Туган кон белэн!

Җырлы булсын туган көнең

Җырлый белгәннәр бәхетле,
Бай күңелле моңлылар.
Моң яраткан бай күңелдә
Күпме җырлар тудылар!

Җырлы булсын туган көнең,
Моңлы булсын тормышың,
Җырга күмәр өчен ахры
Бу дөньяга тумышың.

Җырла әле, моңнарыңны
Тарат бөтен дөньяга.
Син булганга тормыш үзе
Моң төсенә буяла.

Җырлы-моңлы туган көннәр
Үтсен дус, туган белән.
Бар авыл белән котлыйбыз,
Җырлыйбыз урам белән.

Венер Фәттах

*****


Таң җилләре искән минутларда,
Көн туганда якты нур булып,
Йөрәгемнең җылы рәхмәтләре
Барып җитсен сиңа гөл булып.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез.

Гомер үтә диеп, моңсуланма,
Өмет гөлкәйләре сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр
Барыр юлларыңны бизәсен.

Күңел түрендә һичкайчан
Өмет кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер күгеңнән китмәсен.

*****

Бүген менә туган көнең,
Елмай тәуге «нәни» елыңа!
Шушы көндә иң җылы теләкләр
Үрелеп ятсын тормыш юлына.

Кайчан гына туган идең эле,
Бар тынлыкны елап таратып.
Хәзер инде чабасын тормышны
Үз хыялларына каратып.

Елмаюың кояш сыман,
Хәтта соры көннәрне,
Яктыртасын көлүең белэн.
Битараф калдырыр кемнәрне?!

Котлыйм туган көнең белән,
Яңа ачышларны каршы ал.
Телим бары изгелеклэр,
Хәрчак кояш булып кал.

Галяутдинов Рафиль

*****
Синең тормыш юлларыңда,
Очрамасын киртәләр.
Гел бәхетләр һәм шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

Гади, сабыр, олы җанлы бит син
Кылганнарың бары изгелек.
Муллык белән үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

*****

Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзеңә.
Күктән кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.

Шаулап чәчәк атып торсын
Бакчаларда гөлләрең,
Бүгенгедәй ямьле үтсен
Киләчәктә көннәрең.

Син яраткан матур кошлар
Сайрасыннар болында,
Исән-саулык, ак бәхетләр
Юлдаш булсын юлыңда.

*****

Сез туган көн бик күңелле булган,
Табигать тә калган тынычлап.
Туган көнгә күркәм теләкләрне
Юллыйк әле, дустым, кушучлап.

Беркайчан да саулык ташламасын,
Бәхетегез булсын түгәрәк.
Шатлык арты шатлык килеп торсын,
Бала-чага үссен тәгәрәп.

Акча боза, диләр, тик шулай да
Туган көнгә телик аны да.
Дус-туганнар борчу китермәсен,
Алар һәрчак булсын яныңда.

*****

Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сиңа, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.

Еллар арты еллар өстәлсә дә,
һаман күңеләңне яшәртсен.
Нурлар сибеп көләч йөзләреңә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Гел елмаеп, көлеп яшә әле,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә сүнмәсен.

*****

Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Гомерләрең озын булсын,
Безнең белән бергә бул.

Туган көнең, балкый йөзең,
Гөлләр янында син гөл генә.
hәрчак балкып торсын нурлы йөзең,
Кадерлебез син бит бер генә.

*****

Күңелеңнән якты кояш назы,
Бәхет нуры hич тә китмәсен.
Елмаеп каршы ал hәр көнне
Гомереңнең якты иртәсен.
*****

Гомерең синең озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортыгыз.
Бер кайчанда сүрелмәсен иде
Учакларда янган утыгыз.

Туган көнең белән котлап
Телибез сиңа бүген.
Күреп яшә карт көнеңдә
Балалар игелеген.
*****

Ак бәхетләр телим сиңа,
Гөмерең үтсен шатлыкта.
Сау-сәламәт булып калсаң,
Куркытмый ул картлык та!
*****

Туган көнең котлы булсын!
БездӘн Сиңа шул теләк:
Унсигездәге шикелле
Типсен гел Синең йөрэк.
*****

Туган көнең котлы булсын,
Озын булсын гөмерең.
Мәңге яшь бул хисләреңдә,
Картаймасын күңелең!
*****

Могҗизалар булмый җирдә,
Яшьлек кире кайтмый шул.
Аккан судай үтә еллар,
Сулар үргә акмый шул.

ГөмерләреҢ утә инде ул
Ашкынып аккан судай.
Тик гөмерен, буйларына
Исәнлек бирсен Ходай!
*****

Нәрсә генә теләсәк тә
Сиңа көнеңдә,
Бел Син шуны-hәммәсе дә
Әйтелә чын күңелдән!
*****

Очырасын юлларыңда
Яхшы кешеләр генә,
Авыр чакта таянырлык,
Узең ишеләр генә.

Котлап туган көнең белән
Мин бәхет телим Сиңа.
Шатлыклар белән аяк бас
Алдагы елларыңда.
*****

Туган көнең котлы булсын,
Шатлан да Син, көл дә Син
Килсен Сиң а бәхет кенә.
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
*****

Еллар утә, оча гына
Искән җилдәй, аккан судай.
Сиңа гөмер буйларына
Сәламәтлек бирсен Ходай.

Гөмер шулай уза икән.
Әйдә яряр, узса узсын,
Килер еллар имин булсын,
Бәхетләрең тулып торсын!
*****

Бәхет алып килсен еллар,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Шатлан да көл, җырлап яшә,
Картаюны белмә Син.
*****

Көннәр утә-еллар була,
hәр ел белән бер яшь арта.
Еллар бәхет алып килсен,
Кайгы-хәсрәт калсын арта.
*****

Бәхет телибез Сиңа без,
Озын гөмер телибез.
10-20 елдан соң да
Сау-сәламәт бул, дибез!
*****

Елларың үтсә үтсен,
Чәчләрең дә агарсын,
Йөрәгең картаймасын,
Мәңге яшь булып калсын.
****

Сиңа бүген теләкләрнең,
Телибез иң кирәкләрен.
Хыялларың чынга ашсын,
Кабул булсын теләкләрең.
*****

Үзеңне гел тоеп яшә
Унсигез яшҗтә кебек.
Сәламәт бул, бәхетле бул,
Яшә сөеп, сөелеп!

Зәңгәр күзле бу матурга
Бар минем дә теләгем:
Гөмер утә дип кайгырма,
Гел яшь булсын йөрәгең!
*****

Туган көнең котлы булсын!
Шатлан, куан, елмай, көл.
Җирдә яшәү зур бәхет ул,
Яшәвеңнең кадерен бел!
*****

Еллар арты еллар үтә,
Еллар гөмер җебен сүтә.
Борчылма Син, сүтсә сүтсен,
Нык булсын ул, өзелмәсен.
*****

Туган көнең белән котлап
Бәхет телим Сиңа, дустым.
Иңнәреңә бары изге
Фәрештәләр генә кунсын.

Алып йөрсен алар Сине
Бары изге юлда гына.
Уңыш арта уңыш кына
Телим килер елларыңда!
*****

Чәчләрең ак булса булсын,
Йөрәген, картаймасын.
Һаман тыңгы белми типсен,
Мәңге яшь булып калсын!
*****

Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен сиңа Ходай бу көнне!
*****

 

100 гә хәтле яшә! Хэтта
100 дә соңгы чик түгел.
Җырдагыча, Сиңа кояш
Гөмере тели күңел.
*****

Кызыкма, дустым, байлыкка,
Саулык бирсен Ходай нык.
Саулык китсә, алтын да чуп,
Саулык-җирдэ зур байлык!
*****

Уфтанма гөмер уза дип,
Картлыкның да үз яме.
Иминлеге белән килсен
Туган көннең бәйрәме.

Туган көнең белән котлап,
Бәхетле бул, дус, дибез.
Зур уңышлар, куанычлар,
Сәламәтлек телибез!
*****

Котлы булсын туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
*****

Яңа елда туганнарга

Яңа елны каршылыйбыз.
Ә синең туган көнең.
Икеләтә бәйрәм белән
Котлыйбыз сине бүген.

Бу елың да гомереңә
Күп шатлыклар китерсен.
Яңа ел бусагасыннан
Тик бәхет атлап керсен!
*****

Гыйнварда туганнарга

Тусаң да Син гыйнварда,
Кышкы суык бер көндә,
Ләкин Синнән кешеләргә
Хәрчак җылы бөркелә.

Изгелек ул җирдә ятмый,
Булмый аны онытып.
Гомер буе яшә шулай
Кешеләрне җылытып.
*****

Февральда туганнарга

Ерак калмады язга да,
Кояш яктырак карый.
Кышның шундый бер көнендә
Җиргә тусаң да ярый.

Җылы язлар килгән чакта
Йөрәккә сю дәшә.
Син дә шулай гомер буе
Сөеп, сөелеп яшә!

Кояш кешеләр йөзенә
Елмаю булып куна.
Син дә яшә бу дөньяда
Бәхетле булып кына.
*****

Көз көне туганнарга

Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән,
Агачлар яфрак коя.
Суык кышны каршыларга
Җыена бөтен дөнья.

Тик күңелдә бүген бәйрәм,
Юк сәбәп боегырга!
Киресенчә, туды сәбәп
Бергәләп җыелырга.

Бергәләп күнел ачарга,
Җырлап, биеп алырга.
Онытып көзге хисләрне,
Күнел ачып калырга.

Бүген Синең туган көнең!
Син дөньяга килгән көн.
Моңсу көздә бәйрәм ясап,
Ничек туа белгәнсең?!

Көзен яуган ләйсән яңгыр,
Көзен аткан чәчәк Син!
Ямь өстәп тормышыбызга,
Дөньяга нур чәчәсең.

Котлы булсын туган көнең,
Күтәренке-күңелең.
Күтәренке күңел белән
Үтсен калган гомерең.
*****

Прочитано 265713 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.