Сания Ахметзянова

Оч иреккә, җырым!

Җырым минем — иреннәрнең назы,
Сөйгәнемнең йөрәк тибеше.
Яшь кызларның Казан урамыннан
Дәртле басып атлап килеше.

Моңлыларның кагыл җаннарына,
Нечкә күңелләрне назлап коч.
Тоткын булып, берүк, яши күрмә,
Оч иреккә, җырым, әйдә оч!

Сабый, тугач, дәшә бар дөньяга,
Изге моң ул — аның тавышы.
Җырларымда — яшҗ ананың бәхете,
Ялгыз калганнарның сагышы.

Җан авазым туа җырлар булып,
Моңсыз калсам, белмим, нишләрмен?
Сүзләр белән әйтә алмаганга,
Җырга салам яшерен хисләрем.
*****

Ышанам Ул барга

Бар булганга шөкерана итми,
Күзем төшкән чакта юк — барга,
Яман хәбәр ишегемне кага —
Ышанам Ул барга.

Беркем күрми, диеп, гөнаh кылсам,
Сәбәп тапсам гаебем юарга,
Вөҗдан газаплары җанны телә —
Ышанам Ул барга.

Кайчак, өмет өзеп юл табудан,
Әзер булсам барып туктарга,
Җиде ятлар ярдәм кулы суза —
Ышанам Ул барга.
*****

Аклык

Белмим, әллә кыш сәбәпче:
Күңелдә никтер аклык.
Салкын карны эретерлек
Хисләрдән учак яктык.

Кар-йолдызлар учлап алып,
Зәңгәр күкләргә сибәм.
Кояш нурларын тотмакчы —
Ашкына күңел нидән?

Оныттык бар үпкәләрне,
Шатланыр сәбәп таптык.
Кыш микән лә сәбәпчесе —
Күңелдә бары аклык…
*****

Хәтәр төш

Пардан ап-ак күлмәк кигәнбез,
Ак атларда икәү киләбез.
Бөтен дөнья никтер ак икән,
Үзе ташу аккан чак икән.

Елгада боз чатнап ярыла,
Син — ташуның аргы ягында.
Бата-чума боздан атладым,
Чыгалмады ярга атларым.

Дәшеп карыйм — чыкмый тавышым,
Барыр юлларымны ялгыштым.
Янәшәдә үзең, янымда,
Тик минеке түгел hаман да.

Ак томанга кереп югалдың,
Юлларыңа ятып еладым…
Ярый әле, тышта кыш икән,
Югалтулар бары төш икән.
*****

Көз hәм без

Кырауга биреште көз яме,
Кышларга тапшырды язмышын.
Җирләрнең куйнына баш салып,
Көз ала ахыргы сулышын.

Көзләрнең гомере бер түгел,
Китшр дә кайтыр ул әйләнеп.
Безләрнең язмышы торган күк
Пәрәвез җебенә бәйләнеп.

Прочитано 4507 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.