Золфэт

Эндәшер сыман…

Болар беркайчан да булмадымы?
Бәндәң кыңгыр эшләр кылмадымы?
Гамәлеңә синең оялудан
Саф гөл, оялып, йә, сулмадымы?
…Менә шундый шигырь әйтер идем,
Ләкин әйтик аны кайда гына?
Баш түбәмә былбыл кунган чакта,
Елан сарылды гел аягыма…
Сине миннән йолку җитмәгәнме?
Хәзер авылың да сөргән ызан.
Юл юклыктан мин ул үзәннәрне
Хатирәләр сукмагыннан узам…
Буш чиләкле ялгыз кое кала.
Чиләкне җил чайкалдыра һаман.
Шул коены никтер хәтерләтә
Без яшәгән шушы сәер заман.
һәм чыгар да гел эндәшер сыман
Тирәнлектән Кое Анасы.
…Әллә ничек Шәфәгатьсез булды
Чоры, гомре һәм дә заманасы…
…Ярый, болар үткәннәрдә калсын!

*****

ТЫЛСЫМ

Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.

Гамәлендә азат адәми зат —
Амин тотсын яки чукынсын —
Әмма сүздә шигъри куәт булса,
Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.

Шигъри сүзем минем — саф тылсымым
Авыр чакта сезгә кагылсын —
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым!

Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән —
Өлешемә тигән көмешем…

Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
Яман әйтүчеләр булмаса —
Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә
Сүзләр чылтыратыр Колаша.

Китсен сүзем фани бу дөньяга,
Йөрер юлы аның ак булсын —
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым…

*****

Чәчәк койсын шомырт…

Ихаталар, дәүләт, чал туганнар
Тарала да төшә акрын гына.
Бүтән һәммәсеннән өстен булып,
Сәрхүш Рәсәй һаман шапырына.
Төп тишелгән… су ургылып керә…
Юлбашчылар, шәп, дип акырына!
Төбен гөмбә, кырганаклар сарган
Корабтай ил бата акрын гына…
Ташландыклар иле… Тормыш төбе…
Чор яңара һәм ятимнәр арта!
Үзен кызгандыдыр өчен елап,
Үкси-үкси Рәсәй изү ерта!
Күзләр бәйле, куллар бәйле гүя,
Бастырганнар таш диварга терәп!
Хәзер атачаклар. Сәрхүш солдатня
Төзи белер микән? Курка йөрәк…
Күзләр бәйле… Сизәм, язгы шомырт
Чәчәк коя егыласы төшкә.
Илдә чынлап яшибезме соң без?
…Терәп атканнарын күрәм төштә.
Төш түгелдер… Затвор тимереңне
Шым гына син, әйдә, шудырт.
Миңа ни булганын аңламыйча,
Җилбер-җилбер чәчәк койсын шомырт.
…Әйтерсең лә халык иксез-чиксез,
Әйтерсең лә халык аз кырылган!
Ил бәндәсе әллә кайчаннан ук
Атарга дип терәп бастырылган…
Рәсәй халкын көр күңелле, диләр,
Көрлек-серлек… Серле көрледер ул…
Атарга дип терәп бастырганнар
«Яшим!» —дигән өчен тередер ул!
Тереләсе, савыгасы иде!
Өмет бар да сыман, юк та сыман…
Хыяллар да, исемнәр дә хәтта
Бары монда гына юкка чыга…

*****

ЯЗГЫ СУ

Хәтерлисең микән —
кар астында
Сулар чылтыраган ул кичне?
Җир җылынды йолдыз карашыннан,
Үзәннәргә язгы су төште…

Чылтырады сулар кар астында…
Бу — безнең яз иде!
Әле дә
Митинглы сырхау бу дөньядан
Колакларым тонган хәлемдә,

Элмәк эләр өчен җайлы урын
Эзли торган кыен чакларда
Кар астыннан шул яз чылтыравы
Саркып чыга… Җанны актара.

Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны!
Әллә соң бу үзе — язмышмы? …
Җем-җем килеп кар астында ага
Мәхәббәтем минем — язгы су…

*****

МӘҢГЕЛЕК

Иңнәреңдә уйный икән
Һаман шул ук пар толым.
Шул ук оялчан елмаю…
Шул ук сәер тартыну…

Һаман җырлар яратасың.
Җырларың миңа таныш,
Җырлаган саен аларга
Өстәлә бара сагыш.

Җырлама син ул җырларны,
Тын гына Ыкка кара,
Ык төбеннән яшьлек сыман
Болытлар агып бара.

Аяк астында болытлар —
Көзге Ык көзге сыман…
Болытларга тиеп булмый:
Яшьлектәй изге сыман!

Без дә шул болыт шикелле
Агабыз да агабыз,
Бер көн килгәч, җир өстенө
Тамчы булып тамабыз.

Беребез тама — гөллөргө,
Беребез тама—ташка…
…Ак болытка әверелеп
Очабыз яңабаштан.

Бөтенесе кабатлана!
Кабаттан тетрәнерләр
Нәкъ синекедәй толымнар
Кемнеңдер иңнәрендә.

Аерылырбыз без галәмнең
Ниндидер почмагында —
Мин, бәлки төтен булырмын
Кемнеңдер учагында…

Син сагышлы бер җыр булып
Җаннарга кагылганда,
Таратырлар мине җилләр
Таң нуры кабынганда.

Учак янындагы егет
Сөйгәнен читкә сөйрәр:
– Күзеңә төтен керә бит,
Күзләреңне йом, юләр!..

…Син исә читкә китмәссең,
Танырсың, бәлки, мине —
Әйтерсең:
— Ул бит шулкадәр
Мине яраткан иде…
…ул бит шулкадәр
…мине яраткан иде!..

…Шул ук оялчан елмаю,
Шул ук сәер тартыну.
Иңнәреңдә уйный икән
Һаман шул ук пар толым.

*****

Нидер булды…

Бәй,мин бит шушы дөньяның
Кендеге идем бугай…
Ул мәңгелек дигәннәре
Бик якынмыни шулай?
Без килгән һәм дә китәсе
Мәңгелек шушымыни?
Аңардан курку-өркүләр
Җанның ялгышымыни?
Нидер булды… Ишетелде
Миңа серле тынлыктан —
Оҗмах-җәннәт бакчасының
Күгәннәре тутыккан.
Җимерелде алтын мифлар
Һәм гадилек сирпелде…
Мәңгелегең миңа хәзер, —
Билләһи, дим, гөнаһ булмас —
Ындыр арты шикелле…

*****

ШУНДЫЙ ЧАГЫ ӘЛЕ ҖАНЫМНЫҢ

Ниләр диеп мин аңлатыйм икән
Шушы сәер, иләс чагымны? —
Хәреф төртсәң, шигырь үсеп чыгар —
Шундый чагы әле җанымның…

Вето салдым барлык мескенлеккә!
Җитте! Оят ап-ак болыттан!
Яшәү дигән тантанага бит без
Вакытлыча гына юлыккан…

Без китәрбез һәм башкалар килер
Тантананы дәвам итәргә –
Бирсен шулчак көч һәм куәт, түзем:
«Без китәбез, сез каласыз!» сүзен
Мескен түгел, кискен әйтергә!

Язмасын ла тавыш беткән килеш
Яшәү дигән җырга кушылу
Һәм… теләнеп, артка карый-карый,
Елак эттәй китү шыңшынып.
*****

ЯРЫЙ ӘЛЕ…

Ай болытка туңып ябышкан чак.
Аяусыз кыш безнең якларда.
Егылды кош
канатлы боз булып,
Очып барган төштән
Ак карга…

Зәмһәрирле кышта бичара кош
Ярый әле сиңа юлыкты —
Бияләең салып,
Бичараны
Учларыңа алып җылыттың.

Сулышларың белән терелттең син,
Уянды кош… какты канатын!
…һәм сискәнеп,
Тетрәп куйды йөрәк —
Нәкъ шул мәлдә сине яраттым.

Азмы кичтек гомер зәмһәрирен!
Без дә төштек туңып биектән —
Йөрәгемне,
Учларыңа алып,
Тик син булдың мине терелткән.

Авыр чакларымда
Юаттың син һәм
кышларда туңган кош сыман
Сулышыңнан канат какты йөрәк
Синең җылы, нәни учыңда.

һәм без ачтык табигатьнең серен —
Безнең җаннар җирдә бер икән!
Бу ярату гына түгел бугай…
Сөям,
димәк, мин кош терелтәм!
Сагынганда
шул кош белән бергә
Төшләремә килеп керәсең:
«Яшә!.. Яшә!..» — диеп,
Үрсәләнеп
Нәни кошка сулыш өрәсең.

Карашларың,
Сулышларың белән
Бар дөньямны минем җылыттың —
Бу ярсулы дөнья уртасында
Ярый әле сиңа юлыктым…


Прочитано 3895 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.