Абыема (Брату)

Күпме булса, җирдә изге теләк,
Мин телимен сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

Юллар кебек, озын гомер сиңа,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Заман сынаулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык, сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа ьәр көндә.

*****

Миннән теләк: сәламәт бул!
һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
һәр туар таң синең өчен.

Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус-ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын.

*****

Хөрмәтле абый, яраткан туганыбыз
Безнең өчен якын кадерле.
100 яшькәчә аңа гомер телик,
Бүләк итик хөрмәт-кадерне.

Без телибез сиңа сәламәтлек
Сөенеп яшә, туган һәр көнгә.
Сөйгән ярың булсын янәшәңдә,
Сөендереп торсын балалар,
Бу дөньяда тулы бәхәт өчен,
Моннан артык тагын нәрсә бар?

Елларыңны абый санамыйбыз
Үткәннәре бар да безнеке.
Яңгырлары белән җәйләр килсен,
Уңышлары булсын көзнеке.

Хатын-кызлар сиңа сокландылар,
Әле дә сокланалар минемчә.
Аларны да мәһрүм итмә инде,
Шаяртырга кирәк җиңелчә.

Намусың чиста, гайбәт сүзләр йөрми,
Җиткермәдең күргән-белгәнне
Маңгай сырың, чал чәчләрең сөйли,
Егет башы күпне күргәнне.

Кулларыннан килсә, зиһенне дә
Биреп торыр идең, бурычка.
Еллар үткән саен һөнәрең арта,
Шаккатабыз синең бу эшкә.

Безгә калса, абый,
Теләкләр җәл түгел.
Әй, телибез сиңа теләкне.
Исәнлекләр бирсен, Ходай сакласын
Күпне күргән изге йөрәкне!

*****

һәр эшне коеп куясың,
Синең алтын кулларың.
Кай җирләрдә йөресәң дә
Уңсын синең юлларың.

Күңелеңнең бакчасында,
Гөлләрең чәчәк атсын.
Күрсәткән яхшылыкларың
Изгелек булып кайтсын.

Уңганнарны, Ходай күрә
Җан биргәнгә, юнь бирә
Барлыкның кадерен белеп,
Яшик абыем бергә.

*****

Прочитано 38401 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.