар бакчасына йөрдем, аннан соң беренче класска Чкалов мәктәбенә укырга кердем. Шулай башланып китте минем уку елларым.
– Әйтегез әле, сез балачакта да хәзерге кебек артист җанлы идегезме? Сез кай да hәм кайчан беренче тапкыр чыгыш ясадыгыз?
Читать далее