Лилия Гыйбадуллина


Хыял бизәкләре

Беренче кар…

Ул тын гына төшеп,

Соры җиргә ята-югала…

Ак чәчәкләр белән ак карларның

Ак язмышы күктә юрала…

*****

Йолдыз итеп

Сибәм күккә хыялымны.

Яктылыгын

Кояш итеп тоярмынмы?..

*****

Гомер үтә,

Көннәремне сүтә-сүтә…

Чуар елга сукмак түшәп,

Айлар китә…

“Бар да бетә”,

Бар да бетә?!-

Бу мизгелләр киләчәкне

Кая илтә?..

Йокла, күңлем,

Иртә әле, иртә…

*****

Йөгермәс тә идем, бәлки,

Еллар ашыктыра бик тә!

Җырламас та идем, бәлки,

Ярсу хисләр, дәрья судай, ташып китә.

Уйламас та идем, бзлки,

Билгесезлек күңелемне уттай өтә.

…Яшәмәс тә идем, бәдки,

Ак пәрдәле бу киләчәк мине көтә!

Мине көтә…

*****

Сүзләр аша,

Күзләр аша чөрән салсам,

Ишетерсеңме, әй, бәхетем,

Мин югалсам?-

Бу замана төсләренә

Бер урансам?!.

*****

Кара төннең якты карашыннан,

Көннәр белән көннәр арасыннан,

Сүзләр эзлим…

Бәхет кочкан төпсез уйларымны

Алсу таңда дисбе итеп тезим.

Күңелемне, әй, Илаhым,

Нурга бизим?!

*****

Прочитано 3805 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.