Записи с меткой «Поздравления на татарском языке»

9 май. Жину бэйрэме белэн!

Искә алыйк, оныта күрмик.9 май

Искә алыйк, үлеп калган,
Исемнәре югалган.
Илнең батыр егетләрен
Сугыш утында янган.

Искә алыйк илен саклап
Сугышкан әтиләрне,
Ирләр кебек, үгез җигеп
Җир сөргән әниләрне.

Искә алыйк, башны иеп
Сөя дә алмый калып,
Япь-яшь кенә егетләр
Сугышта калган үлеп.

Искә алыйк туташларны,
Шәфкәть кулларын сузып
Коткарып солдатларны
Үзләре калган үлеп.

Искә алыйк балаларны
Партизан булып йөреп,
Фашистлар белэн сугышкан
Кечкенә генә булып.

Искә алыйк лагерларда,
Җаза утында янып,
Интегеп үлгәннәрне
Күп газапны кичереп…

Искә алыйк әниләрне
Сугыштан хәбәр көтеп,
Көне, төне утырганнар
Сагыш утында янып.

Оныта күрмик дусларым
Авыр сугыш елларын,
Шул сугышны жинеп чыккан
Илнен батыр улларын.

Лилия Гиматдинова

*****

Җиңү көне

Менә тагын килде ҖИҢҮ көне!!!
Аннан бөек бәйрәм бармы соң?
Ә син, әтием, ничә еллар инде
Авыл һәйкәле янына бармыйсың.

Килми анда синең тиңдәшләрең,
Алар күптән инде үлеп беттеләр.
Киләчәккә тыныч тормыш төзеп
Үткән тарихны да алып киттеләр.

Син дә киттең, әтием, мәңгелеккә,
Ишетәсеңме Җиңү салюты тавышын?
Ә ул сөйлиме әллә сугышта эзсез
Югалып калган абыең сагышын.

Бәлки, сөйлидер ул яшь солдатларның,
Сугыш кырларында ниләр күргәнен?
Соңгы сулыш сулаганда әниләренең
Йөрәкләре чәнчеп ниләр сизгәнен.

Әче хәбәрләр килгәндер җилләр алып,
Кинәт кагып капкаларын күпләрнең.
Аналар йөрәге аңлагандыр киләчәктә
Мәңге ачылмаслыгын зәңгәр күкләрнең.

Җилләр сөйләгәндер таныш сукмакларга
Язмышларын югалганнарның чит җирдә.
Аналарга билгесезләр бик күп яталар әле,
Билгесез солдатлар булып күп чит илдә.

Билгесез солдатларның изге җаннары
Йөриме икән кырларда җил булып?
Басканнармы әллә биек тау башына,
Ә җил йөри анда сагышлы җыр сузып.

Кайта алмыйсың, әтием, һәйкәл янына,
Үтә синсез Җиңү тантанасы бүген дә.
Тыныч йокла әтием, тыныч йокла,
Мин шатланам илнең тыныч күгенә.

Ильдар Бикмуллин

*****

Җиңү көне

Җиңү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы ветераннар,
Әйтерсеңлә, кала сөзелеп
Бөрөләрен ачкан өметләре
Һаман нидер көтә сизенеп.
Яу яланы, бары хәтерләтә
Күпме калган гомер өзелеп.
Салмак кына атлый ветераннар,
Җиңү хисен тотып кулында.
Утлы еллар һаман кисәтәләр
Киртә булып алар юлында.
Түшләрендә орден, медальләре,
Чыңлап җыр сузылар узара
Чал тарихка кергән батырларның
Гомерләрен ничек сузарга?!

Гузалия Файзуллина

*****

Дусларга

duslarga-kotlau

Кадерле дустыма

Яшьлек елымның
Син хәтирәсе.
Дус-ишләремнең
Син кадерлесе.

Кайда барсак тә,
Кайда йөрсәк тә.
Куңел түрендә
Без хаман бергэ.

Бар яктан да пакъ
Кунелең дә ак
Кадерле кешем,
Әхирәт-дустым.

Читать далее

Котлыйбыз!

Котлаулар туганнарга

Туган көнең котлы булсын
Сөекле, кадерлебез.
Иң яраткан, якын күргән
Син безнең туганыбыз.

Иссен жилләр, узсын еллар,
Картаймасын тик йөрәк.
Озын-озак яшә әле,
Бездән сиңа шул теләк.

*****

Читать далее

Тормыш иптэшемэ

һавадан йолдыз, алтын таулар
Бүләк итәлмим сиңа.
Сине бәхетле итә алсам,
Бары шул җитә миңа.

Яхшы ата да син, яхшы ир дә,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.

Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.

Ак бәхетләр сиңа юлдаш булсын,
Үткән чакта гомер юлларын.
Онытма син авыр минутларда
Сине аңлар кеше — мин барын.

Читать далее

Котлы булсын туегыз!

Бәхетле булыгыз

Безнең кызны бүген танып булмый,
Ак канатлы аккош шикелле,
Кияү егет көчле бөркет кебек,
Икесе дә бигрәк сөйкемле.

Теләгебез сезгә тик бер генә:
Иң бәхетле парлар булыгыз.
Тату үтсен сезнең һәр көнегез,
Тигез булсын барыр юлыгыз.

Сөеп, сөелеп кенә яшәгез,
Мәхәббәттә тусын балалар.
Сезгә бала, безгә онык булыр,
Шуны көтә ата-аналар.

Онытмагыз безне, еш кунакка
Бергәләшеп килеп йөрегез.
Безнең җанның кадерле өлеше
Сездә яшәр, шуны белегез.

Ишәйдек, артты безнең туганнар,
Кодачалар булдык, кодалар.
Яшьләр өчен бүләк кенә түгел,
Җаннарын бирергә торалар.

Кайгы, хәсрәт урап үтсен берүк,
Имин булсын илләр һәм еллар.
Туйдан башлап хисләр ап-ак булса,
Сезне бәхет көтәр, уң юллар.

“Әче” диеп шапманнар күтәрик,
Тормышыгыз әче булмасын.
Туйда гына булсын “әче” сүзе,
Әчелекне беркем тоймасын.

Тату гомер кичерегез бергә,
Киявебез һәм дә кызыбыз.
Теләгебез сезгә тик бер генә:
Иң бәхетле парлар булыгыз!

Венер Фәттах

*****

Сезне ихлас йөрәктән сөюләрегез
кавышкан көн белән котлыйм.
Сары томшыклы мәхәббәт кошчыгыгыз
тормыш җил-давылларында сыналып,
ныгып, көчле бөркеткә әверелсен.
Безнең алмагачыбыз,
Сезнең алмагачыгыз,
Безнең алмагачка кунды
Сезнең сандугачыгыз.

*****

Читать далее