Мин бер мәлгә өнсез калдым кебек,
Уралдым да көзге моңнарга:
Үткәннәрем, бер үкенеч булып,
Әверелде сары томанга.
“Яратырга инде соң!, — дигәнсең:
Яралары күп шул йөрәкнең…
Сагышлы моң тулы күңелемне
Алгысыту кабат кирәкме?
…Соңлап килгән соңгы яшен суккан
Мин сыеныр ялгыз тирәкне.
*****
Рәхимсез син, тормыш,
Мәрхәмәтсез:
Рөхсәт-фәлән сорап тормыйсың,
Тудырасың җиргә балаларың,
Төрле яклап аннан сыныйсың;
Яшәтәсең-бәхет вәгъдә итеп
Хәм алдыйсың – сөеп-сөйдереп.
…Бер гөнахсыз туган балаңны син
Озатасың – гөнах өйдереп.
*****
Шыбыр… Шыбыр…
Яңгыр шулай
Тәрәзәмә бәреп ява.
Йоклый алмыйм:
Әрнеп-әрнеп,
Гомеремнең шәме яна!
Хатирәләр,
Савылып-савылып,
Күңелемнән сызылып бара…
Үкенечләр йөген төяп,
Гомер-кораб узып бара…
*****
“Безнең Сөю күптән үткән инде,
Югаласы бәхет югалган.
Шашкын назлы төннәр ерак калгач,
Ялгызлыкмы язмыш юраган?”
…Үз-үземне шулай ышандырдым,
Алгысытмыйм диеп күңелне…
Язмыш янә яраттырып сыный –
Бәхетме бу, бәхет түгелме?
*****
“Беркатлысы булып бу дөньяның”…-
Кешеләргә артык ышандым.
Абындым да… тагын алга киттем:
Ялгышлардан, ахры, көч алдым!
*****