50 яшькэ

Тормышыңның иң ямьле чагы,
50 яшь – ул аз әле!
Алда әле – күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле –
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
*****

Котлы булсын олы туган көнең,
Зур шатлыклар каршы алсыннар.
Әгәр булган булса борчуларың,
Үткән тормышыңда калсыннар.

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.

*****

Якты кояш, гел елмаеп шулай,
Сипсен нурын алсу йөзеңә.
Уза гомер диеп, моңайма син,
Ерак әле гомер көзенә

*****

Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.

Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге-яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.

Шуңа күрә, эш -почетта,
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.

Зур уңышлар телим сиңа,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен
Бәхет Ишекне тибеп ачып.

Чир-чорлар дөньяда синең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.

Бүген -бәйрәм.
Күңелегез
Бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый-
Дәртегез сүрелмәсен.

Тәгәрәп гомер йомгагы
Менсен биек үрләргә.
Кәм котларга язсын сезне
Йөз иллегез белән дә!
*****

50 яшь ул күп тә, аз да,
50 яшь ул- олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.

Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың.
*****

Сиңа бүген 50 тулды.
Гөмер, диләр, аккан су.
Син шул гөмер уртасында
Бәхет кошын тапкансың.

Ир уртасы-ил тоткасы!
әле шундый яшь Синдә-
Җир җимертеп яшәр чагың
Син-аллалар яшендә!
*****

Илле яшь ул күпме, азмы?
Әйтә алмам, күрәсең.
Үзең яшәп карамагач,
Аныкаян беләсең.

Карап торам да үзеңә,
Япь-яшь бер егет кенә.
Иллене бирерлек түгел,
Күп дигәндә-егерме биш,
Йә, утыз кебек кенә.

Янәшәңдә-кәләшең дә,
Карап туймаслык сезне.
Әллә инде туегызга
Дәштегез бүген безне?

Илле дибез, илле бит ул
Бер түгәрәк сан гына.
Ир уртасы дип әйтерләр
Илледә булсаң гына.

Ир уртасы-ил тоткасы,
Кемлегеңне тор белеп.
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр кебек.

Җырлыйк әле әйдә, дуслар,
Җыр күтәрә күңелне.
Җырлый-җырлый йөзне тутыр-
Яшә тагын иллене!
*****

50 яшь ул картлык түгел,
Гөмернең иң матур чагы!
Эh тә итми, җырлап кына
Бер иллене яшә тагы!
*****

Баҗайга

Без картаймый, кем картайсын,
Үтә гомер алай да!
Кай арада 50 чшен
Тутырган бит баҗай да.

Тик бу хәлгә ышынасы
Килми ләкин, нигәдер.
Бу — шулай бер җыелырга
Берәр сәбәп кенәдер.

Без hәрвакыт әзер лә ул
Мәҗлескә дигәндә!
Эh дигәнче килеп җиттек
Курыкмый бер нидән дә.

Куркытмады юллары да,
Суыгы да, буран да.
Монда 40 градуслы
Сулар көтеп торганда.

Көтеп торганда туганнар,
Көтеп торганда кода,
Баҗай көткән чакта, рәзве,
Килмичә калып була?!

Ничек килми каласың ди,
Шундый бәйрәм булсын да!
Җирдә бердәнбер баҗаңның
50 яше тулсын да!

Килдек, баҗай, котлар өчен
Сине юбилей белән.
Килдек котларга бүген без
Сине бөтен өй белән.

Минем котлау сүзләремә
Кушыла балдызың да.
Җизни дә җизни дигән сүз
Булды гел авызында.

Кускасы, Сиңа бүген без
Күп теләкләр телибез:
Исәнлектә, бәхетле, шат,
Матур гомер итегез.
*****

 

 

 

 

Прочитано 90434 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.