Венер Фаттахов

Венер Фаттахов

ЧАРА БАР

Ялгызлык ул төпсез упкын кебек,
Хәтта син җанымда булсаң да,
Хатлар аша, яки телефоннан
Хәлләремне белеп торсаң да.

Ялгызлык — хыялдан чынбарлыкка
Өзелер-өзелмәс җеп кенә,
Аны тарткалаулар бик хәвефле,
Басарга ярамый өстенә.

Ялгызлыу ул битләрне чапкалый,
Яшьләр белән юллар сызгылый,
Бер пешерә, бер туңдырып ала,
Җанның кылын хәтәр сузгалый.

Ялгызлык ул бетә торган нәрсә,
Юкка чыгар булган аралар.
Ярый, ялгызлыктан дәва булган.
Очрашулар дигән чара бар.

15.11.2013 ел Карламан

*****

ТӨН ЙОКЛЫЙ

Чәчәк булып йолдызлар чәчелгән,
Менә тагын тып-тын, төн йоклый.
Мин генә йокламыйм, уйлар кайный,
Күңел көн эшләрен онытмый.

Ай елмаеп күзен кыса төсле,
Әйтерсең ул мине йоклатмый.
Игътибар бирми айга күңелем,
Ул барыбер үзен сынатмый.

Тәрәзәмә болыт терәлгәндәй,
Бәрелә дә, кебек, сугыла,
Җилләр йөри ишек шакый мени,
Шомлыктан уйларым куыла.

Уйларны онытып күккә карыйм,
Чәчәк булып йолдыз сибелгән.
Һәм күңелдән җырлы, шигъри юллар
Үзләре агыла үзеннән.

14.11.2013 ел Карламан

*****

СӨЮ ТУСА

Сөю туса — өйләнәсе килә,
Килми икән – бу тик мавыгу.
Ә өйләнгәч мавыгулар бушка,
Йөрәккә барган юл ябык ул.
Сөю туса – уртак бала кирәк,
Кирәкмәсә — сөю тик уен.
Уен гына булган шөгыль аша
Чынлап яратышу бик кыен.
Сөю туса – ике йөрәк бергә,
Бергә түгел икән – юк сөю.
Мавыгуны туктартырга кирәк,
Вакытында кирәк “юк” дию.
Сөю туса – баш әйләнә ласа,
Өйләнгәнлек искә төшми дә.
Хисләр генә урталай бүленә,
Җанны умыргалап тешли дә…

14.11.2013 ел Карламан

*****

СӨЕКЛЕ БУЛУЛАР

Сөекле булулар байлыктан да,
Алтын, көмешләрдән кыйммәтрәк.
Ә кешеләр алтын, көмеш даулый,
Һәрберсе ашыга, кем ятрәк.

Сөекле булулар дәрәҗәдән,
Хәтта матурлыктан мең артык.
Матур, дәрәҗәле булып кына
Хисләрне булмый бит яңартып.

Сөекле булуның мәгънәсе бар,
Сөеклесең, димәк, бәхетле.
Сөйгән йөрәк һич тә кабул итми
Хәтта байлык биргән тәхетне.

14.11.2013 ел Карламан

*****

ТӨШЛӘРЕМӘ КЕР ӘЛЕ

Син кер әле бүген төшләремә,
Керче, бик еракта булсаң да,
Сагынулар таралырлар кебек,
Төшләремә кереп торсаң да.

Чәчләремнән тара, кулымнан ал,
Ачуланма кочып, бер үпсәм.
Рәхәт булырдыр сине сөяргә
Төшләрдә булса да күнексәм.

Ара ерак, онытылыр кебек
Синең караш, татлы назларың.
Син тарата күрмә башкаларга
Назларыңның миңа язганын.

Инде яттым, төштә сине көтәм,
Көткәнне бит син дә тоясың.
Башымны мендәргә түгел, синең
Кулларыңа килә куясым.                              

30.09.2013 ел

*****

СОҢ ТҮГЕЛ

-Соң очраштык, соңдыр инде,- диеп,
Күңел йөри һаман моң түгеп.
Ә колакта чыңлый җил тавышы:
-Яратырга бер дә соң түгел.

Бар дөньяны без оныттык ахры,
Тик аң уйлый: бәлки тиң түгел?
Аңа каршы йөрәк фикер әйтә:
-Яратырга бер дә соң түгел.

Бәлки бу төн безнең төштә генә,
Ә көнебез чында юк бүген?
Бергә иткән таң елмаеп әйтә:
-Яратырга бер дә соң түгел.

Бер карасаң, без икебез бүген
Оҗмахның да таптык иң түрен!
Һәм колакта чыңлый тик бер тавыш:
-Яратырга бер дә соңтүгел.

*****

БӘХЕТЛЕ БУЛЫРБЫЗ

Бер сулышта, бер язмышта
Яшәүләргә ни җитә,
Бик бәхетле булырбыз без
Бу тормышта ничек тә.

Җаннар бергә, сүнмәс бер дә,
Хисләребез кавышкан.
Бер-берсен бәхетле итеп
Ике йөрәк табышкан.

Киләчәккә барган чакта
Юлларыбыз бер булыр.
Безнең сөю башкаларга
Ачылмаслык сер булыр.

Язмыш буйлап, тормыш буйлап
Җитәкләшеп атлыйбыз.
Мәхәббәтне сүндермичә
Гомер буе саклыйбыз.                                   

12.11.2013 ел Карламан

*****

БЕТТЕ ИТЛЕ АЗЫКЛАР

Гомер чыкмаганны беркөн шулай
Чыктым ит алырга базарга.
Ярминкәдә хакы түбән дигәч,
Яңа бәяләрен карарга.
Әмма ит юк, аптырагач сорыйм
Тәүге сатучыдан: бу ни хәл?
-Китермиләр, — ди сатучы миңа, —
Булса сатар идек, түгел жәл,
Белмисеңме әллә, дуңгызлар бит
Кешелеккә хәзер чыкканнар,
Бар сыерлар кияү табып беткән,
Ә бәрәннәр телен йотканнар,
Кәҗә тәкәләре ил башында,
Депутат булганнар тавыклар,
Фәнни хезмәт яза ди күркәләр…
Шуңа бетте итле азыклар.                     

13.11.2013 ел Карламан

*****

Кеше шәмен сүндерүдән генә,
Үзеңнеке янмый яктырак.
Кеше яктысына үрелгәнче,
Үз утыңны саклау яхшырак.

*****

БЕРГӘ ҖЫРЛЫЙК

Әйдә, дуслар, бергә яшик,
Бердәмлеккә ни җитә.
Үпкәләшү, чагышулар
Яшәү ямен юк итә.

Әйдә, дуслар, тату булыйк,
Татулыкка ни җитә.
Бер-береңне кыерсыту
Йөрәкләрне бик өтә.

Әйдә, дуслар, бергә җырлыйк,
Яшәү җиңел җыр белән.
Җырлый белгән күңел белән
Һәрберебез бер дигән.

Әйдә, дуслар, моңлы булыйк,
Берләштерсен туган тел.
Һәр көнебез булсын әле
Җырга, моңга тулган көн.

11.11.2013 ел

*****

КАГЫНАМ

Усал, дорфа кешеләрнең җаны
Карга, бозга әгәр әйләнсә,
Аяк басар урын калмас иде,
Дөнья туңар иде җитмәсә.
Шул бозларны эрет инде диеп,
Тезләнеп кояшка табынам.
Аккош булып назлы шигырь сөйләп
Һәр кеше җанында кагынам.

1.11.2013 ел Карламан

*****

БАРЫБЕР ЗАРЛАНА

-Хәлләрегез ничек, ир-егетләр?
-Хатын кәефендә булса – бик әйбәт,
Ә кәефе начарланып китсә,
Фәкать язмыштан түгелбез канәгать,
Кәефендә булса, безгә яхшы,
Безнең белән бар дөнья сау-сәламәт.

-Хәлләрегез ничек, хатын-кызлар?
-Ирләр начар булса – бар да алама,
Хәтта әйбәт икән, нидер җитми,
Әйтерсең дә ул тик торган багана,
Беләсез бит, әйбәт, алама булса да,
Хатын-кыз ласа барыбер зарлана.

1.11.2013 ел Карламан

*****

КҮЗ ЯШЬЛӘРЕҢ

Күз яшьләрең тырнактан да яман
Йөрәгемнең итен актара.
Нигә әле шайтан камчылары
Бүген итә бездә тантана?

Мөмкин булса әгәр, тыным белән
Тартып алыр идем камчыдан.
Куяр идем аңа үз аркамны,
Җитәр төсле минем бар чыдам.

Синең яшьләр минем йөрәгемә,
Тамып тора гүя тоз булып.
Һәр тамчысы я әрнетеп ала,
Я пешерә утлы куз булып.

Күз яшьләрең һаман әле тама,
Сәйлән итеп җыям һәрберен.
Син терелгәч, үзеңә бирермен,
Белерсең дип саулык кадерен.

1.11.2013 ел Карламан

*****

 

Прочитано 8851 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.