25 яшькэ

Иллеләргә житкән ир-егетләр
Ил агасы дигән дан ала.
Кылган гамәлләре үрнәк була,
Әйткән сүзе хаклык санала.

Егерме биш исә шул илленең
Нәкъ яртысы була. Яртысы…
Син яртылаш ил агасы хәзер,
Почти егет, почти карт кеше.

Аксакаллар зирәклеге белән
Бергә кушып яшьлек ялкынын,
Без телибез синең гомереңнең
Якты нурлар сибеп балкуын.

Юлларыңа уңыш юлдаш булсын,
Бәхет кошы булсын иңеңдә.
Күңелеңне сөю назлап торсын
Һәм сүнмәсен өмет күгеңдә.

Син яртылаш ил агасы инде
Һәм егетсең әле яртылаш.
Бу мизгелне билгеләмәү гөнаһ,
Бу мизгелдә яңа "ярты" ач.

Бокал төпләрендә калганына
Шул яңасын өстәп жиппәрик.
Почти ил агасы, почти егет,
Синең бәхет өчен күтәрик.
*****

25 яшь— кыз чак бит әле ул,
Язсын 100 яшькәчә яшәргә,
Яшь гомерең китәр үтеп тә,
Искә алырсың көтеп-көтеп тә.

Сабыр да син, гади, кешелекле
Кылганнарың бары игелек.
Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа,
Бәхеткәең булсын гомерлек
*****

Прочитано 10283 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.