Котлыйбыз!

Котлаулар туганнарга

Туган көнең котлы булсын
Сөекле, кадерлебез.
Иң яраткан, якын күргән
Син безнең туганыбыз.

Иссен жилләр, узсын еллар,
Картаймасын тик йөрәк.
Озын-озак яшә әле,
Бездән сиңа шул теләк.

*****

Характерың бик шәп синең,
Күнелең синең якты.
Синең белән бергә-бергә,
Шактый гомерләр акты.

Яратасың туры сүзне
Әйтсән, каты әйтәсең.
Шатлансаң, ихлас елмаеп,
Хисләрне күбәйтәсәң.

Беркатлы синең күңелең,
Юк-барга исең китми.
Төнгә кадәр утырсак та,
Сөйләшеп сүзләр бетми.

Газап яки шатлык килсә,
Уртаклаша беләсең.
Юктан гына ләззәт табып,
Чын күнелдән көләсең.

Син яхшы дус та, сердәш тә,
Кыскасы, син, шәп кеше.
Разведкага барыр кешең
Бул сачы, синең ише.

*****

Аккан сулар кебек аккан чакта,
Гомер дигән авыр юллардан.
Шул чишмәләр кебек бердәм булсак,
Югалмабыз әле туганнар.

*****

Прочитано 42124 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.