60 яшькэ

Маңгаенда сырлар — үткән еллар,
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Җиде балаң, әткәй, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 60 яшең.

Уфтанма, гомер уза диеп,
Еллар бер дә бушка узмаган.
Еллар үтә торсын әкрен генә,
Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман.

*****

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Озын гомер бирсен, Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Йолдыз тотып бирер идек,
Алар ай тирәсендә.
Ике гомер бирер идек,
Ул Ходай кесәсендә.

*****

Бу көндә сиңа нәрсә теләсәк тә,
Аз сыман.
Кайгы күрңә, чирне белмә
һәрчак яшә ямьле яз сыман.

Күк йөзендә чиксез күп йолдызлар,
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши.
Иң кадерле безгә син генә.

Юбилеең котлы булсын
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә.

Йөрәкләрдәй чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә, булган саф хисләр.
Озын гомер, якты, матур тормыш —
Безнең сиңа әйтер теләкләр.

*****

 

 

Прочитано 45142 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.