Рубрика «Туган кон белэн!»

Поздравления на татарском языке

Кышын туганнарга

Карлы кыш аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

Саф йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче туган көнеңдә.
Бәхет, шатлык, уңыш юлдаш булсын,
Кояш көлсен тормыш юлында.

Син бит минем өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшим мин.
Озак яшә, сәламәт бул.
Иң кадерле, якын кешем син.

Туган көнең белән
Котлыйм сине ихлас йөрәктән!
Тормыш сынаулары аз булмады,
Дөнья сине күпкә өйрәткән.

Синең алда әле иксез-чиксез юллар,
Үтәсе дә әле үтәсе.
Айлы булсын гомер,кичләрең,
Якты булсын таңнар иртәсе,
Сиңа әле дөнья көтәсе.

Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын,
Бәхет булсын Һәрчак яныңда.
Үтәр юлың сикәлтәсез булсын,
Изге дога йөртсен юлыңда.

Дусларга

duslarga-kotlau

Кадерле дустыма

Яшьлек елымның
Син хәтирәсе.
Дус-ишләремнең
Син кадерлесе.

Кайда барсак тә,
Кайда йөрсәк тә.
Куңел түрендә
Без хаман бергэ.

Бар яктан да пакъ
Кунелең дә ак
Кадерле кешем,
Әхирәт-дустым.

Читать далее

18 яшькэ

Сине Ай катыңда Зөһрә йолдыз сыман
балкып торган 18 яшең белән котлыйм!
Кызарып баеган кояшның балкуы,
йолдызларның сихри җемелдәве матур,
әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә.
Мин сиңа тормыш юлыңда көч түкмичә җиңел
бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да,
сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк.
Син шуңардан тәм,
ләззәт табып алга омтыл.
Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын,
бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән
булып ятсын, сөяргә-сөелергә ходай насыйп итсен,
хыялларың тормышка ашсын.

*****

Читать далее

17 яшькэ

Бердәнберем!

Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр,
таң җилләре аша 17 яшең белән котлыйм!
Әгәр дә син давыл булып кичтән килсәң, кояш булып иртән көлсәң,
яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын,
бәгыреңә тамчы-тамчы бәхет булып тамармын.
Кояшларга менеп китсәң, мәхәббәтле күзләреңне
күрер өчен кояштан да табармын.
Яшьлегең күмелсен гөлләргә.

*****