Записи с меткой «юбилейга котлаулар»

20 яшькэ

Менә килеп җитте инде,
Синен юбилеен да.
20 яшь уен түгел,
Яңа тормыш алдында.

Яңа тормыш җитте диеп,
Син алай да курыкма!
Синең өчен янып торган
Дусларың бар янында.

Котлыйм туган көнең белән!
Каламын саулык теләп!
Бәхет сиңа юлдаш булсын
Хәм әлбәттә мәхәббәт!
*****

80 яшькэ

Һәр балаңның игелеген күреп
Гел сөенеп кенә яшә син.
Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә
Амин диеп торсын фәрештә.

һәрбәр иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне, сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.

Куанычлар гына алып килсен
80 яшең — олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

*****

Читать далее