Лилия Гиматдинова

Лилия Гиматдинова

Сау бул үтеп киткән елым.
Сау бул үткән көннәрем.
Шул көннәрдә эз калдырып,
Йөргән минем юлларым.

Үтте бер ел, үтте гомер.
Дөньялар да үзгәрде,
Кемдер туды, кемдер үсте,
Кемдер азрак картайды.

Күпме бер ел, азмы бер ел,
Йомгак кебек сүтелде,
Тәгәрәде көннәр, төннәр.
Мизгел булып тоелды.

Үтте айлар, үтте көннәр,
Үзгәрешләр күп булды.
Күп кенә эшләр эшләнде.
Эшләнмәгәне калды.

Күп кенә уйлар уйланды,
Хыял утында яндык.
Үткән елга шөкер итеп,
Яңа елга, куандык.

Тагы бер ел өстәлде
Безнең гомер юлында.
Сүнмәде өмет утлары,
Йөрэгебез түрендә.

*****


Бишек җырын җырлый, җырлый
Тирбәтә ул газиз бәпкәсен.
Үс син балам, бәхетле бул,
Кайгы күрмә дия әнкәсе.
Васият итеп ал син балам
Әткәй, әнкәй әйткән сүзләрен.
Мәрхәмәтле бул, ак куңелле,
Нурлы булсын синең йөзләрең.
Йөрәктәге ильхам нурлары,
Олы юлга алып барсыннар.
Изгелекле, яхшы кеше дип,
Сиңа карап әйтеп калсыннар.

*****
Аю

Салкын кышны сизли ул,
Ап-ак карны күрми ул.
Тирән йокыда аю,
Кайда аңа уяну.

Җиргә җылы яз килгәч,
Кояш нурларын сипкәч
Карлар суга әйләнгәч,
Гөрләвекләр йөгергәч,

Булган көчен югалтып,
Хәле китеп, ачыгып.
Йокысыннан уяна,
Аю язга куана.

Ике күзе елтырый
Үзе эчтән калтырый.
Оясыннан ул чыгып
Йөри башлый үкереп.

Үзенә тамак эзләп,
Умарталарны күзләп
Тапан балны юк итеп
Ашый аны яратып.

Куе кара урманда
Озын җәйге көннәрдә
Камыт аягын сөйрәп
Йөри аю бал эзләп.

Агачларны сындырып,
Йөргән җирен селкетеп,
Йөри дә аю йөри
Бер дә ул балдан туймый.

*****

Ап-ак карда яшел урман,
Нинди матур табигать.
Ылысларга бәсләр кунган,
Искиткеч, бу әкият.

Чыршылар урман буенда,
Сафлык биреп утыра.
Ылыслар хушлы исләрен
Тирә-якка тарата.

Урманга кереп кешеләр
Чыршыларны кистеләр.
Ходай кушмаган эшләрне
Ник алар эшләделәр.

Төпләре генә урманда,
Тезелешеп калдылар.
Ылыснын юеш яшләре,
Җиргә тамып бардылар.

Төрле-төрле утлар ягып
Чыршыны бизәделәр.
Энҗе яшләре коелды
Кешеләр курмәделәр.

Үтеп китте шау-шу бәйрәм.
Чыршы ылысын койды.
Саф-саф хава биргән чыршыбыз,
Кибеп чүплеккә керде.

*****
Гаилә бәхете

Мин бәхетле синең белән,
Бергә гомер иткәндә.
Җылы кочагыңа кысып,
Яратам дип әйткәндә.

Балаларым белән бергә
Куанышып яшәсәк.
Минем күзләремә карап,
Матурым дип син дәшсәң.

Авыр көндә, минутларда.
Минем өчен син янсаң.
Гомереңне кызганмыйча,
Син миңа багышласаң.

Балаларыңны яратып,
Яхшы хөнәр өйрәтсәң.
Яклап, саклап гаиләңне
Безнең белән яшәсәң.

 

*****

Этэч белэн тавык

Кунакчаның иң түрендә
Утыра көяз әтәч.
Куккареку дип кычкыра
Сызылып кына таң аткач.

Торыгыз сез тавыкларым,
Канатларны кагыгыз,
Йөгергәләп төрле якка,
Кыткылдашып алыгыз.

Йоклап вакыт уздырмагыз,
Торыгыз, куккареку.
Уяндык, ачтык күзләрне,
Тавыклар дия ку, ку.

Канатларын кага, кага.
Тавыкларым төштеләр.
Җирне тырнап арлы-бирле
Йөгерешеп алдылар.

Кыт, кыт килеп кыткылдашып
Йомыркалар салдылар.
Әтәч белән бергәләшеп
Кыткылдап куандылар.

Эшләрен эшләп бетереп
Тавыклар белән әтәч.
Ял итергэ, кунакчага,
Утырдылар кич җиткәч.

*****
Кызыл миләш
Көннәрнең салкынына,
Салкынның ялкынына,
Кызаралар миләшләр
Чук, чук тама тәлгәшләр.

Миләшкә карап, хайран
Аптырап калган имән.
Бодрәләнеп, кызарып,
Утыра миләш пешеп.

«Мин бит бик көчле имән!
Тамырым минем тирән.
Утырам мин ялангач,
Салкыннар җиргә килгәч.

Яфракларым калмады,
Матурлыгым югалды.
Басып торам тырпаеп,
Ботакларым караеп.

Салкын көнгә кайгырып,
Яфрагын җиргә коеп
Утырган көчле имән,
Башкаен аска игән.

Өянкеләр , каеннар,
Сокланып караганнар:
«Миләш син матур диеп»
Көнләшеп тә куйганнар.

«Көз көнне без саргаеп
Утырабыз боегып.
Салкын көзләрне көтеп,
Яфракны җиргә коеп.

Миләш әйтә имәнгә
» Син матурсың җәйләрдә!
Утырасың син шаулап!
Җәйнең җырларын җырлап!

Яфракларга кумелеп
Тирә-якка җәелеп
Көтүчегә, юлчыга
Салкын күләгә биреп.

Ә сез матур каеннар!
Юкәләр, өянкеләр!
Матур күлмәкләр киеп
Утырасыз елмаеп.

Җәйнең матур көнендә
Шаулап торган урманда.
Тагып яшел алкалар
Бигрәк матур бит алар.»

Диеп миләш кызарып,
Кызыл тәлгәшләр тагып
Ап-ак карны сагынып
Утырды кышны көтеп.

Салкын кыш җиргә килде,
Җилләп, җилләп кар яуды,
Өши-өши бозланып
Әче миләш балланды.

Кар өстенә коелып,
Ятты миләш кызарып.
Хәтерләтеп җәйләрне
Җәйге матур көннәрне.

9.10.13 ел

*****

Телем икмәк

Телем икмәк
Бу ни хикмәт!
Бигрәк тәмле
Аның тәме.

Телем, телем
Аны кисеп
Ашасалар
Тозны сибеп.

Ипи белән
Каршы алып,
Кунакларга
Сый курсәтеп

Яшәгәннәр,
Эшләгәннәр
Тырыш халык
Булган барлык.

Табыннары
Булган ямьле
Икмәкләре
Булган тәмле.

Тозны сипкән
Телем икмәк
Бигрәк тәмле,
Бу ни хикмәт.

 

*****

Көзге яңгыр
Көзге яңгырлар ява,
Ләйсән тамчылар тама.
Көн дә, төн дә сибәли
Туктарга да уйламый.

Ява да, ява гына
Җыелып сулар кала
Җәелә су юлларга,
Әйләнеп ул күлләргә.

Туендырып кырларны,
Яңа сөргән җирләрне
Агартып тирәкләрне
Җирдә яткан ташларны.

Ява да, яңгыр ява,
Биткә иркәләп тама,
Азрак юешләп ала,
Салкын тамчысы кала.

Тик салкыны сизелми,
Өшеттерми, туңдырмый.
Иркәли дә иркәли,
Көзге яңгыр сибәли.

*****

Прочитано 11287 раз. Спасибо и Вам!



Комментарии 2

  • Зур рэхмэт Сезгэ бик матур шигерлэрегез очен. Рэхэтлэнеп укыдык семъябыз белән.

  • Шаккаткыч!!Мондый шигырьләрне 10 яшьлек бала гына яза ала.Оялмыйча интернетка куйгач,Сез татар тугел икәне аңлашыла….Татар халкын мыскыл итәр өчен куйдыгызмы бу «шигырь»ләрегезне?
    Уберите их из интернета вообще-не позорьте наш народ…

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.