Улыма

Улым!

Сине гаҗәп тормыш көтә,
Алларыңда юлның озыны.
Сандугачлар бары юлдаш булсын,
Очрамасын иде козгыны.

Беркайчан да каушап кала күрмә,
Юлдаш булсын сиңа сизгерлек.
Хыялларың чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сине өлгерлек.

Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күңелеңдә нурлар уйнасын.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын.
Авырлыклар hич тә тойма син.

*****

Улыма

Нәни гәүдәсеннән алдым
Мин сөяргә кулыма.
Озын гомер, сәламәтлек,
Бәхет телим улыма.

Яшә якты дөняларда
Белеп гомер файдасын!
Үз балаңны иркәләүдән
Татлы мизгел кайда соң?

Әткәй — әнкәйнең кадерен
Беркайчан да онытма!
Тормыштагы бар авырлык —
Миһербанлык юклыктан…

Үзебез дә сабый идек,
Хәзер әти — әни без.
Катлаулы гомер юлында
Тик сез диеп яшибез.

Роберт Шаймарданов

*****
Көнең якты булсын,
Төнең татлы булсын,
Көләч булсын hәрчак йөзләрең.
Уйна да көл, әле яшь чагың,
Матур килсен гомер көзләрең.

Дошманың булмасын,
Дусларыңнан уң син,
Алар кирәк гомер кичәргә.
Ялгыз кораб ышанычсыз ул
Тормыш диңгезендә йөзгәндә.

*****

Туар таңың нурлы, барыр юлың
туры,
Юлдашың үзеңә тиң булсын.
Елмаеп сәлам бир hәр көнгә,
Йөзләреңә синең нур тулсын.

*****

Улым минем, күзем нуры.
Йөрәгемнең назлы моны.
Иман нуры йөзләреңдә
Җылы караш күзләреңдә.

Аллам биргән син бүләге,
Тормышымның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.

Мәрхәмәтле бул син улым.
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тауфик берсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догам.

Лилия  Гиматдинова

*****

Прочитано 106850 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.