Обладателям разных профессий

Укытучыга (учительнице)

Төшендердең фән серләрен,
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.

Син булдың минем сердәшем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым —
Әнием кебек якын!

Инде мәктәп бусагасы
Күптән чыксак таатлап,
син безнең бала чакларны
Яшисең кебек саклап.

И сөекле укытучым,
Син хәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә!

*****

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!
*****

Беренче укытучыма

Укытучым минем бердән берем,
Син бит шундый булдың ягымлы.
Сине һәрчак искә алган саен,
Сагынам мин бала чагымны.

Туган Ил дә берәү булган кебек,
Берәү безнең газиз әнкәйләр.
Шушы берләр эченә сыя алар,
Укытучы, изге кешеләр.

Өйрәттең син безне алдашмаска,
Урлашмаска,көчсез булмаска.
«Маяк» булып тордың һәрчак безгә,
Адашмаска барыр юлларда.

Бик зур рәхмәт сиңа укытучым,
Мәңге яшә һичтә картайма!
Мин калдырган эздә бардыр кебек,
Синең сырлар яткан маңгайда…

Әгәр Ходай шундый кодрәт бирсә,
Гел яшь тотар идем үзеңне.
Йөрәгемдә мәңге саклармын мин,
Сиңа булган олы хисемне!

Гөлсем Набиуллина

******

Сатучыга

Син, минемчә, бик кирәкле
hөнәр иясе бит ул!
Бүген бары Сиңа карап
Күпләр көн күрә бит ул.

Сату-алу заманында
Кайный бүген халкыбыз
Син бүген заман «герое»
Синнән башка юк табыш.

*****

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә
Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.

 

Мактаулы тормыш юлында

Намусыгыз йөрде алдан.

Кеше алдында йөзегез ак,

Сезгә хөрмәт, сезгә дан!

 

Тырыш хезмәтегез җимешләрен

Сөенечләр белән татыгыз.

Бүгенгедәй көләч йөзле булып,

hәрвакытта шулай балкыгыз.

*****

Беренче укытучыга (первому учителю)

Өйрәттең хәреф танырга,
Сүзләр төзеп укырга.
Сабырлык белән өйрәттең
Санга санны кушарга.

Алып кердең безне шулай
Серле гыйлем иленә.
Без ул фәннәр дөньясында
Очратмадык ни генә?

Шаулы мәктәп елларыбыз
Үтте дә китте очып,
Ә Син хаман истә әле,
Беренче укытучым!

Рәхмәт Сиңа чын күңелдән,
Рәхмәт барысы өчен!
Мин бәхетләр телим Сиңа,
Беренче укытучым!
*****

Табибларга

Син ярдәм кулын сузасың
Авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасың
Өметен җуйганнарга.

Иң яман чирдән дә гүя
Терелтә нурлы күзең.
Хәммә дарудан сихәтле
Синең ягымлы сүзең.

Шәфкатьле йөрәгең өчен,
Булганың өчен түзем,
Чын күңелдән рәхмәт Сиңа,
Сау-сәламәт бул Үзең!
*****

Хат ташучыга

Син йөрисең өйдән-өйгә,
Йөрәкләр илчесе Син.
Ерак аралар узасың
Бер изге хәбәр өчен.

Җиткерәсең кешеләрнең
Бер-берсенә сәламен.
Алып киләсең өйләргә
Бөтен дөнья хәлләрен.

Килгән өчен хәрбер өйгә
Яхшы хәбәрләр алып,
Үзеңне дә саулык теләп
Озатып калсын халык.
*****

Тегүчегә

Синең алтын кулларыңны
Хәйкәл итеп коярлык.
Синең теккән киемнәрне
Күргәзмәгә куярлык!

Патшалар киеп йөрерлек
Син теккән киемнәрне.
Синең хезмәт җимешләре
Сокландырмый кемнәрне!

Энә күзенә җебеңне
Күзең ипле апласын.
Яман күзле бәндәләрдән
Ходай Сине сакласын!
*****

Шоферга

Машинаңның төзеклеген
Тавышыннан таныйсың.
Машинаңда көннәр буе
Чакырымнар саныйсың.

Сиңа бүген чын күңелдән
Телибез хәерле юл!
Машинаң да төзек булсын,
Үзең дә сәламәт бул!
*****

Төзүчегә

Синнән изге кеше юктыр,
Уйлап баксаң әгәр дә, —
Сөенеп яшәп ятабыз
Син тәзегән шәхәрдә!

Хәрбер салган кирпечеңдә
Кушылган йөрәк җылың.
Син үзең дә рәхәт яшә,
Сызлаусыз булсын кулың!
*****

Сатучыга 

Син, мөгаен, иң кирәкле
Хөннәр ияседер ул!
Бүген бары Сиңа гына
Башны ияседер ул!

Бөтен кешегә Син кирәк,
Кирәк Синең тырышлык.
Күз алдына да китереп
Булмый Синсез тормышны.

Сату-алу заманында
Яшәп яткан көнебез.
Безнең заман герое дип
Атар идек Сине без.

Мактаулы гына булса да,
Шактый авыр хөнәрең.
Аяк өстендә үтә ич
Синең озын көннәрең.

Кешеләр белән эшлисең,
Төрле холык кешедә.
Шуңа күрә түземлелек
Телим авыр эшеңдә.

Телим Сиңа ак бәхетләр,
Яшә исән-саулыкта.
Саулык-мөхим! Чөнки аны
Булмый сатып алып та!
*****

Балта остасына

Кулың алтын! Уйнап кына
Тора балта кулыңда.
Инде күпме өй буралап
Салдың гомер юлыңда.

Инде күпме йортка күчкән
Синең Синең кулның җылысы.
Сиңа рәхмәт әйтеп яши
Кечесе hәм олысы.

Өйләрнең, җир йөзен бизәп,
Гасырлар буе торсын.
Гомернең дә өйләрең күк
Нык булсын, озын булсын.
*****

 

Прочитано 14657 раз. Спасибо и Вам!



Комментарии 1

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.