Рубрика «Абыема (Брату)»

Поздравления на татарском Абыема (Брату), татарча котлаулар

Абыема (Брату)

Күпме булса, җирдә изге теләк,
Мин телимен сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

Юллар кебек, озын гомер сиңа,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Заман сынаулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык, сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа ьәр көндә.

*****

Читать далее