Ренат Харис

«Сары яфрак…»

Сары яфрак. Яшел камыш.
Тирән күл. Ап-ак томан.
Зәңгәр чәчәк. Күк тузганак…
Исерек рәссам сыман,
табигать хискә бирелгән,
югалткан ул мантыйгын…
Әй, Табигать, кер йөрәккә,
сине тагы да сыйлыйм
исерткечрәк хисләр белән,
гүзәлрәк мираж белән…
Чәчем сирәк.
Күзләр куе.
Йөрәк күп серләр белә.

*****

«Килеп җитте лә минем дә…»

Килеп җитте лә минем дә
көчсез, ялварыр чагым.
Арыган, талган канымны
ял иттер әле, җаным.

Эшсез генә, сүзсез генә
янымда утыр әле,
колакка — тынлык, күзләргә
зәңгәр төн тутыр әле.

Төндә калсын бар яктылык,
җылылыгың балкуы,
ә тынлыкта тик бер тавыш —
синең сулыш алуың.

*****

«Көннәрнең бер көнендә…»

Көннәрнең бер көнендә
син мине бер үптең дә
әйләндердең егеткә,
сөеклем!

Төннәрнең бер төнендә
әйләндердең ир-атка…
юк, сөйләшмик бу хакта,
сөеклем!

Таңнарның бер таңында —
нинди рәхәт әйтергә —
әйләндердең әтигә,
сөеклем!

Гомер чапты дулкындай…
килеп җитте көткән җай —
син — әби, ә мин — бабай,
сөеклем!

*****

Ошаса!

Түземсезләрнең капкасы
һәрвакыт ачык.
Йөрәкләре һәрчак әзер
чыгарга качып,

кошлардан канат алырга,
җилләрдән — тизлек.
Түземсез үзен узарга
мең ысул эзли…

Миллионнар таба алмыйлар.
Кем таба ала,

Шул кеше бик күп гасырга
Вакытта кала.

Түземсезнең җан капкасы
һәркемгә ачык…
Кил, кер — гыйбрәтләр күрерсең.
Ошаса — ал, чык.

*****

Сәер матурлык

Яманлыйбыз якты көнне
очраганы беренә —
яктылыгы аның безгә
артык сәер күренә.

Яманлыйбыз кара төнне:
артык кара тоела,
җанга фәкать кара төннән
кара корым коела…

Ә үзебез көндез — төнне,
төнлә — көнне көтәбез.
Кояш Айны алыштыра…
Икесен дә тетәбез.

Менә шундый кешеләр без —
җаныбызда ят орлык
тамыр җәйгән, чәчәк ата
үтә сәер матурлык…

Хурлый-хурлый сокланабыз,
елый-елый көләбез…
Шайтан алгыры, шулай да
матур яши беләбез!

*****

Күз

Гомер буе ничә тапкыр
ачыладыр, ябыладыр…
Ачылганда — җаныңа ямь,
ябылганда — ял буладыр.

Иң беренче ачылганда
якты дөнья тула аңа.
Соңгы тапкыр ябылганда
якты дөнья кайда кала?

*****

Көмеш тотка

Казан тәрәзләре гөл-чәчәк.
Бу тәрәзгә кемдер киләчәк.
Көмеш тотка,
җиз келә —
шакып карыйсы килә!

Казан ишекләре бизәкле,
күгәннәре бакыр үзәкле.
Көмеш тотка,
җиз келә —
ачып карыйсы килә.

Казан тәрәзләре бизәкле,
ишекләре корыч йозаклы.
Көмеш тотка,
җиз келә —
бәхеткәдер, кем белә…

*****

Мине чакыр

Мине бик тә сагынганда,
мине шашып сагынганда,
түзалмаслык сагынганда
җырла әле бер матур җыр.

Матур җырны җырлаганда,
моңлы җырны җырлаганда,
яшьле җырны җырлаганда
күз алдыңа килер чатыр.

Күз алдыңа килгәч чатыр,
зәңгәр чатыр, иркен чатыр,
аулак чатыр, серле чатыр,
шул чатырга мине чакыр.

Мине бик тә сагынганда,
мине шашып сагынганда,
түзалмаслык сагынганда
җырлар өчен бу моңлы җыр…

*****

«Тукай туган көнне һәр ел кояш…»

Тукай туган көнне һәр ел кояш.
Ә төштән соң бик еш — яңгырлар.
Тукай кояш булып ымсындыра
һәм сут суза шигъри тамырга.

*****

Ак теләк

Алтын-алтын яфраклар
төште, төште учыма.
Алтын-алтын теләкләр
килделәр тел очыма:

һәр агачны һәр язда
яшь яфраклар төрсеннәр.
Кешеләр дә алардан
гыйбрәт ала күрсеннәр.

Каурый-каурый ак карлар
кунды, кунды учыма.
Ап-ак, ап-ак теләкләр
килделәр тел очыма:

бетмәс-төкәнмәс юллар
Җир тирәли китсеннәр.
Без барасы ак юллар
ак бәхеткә илтсеннәр.

Сәйлән-сәйлән тамчылар
тамды, тамды учыма.
Матур-матур теләкләр
килделәр тел очыма:

гөлләр чәчәк атсыннар
сәйләннәрдән төс алып,
чәчәк атсын кешеләр
мәхәббәттән көч алып.

*****

Борчылма!

Син кайгыра беләсең шул
һәрбер кыйшык адымыма.
Күзеңдәге нурлар, әнә,
бүртенгәннәр салкын дымнан.
Иреннәрең тартышалар
ябылалмый интегүдән.

Син борчылма!
Миңа бары
замана салкыны тигән…

Әгәр дә борын тыгылса,
шырпы керсә бармагыма,
кайгыр — эләкмәдеме дип,
берәр дәһшәт кармагына.
Әйе, бераз йөзем чытык,
күзем боек, баш иелгән…

Син борчылма!
Миңа бары
замана салкыны тигән…

*****

Прочитано 7757 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.