Яңа ел. Шигырьләр, котлаулар

Яна ел

Бездә бүген Яңа Ел

Кунакка килгән зур чыршы,
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.

Кызлар, малайлар уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.

Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.

Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.

Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!

Венер Фәттах

*****

Ах Кыш бабай, Кыш бабай!
Син һаман шаян малай:
Колагыма өрәсең,
Куеныма керәсең,
Үбәсең син битемне…
Шулай булмый бит инде!
Борының да кып-кызыл
Әллә берне салгансың.
Бүген кар да яумады,
Әллә йоклап калгансың?
Давай, давай Кыш бабай,
Тарат син бүләгеңне.
Бәйләнеп йөрмә миңа,
Ал давай көрәгеңне.
Көрә карыңны өеп,
Иген мул булсын диеп
Синең вакыт бер генә
Барына да өлгер генә.

Гөлфия Низаметдинова

*****

Яңа ел килә

Күңел көтә яңа елның
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын
Эх зәхәр бураннарын.
Ак басуны ярып үткән
Тирән чана юлларын
Истә әле зарыкканнар
Көтеп яңа елларын.
Ул теләкләр, ул бүләкләр
Яңа елнын көнендә,
Рэхэт чаклар, кызык чаклар
Онытылмый бүген дә.
Менә тагын әкрен генә
Атлап килә Яңа ел,
Теләкләрем тормышыма
Ашсын иде дим быел.
Кайгы-хәсрәтләр булмасын
Булмасын авыртулар,
Тыныч яшәсәк иде дим
Булмасын югалтулар.
Хәрбер җанның күңеленә
Изгелекләр бүләк ит,
Ялгызларга пар насип ит
Ялгыз тормыш авыр бит…
Монлыларга, зарлыларга
Күңеле китекләргә,
Зур ышанычлар алып кил
Көттермә, интектермә.
Әткәй-әнкәй фатихасын
Дөрес алсын балалар,
Хәр нәрсәдә тәртип булса
Тыныч булыр дөньялар.
Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән!

Алия Султан

*****

Кәҗә малы әрсез хайван
Килер ел да булыр әрсез,
Җитез, эшчән, хыянәтсез,
Үз язмышын үзе әрчер.

Кыйналыр да, сыйланыр да
Гаеп эзләп йөремәс җилдән,
Дуамаллык аркасында
Сазына да батыр-билдән.

Сызландырмас үз бәхетен,
Аерыр да кавыштырыр,
Сагыш кушып шатлыгына
Бисмилладан таңы атыр.

Сарыфламас үз язмышын,
Үз сукмагын такыр итәр,
Башына уй керә калса
Таш яуса да юлын үтәр.

Кәҗә өчен юл кирәкми
Таш аралап менәр тауга,
Башын имәс дошманына,
Аның өчен чит, ят гау-га.

Кәҗә малы әрсез хайван,
Шат йөз белән каршы алыйк!
Юраганнар алга килсен
Сау-сәламәт булып калыйк!

Найля Аюпова

*****

Яңа елга теләгем!

Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.

Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!

Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Тылсымлы да, күңелле дә,
Бәйрәм бит ул-Яңа ел!
Өр-яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!

Әй, Яңа ел, Яна ел!
Сине көтеп алабыз!
Көннәр саны кәми бара,
Бәйрәм диеп янабыз.

Якты утлар җемелдиләр,
Яшел чыршы түрендә.
Яңа елда яңа хисләр,
Яңа уйлар күңелемдә.

Ак карларда ак бәхетләр,
Энҗеләрдәй сибелсен!
Өр-Яңа ел котлы булсын,
Шатлыклардан чигелсен!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Яңа елда

Үзгәрешләр барсын үзгә,
Татулык булсын тиздән.
Авырлыклар җиңеләйсен,
Сүз биргән узсын сүздән.

Яратылсын назга сусаган,
Саулыкка тиенсен хаста.
Өстәге байлык бүленсен
Яшәгәннәргә аста.

Озын гомер һәммәбезгә
Язсын язмышлар, Ходай.
Җирдә тереклек барында
Яшәек бердәм шулай…

Роберт Шаймарданов

*****

Яңа ел белән сезне!

Кәҗә — сарык елы килә.
Бураннарын туздырып,
Ап-ак карга күмеп китә
Ат елын да уздырып.

Каршыларбыз сине дә без
Тагын бер ел картаеп
Ниләр бу ел алып килер?
Диеп – көттек сагаеп.

Хуш киләсең син Яңа ел!
Кыш бабайны да алып
Өметләрне безнең аклап,
Күңелгә шатлык салып.

Озын гомер, ак бәхетләр,
Һәр кешегә алып килсен.
Уйнап-көлеп, шатланышып,
Ел буена халык йөрсен.

Кайгырмасын юкка-барга.
Түземлекләр бирсен ходай.
Кәҗә белән сарык үзе,
Начар түгел иде бугай.

Фагим Хабибуллин

*****

Яңа ел теләкләре

Ак елгырны ак чанага җигеп,
Мин җибәрәм сезгә бүләкләр.
Иман байлыклары, исәнлекләр
Чын күңелемнән изге теләкләр.

Күңел бакчасында гөл үстердем,
Дуслар бүген сезгә таратам.
Яңа елда, яңа бәхет телим,
Мин халкымны өзлеп яратам.

Ак юлларга ак паласләр җәеп,
Көтсен сезне якын дустыгыз.
Ак юлларда ак бәхетле булып,
Тормыш итсен, ул һәм кызыгыз!

Бәлә-каза, кайгы хәсерәтләр,
Бакча артлап очсын җилләргә!
Бир зур бәхет Раббем, дус-туганга
Бир тынычлык,илгә көннәргә!

Машковская Фридә

*****

Яшәүләр матур булсын

Яңа ел төнендәге
Теләкләр чынга ашсын!
Әти-әни, туганнарым
Барысы сәламәт булсын!

Насыйп ярлар табышып
Яңа гаиләләр корсын!
Җир шарында: тынычлык,
Туклык, иминлек булсын!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Яңа елның төнендә
Җемелдиләр күгендә
Энҗе кебек йолдызлар
Җиргә сибелә нурлар.

Әкияткә әйләнеп
Көмеш нурга күмелеп
Тулган ай да елмая
Яңа елга куана.

Кышның матур төнендә
Тирә -як энҗе карда
Кар бабай да урамда
Энҗе кызы янында.

Килгән бабай бәйрәмгә
Күчтәнәче кулында
Йөри ул өйдән өйгә
Дуслары белән бергә.

Яңа ел белән котлап,
Якты теләкләр теләп.
Яшәгез диеп бергә
Дуслар белән гомергә.

Исәнлектә-саулыкта,
Шатлык белән байлыкта.
Бәхетле булып кына,
Елмаеп көлеп кенә.

Лилия Ф. Гиматдинова

*****

Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән
Яңа ел бәйрәмк котлы булсын!
Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан
таңнарның барысы да алсу булсын.
Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар,
куанычлы мизгелләр күп булсын!

*****

Суык бабай

Кызу вакыт Суык бабаемның.
Җил канатлы аты йөгерә.
Боз бизәкле купшы пумаласын
Ак буяуга манып өлгерә.

Тәрәзләргә ап-ак челтәр бизәк,
Агачларга чуклы шәл элгән.
Басу-кырлар йомшак ак мамыктан
Җем-җем иткән ак толып кигән.

Елга-күлнең бозлы көзгесенә
Кар бөртеге кунып бизәнә.
Урмандагы зифа, гүзәл чыршы
Яңа елны көтеп төзәнә.

Суык бабаем да бәйрәм көтә,
Әзерләнә кышкы бәйрәмгә.
Ак бизәккә бизи табигатьне,
Калдырырлык итеп хәйранга.

*****

Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана.
Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.

Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

*****

Яңа ел үтте диеп,
Төшермик күңелләрне.
Бүген Иске Яңа ел бит
Шакый безнең ишекне.

Яңа елдан да шәбрәк
Бу бәйрәмне үткәрик!
Яңа елда онытылган
Теләкләрне җиткерик!

Котлыйм сезне бәйрэм белән,
Чынга ашсын хыяллар!
Бәхетле булыгыз дусларым,
Кунелле утсен яллар!

Галяутдинов Рафиль

*****

Яңа елны көтеп ала hәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.

Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләпкенә ачылсын.
hәрбер йортның ишек, тәрәзәне
Ак канаты белән кагылсын.

*****

Гыйнвар ае – ел башы. Ел башы белән
күңелләргә яңа өметләр, ышанычлар килә.
Ышанычың, йөрәгеңнең; серле бер почма-
гында саклаган өметең
тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә хискә тулып ташсын.
Мәхәббәтең, туган аендагы сыман,
ак булсын, пакъ булсын.
Шатлыклы, куанычлы,
мул ризыклы, сәламәт озын гомер телим.

*****

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда
җемелдәгән йолдызлар алып килгән
Яңа ел белән котлыйм!
Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез
түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын.
Эшләрегез уң булсын,
чәчәк атсын, күңелегездәге
мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы,
матур итсен, ялкынландырып бизәсен.
Бусагаларыгыздан караңгылык,
Салкыелык, хәвеф-хәтәр
атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә
бәхетегез сүнмичә балкып торсын. Амин.

*****
Сезне hәм сезнең тормышыгызны
яктыртып, гаилә җылысын саклап,
бизәп, нурландырып торучы хәләл җефетегезне
Яңа ел белән котлыйбыз!
Яңа ел җилләре саулыкларыгызга ныклык,
өегезгә иминлек, җаннарыгызгы нур,
ризыкларыгызга бәрәкәт, кесәгезгә сәмән өстәп,
күңелләрегезгә якты илаhи рәхәтлек алып килсен.

*****

Яңа ел килә, Яңа ел, диеп
Өметләнеп көтә күңелләр.
Изге теләкләр теләшә дуслар,
Котлашалар абый-сеңелләр.

Яңа елда — яңа бәхет, дибез,
Былтыргысын кая куярга…
Искеләрен, коллекция итеп
Зур сандыкка әллә җыярга?

Зур шатлыклар теләшәбез һәрчак,
Кечкенәсе түгелме шатлык ?..
Яңа уңыш, байлыклар телибез,
Бәхетле һәм кадерле картлык.

Ирешкән уңышлар артта кала,
Калган кебек яшәлгән гомер.
Чәчләргә чал керә — энҗе төсе,
Тик барыбер яшәрә күңел.

Йөгәнләп тә тотып булмый кайчак
Ургылалар туктамый, хисләр.
Картаймый төсле бары тик йөрәк,
Төшсәләр дә авызда тешләр…

Әй, яшьлекне «Өч»ле атлар белән
Әйләндереп алып кайтырга!
Иске бәхет, иске уңышларны
Шомартырга һәм яңартырга!

Тик килерме икән, дускайларым,
Язмышыгызны үзгәртәсе…
Урап узар идегезме икән
Язмыш биргән тормыш киртәсен?

Узсын еллар, артта калсын юллар,
Тик яшь булып калсын йөрәкләр.
Сәламәтлек , бәхет юлдаш булсын,
Кабул булсын шушы теләкләр!

*****

Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

*****

Котлы булсын Яна ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле хәм мул тормышка
Курсәтсен ул яна юл.

Яна ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!

*****

И матур да булып карлар ява
И матурда узе, ак кына.
Алар назлап чәчләремә куна,
Керфегема куна сак кына.

Аклык ява ботен тирә-юньгә
Сафлык ява-карап туйгысыз,
Аклык белән, сафлык белән генә
Их, яшәсәк идек кайгысыз.

Йомшак кына булып карлар ява,
Карлар ява жирне бизәкләп.
Ак карлар белән Яңа елым
Бәхет алып килсен житәкләп.

Берсен-берсе узып ак кар ява.
Аклыгыннан кузләр камаша.
Табигатьнен мондый матурлыгы,
Узе гажәеп бер тамаша.

*****

Кыш бабай

Таянып кышкы айга.
Суыклар керде канга.
Кыш бабай иртә торып.
Чаналар йөри корып.

Җылырак, матур Май да.
Нинди бар кыштан файда?
Борыннар, куллар туңа.
Җырлап җибәр Хәмдүнә.

Җылынып китер күңел.
Йөрәкләр дөп дөп тибәр.
Кояш менгән тубәгә.
Кышын булмас куләгә.

Чаналарны алып чык.
Таралсын тауда чыпчык.
Ярый килгән Кар бабай.
Яңа ел кирәк, давай.

fanil

*****

Ашкынып көтә күңелем,
Яңа ел кичен.
Балачакта тансыклаган,
Мандарин исен.
Балалыктан чыга алмый,
Хаман йөрәгем.
Кыш бабай килер кебек,
Тояп бүләген.
Күңел (жулэр) өмет итеп,
Кыш бабай көтә.
Могҗизаларга ышанып,
Гомерләр үтә.
Килсен әйдә Яңа еллар,
Хәере белән!
Булсын шатлык, сөенече,
Капчыгы белән!

*****

Телим сезгә яңа елда, иң беренче чиратта,
Сәламәтлек хәм тазалык — бәхет нигезе шунда.
Якыннарыгыз хәрвакыт булсын яннарыгызда
Бүлешегез бәхет белән, калдырмагыз кайгыда.

Кем узенең мәхәббәтен тапкан инде күптәннән
Яратыгыз, кадерләгез, борчу калсын үткәндә.
Кемнәр әле очратмаган, узенең сөйгән ярын,
Булыр әле, Алла бирса, онытма аның барын!

Яңа елда яңа бәхет яңа ачышлар көтә,
Барлык булган борчуларны иске ел алып китә.
Бәхетле булыгыз дуслар, кайгы хәсрәт читләсен
Елмаюлар йөзегездән мизгелгә дә китмәсен!

Галяутдинов Рафиль

*****

Безнең янга дип, ашыгып,
Яңа елыбыз килә.
Ат елында: армый эшләп,
Язсын исән яшәргә.
Хезмәтебез уңыш бирсен,
Бәхет килсен һәркемгә!
Яңа еллар белән котлыйм!
Булыйк әле гел бергә!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Бәйрәмнәр үтеп барса да, соң булса да уң булсын
Котлыйм яңа еллар белән, миннән «бурыч» калмасын.
Бәйрәмнәрдән чыгып булмый, суырып алды үзенә,
Ялкауланып ятам хаман, сузләр ялганмый сүзгә.

Утырдым бар көчне җыеп, шуңа да карамастан,
Илхам да килде бугай, чыга юллар ихластан.
Яңа елда яңа сулыш ачылыр исән булсак,
Барысы да әйбәт булыр, дус тату яшәп торсак.

Галяутдинов Рафиль

*****

Килсен әйдә Яңа еллар
Хәере белән!
Булсын шатлык, сөенече,
Капчыгы белән!

*****

Яңа елның яңа таңы сиңа
Ак бәхетләр озын гомер алып килсен,
Яңа елның яңа кары сине
Минем өчен иренеңнән үпсен.

*****

Яңа елда

Яңа елда hркем теләк тели,
Яңа елда эшләр уңачак,
Ел буена ашмый йөргән уйлар
Яңа елда кабул булачак.

Яңа елда насыйп булсын әйдә
Яңа хисләр белән янарга!
Яңа елда инде онытылган
Хатирәләр кабат яңара:

Халык әйтә: «Яңа елдан кардан
Икмәк тәме килә, ди, бездә!»
Ахры, хактыр-ак калачка охшап
Ай тәгәри зәңгәр диңгездә.

Яңа елны яңа бишьеллыкның
Капкасы күк яңа дәвернең.
Дәвер безгә дәү-дәү эшләр йөкли,
Дәү кешеләр итеп, кадерлем.

Галиҗанәп эшче сыйныфының
Миссиясе безгә бик изге.
Миссиясе аның бишьеллыкка
Биек итеп салу нигезне.

Теләкләрне шуңа зурдан телик
Зурдан кубып-килер замана
Магедданнар диеп белсен безне…
Магелланга тиңләр чамада!

Берәүгә дә гомер ике килми,
Ике кабат кайчан яшьнәргә?
Теләк телик: шушы бер гомерне
Ике гомер итеп яшәргә.

Тәәүфикъ Камалиев 1980

*****

Ат елы

Атлар булып вакыт чаба гына!
Кем белән икән ул ярыша?
Тотып тыеп булмас акбузаттай,
Бер-бер артлы еллар чабыша.

Зәңгәр ат елы килә, диләр бит.
Дулап үтәр инде бу ел да.
Алып килсен инде көткәннәрне,
Эләктереп алтын ялында.

Кыңгыраулар тагып, атлар чаба.
Вакыт әллә шулай чыңлыймы?
Парлы атта очып үтә вакыт.
Күңелләрне шуңа моңлыймы?

Ат ел, диләр бит. Тапамасын
Җитез тояклары астында.
Килә күрсен көткән бу Яңа ел
Ак канатлы бәхет атында.

Физәлия Дәүләтгәрәева

Прочитано 109380 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.