Котлы булсын туегыз!

Бәхетле булыгыз

Безнең кызны бүген танып булмый,
Ак канатлы аккош шикелле,
Кияү егет көчле бөркет кебек,
Икесе дә бигрәк сөйкемле.

Теләгебез сезгә тик бер генә:
Иң бәхетле парлар булыгыз.
Тату үтсен сезнең һәр көнегез,
Тигез булсын барыр юлыгыз.

Сөеп, сөелеп кенә яшәгез,
Мәхәббәттә тусын балалар.
Сезгә бала, безгә онык булыр,
Шуны көтә ата-аналар.

Онытмагыз безне, еш кунакка
Бергәләшеп килеп йөрегез.
Безнең җанның кадерле өлеше
Сездә яшәр, шуны белегез.

Ишәйдек, артты безнең туганнар,
Кодачалар булдык, кодалар.
Яшьләр өчен бүләк кенә түгел,
Җаннарын бирергә торалар.

Кайгы, хәсрәт урап үтсен берүк,
Имин булсын илләр һәм еллар.
Туйдан башлап хисләр ап-ак булса,
Сезне бәхет көтәр, уң юллар.

“Әче” диеп шапманнар күтәрик,
Тормышыгыз әче булмасын.
Туйда гына булсын “әче” сүзе,
Әчелекне беркем тоймасын.

Тату гомер кичерегез бергә,
Киявебез һәм дә кызыбыз.
Теләгебез сезгә тик бер генә:
Иң бәхетле парлар булыгыз!

Венер Фәттах

*****

Сезне ихлас йөрәктән сөюләрегез
кавышкан көн белән котлыйм.
Сары томшыклы мәхәббәт кошчыгыгыз
тормыш җил-давылларында сыналып,
ныгып, көчле бөркеткә әверелсен.
Безнең алмагачыбыз,
Сезнең алмагачыгыз,
Безнең алмагачка кунды
Сезнең сандугачыгыз.

*****


Чәчләрегез бер-берсенә
Әйбәтрәк бәйләнсен.
Аерым йөргән юлларыгыз
Бер тормышка әйләнсен.

Яши башлагыз моннан соң
Икегез бер уй белән.
Изге теләкләр телибез
Котлап сезне туй белән.

Яшәгез сез яратышып,
Сөелеп, сөеп кенә.
Бер-берегезгә «кадерлем»,
«Сөеклем» диеп кенә.

Сөендереп туганнарны,
Күрше-күлән, дус-ишне,
Тормышыгыз булсын көйле,
Гаиләгез булсын ишле.

Өч-дүрт егет белән кызга
Әти-әни булыгыз.
Тату гына торыгыз да
Матур тормыш корыгыз.

*****

Яшь парларны котлап, килә
Шундый теләк әйтәсе:
Бүген сезнең чәчләрегез
Мәңгелеккә бәйләнсен.

Нинди матур парлар диеп
Сезгә карап калсыннар.
Олыгайган көнегездә дә
Сездән үрнәк алсыннар.

*****

Бу туй соңгысы булмасын,
Булсын бәби туегыз.
Көмеш, алтын туйлар белән
Үтсен гомер юлыгыз.

Ул туйларда без дә булыйк,
Исәнлек-саулык белән,
Инде сезне тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән.

*****

Түр башында урыныгыз
Икегез дә сөйкемле,
Икегез дә пар килгәнсез
Пар аккошлар шикелле.

*****

Тигез гомер итегез,
Шаярыгыз, көлегез,
Кирәк чакта бер-береңә
Юл да куя белегез.

*****

Туйлар уза, туннар туза,
Сөю генә тузмасын.
Сагынырлык булсын туйлар,
Үкенерлек булмасын.

Туйлар ерак калган саен
Кадере артып торсын.
Сүнмәсен сөю учагы,
Нурланып балкып торсын.

Гомер юлыгыз да бүгенгедәй
Яктылыктан торсын, аклыктан.
Берсен-берсе өзелеп сөйгәннәрне
Картлыкта да көтә шатлыклар.

*****

Кияү-кәләш идегез,
Ир дә хатын булдыгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кәдәр торыгыз.
Үзегез күк ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.

*****

Сезнең тормыш юлыгызда
Очрамасын киртәләр.
Гел бәхетләр һәм шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

Тормыш юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә булыгыз.
Авырлыклар килсә, уртак булсын,
Шатлыкларны бергә бүлегез.

*****

Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.
Шатлык нуры чәчсен күзләрегез,
Боекмасын һич тә күңелегез.

*****

Яшьләр өчен, дуслар, тост күтәрик,
Туй гөрләсен бүген табында,
Тост күтәрик «Сезгә — тигезлек!» — дип,
Бәхет телик тагын-тагында.

***

Яшәгез сез Булат — Гүзәл,
Бер-берегезне аңлашып.
Икегез бер җан-тән булып,
Гомер буе сайрашып.

Күңелегездә һич сүнмәсен
Игелек, иман нуры,
Өегездә бәхет гөле
Сулмасын гомер буе.

*****

Яшь парларга бәхет яусын
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.

Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.

*****

Пар балдаклар алмаштыгыз
Вәгъдәләр беркеттегез.
Инде хәзер тигезлектә
Сөешеп гомер итегез.

Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Түрә булсын түрегездә —
Мәхәббәт бер-берегезгә.

Хәтер кала юктан гына —
Яшәмәгез үпкә саклап.
Сезнең өйнең бусагасын
Көнчелек кермәсен атлап.

һәр туар көн алып килсен
Бәхет, шатлык, уңыш сезгә.
Сезгә карап ‘сокланып һәм
Сөенешеп яшик без дә!

*****

Аерылмасын, каерылмасын,
Пар булсын канатыгыз.
Айга түгел, елга түгел,
Гомергә яратыгыз.

*****

Бәхетләргә юллар урау диләр,
Тормыш итү түгел кыр кичү.
Урау юлның башы — менә бүген
Сездә уза торган — туй киче.

Юлларыгыз һәрчак бергә булсын
Уйларыгыз булсын гел бергә.
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.

*****

Пар балдаклар алмаштыгыз,
Вәгъдәләр беркеттегез.
Инде хәзер тигезлектә,
Сөешеп гөмер итегез.

Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнен, йөрәк!
Түрә булсын түрегездә —
Мәхэббәт бер-берегезгә!

Хәтер кала юктан гына-
Яшәмәгез упкә саклап.
Сезнең өйнең бусагасын
Көнчелек кермәсен атлап.

hәр туар көн алып килсен
Бәхет,шатлык,уңыш сезгә.
Сезгә карап сокланып hәм
Сөенешеп яшик без дә!
*****

Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гөмер итсеннәр.
Чөкердэшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.

Гөмер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Улгәнче сакласыннар!
*****

Яшь парларны котлап,килә
Шундый теләк әйтәсе:
Буген сезнең чәчләрегез
Мәңгелеккә бәйләнсен.

Нинди матур парлар диеп,
Сезгә карап калсыннар.
Олыгайган көнегездә дә
Сездән үрнәк алсыннар!
*****

Сезгә бүген чын күңелдән
Бәхет телим бер кочак.
Беркайчан да сүрелмәсен
Сез кабызган бу учак.
*****

Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гөмер итегез!
*****

Нәрсә телик?
Бәхет, уңыш,
Саф мәхәббәт, әлбәттә
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә,
Яшәгез сез рәхәттә!
*****

Бүген сезгә, бәгырькәйләр,
Бары шул теләк кенә-
Пар күгәрченнәр шикелле
Яшәгез гөрләп кенә!
*****

Түр башында урыныгыз,
Икегез дә сөйкемле,
Икегез дә пар килгәнсез
Куш каеннар шикелле.
*****

Сөйгэн ярлар булыгыз,
Тигез парлар булыгыз.
Үзегез күк матур булсын
Кызыгыз hәм улыгыз.
*****

Тигез гөмер итегез,
Шаярыгыз, көлегез.
Кирәк чакта бер-береңә
Юл да куя белегез.
*****

Бәхет белән шатлыклар
Сездән ерак йөрмәсен.
Кайгы-хәсрәт дигәннәре
Сезнең йортка кермәсен.
*****

Көнче дигән кара мәче
Арагызга кермәсен.
Дусларыгыз чын булсын,
Көнче була күрмәсен.
*****

Ай, икегез,икегез,
Икегез дә бертигез.
Пар күгәрченнәр шикелле
Тигез гөмер итегез.
*****

Кияү-кәләш идегез,
Ир дә хатын булдыгыз.
Индэ хәзер шушы хәлдэә
Йөзгә кадәр торыгыз.
Үзегез күп ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.
*****

Яшь кияүгә теләкләр

Сайлап мэңнәр арасыннан
Таптың бүген парыңны.
Бу тормышның җилләреннән
Инде сакла ярыңны.
*****

Яшь киленгә теләкләр

Каршыла эштән иреңне
hәрчак ачык йөз белән.
Аны көн дә аптыратма
Төрле көнче сүз белән.

Ашларың тәмле булсын дип
Теләмим тиккә генә:
Ашказаны аша утә
Юл ирнең йөрәгенә.

Онытма йокларга яткач
Иреңне яратырга.
Ике елга бер булса да,
Баргалап кайт роддомга
*****

Прочитано 40696 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.