Разина Мохияр

Ике ут

Гөнаhлылар тәмугларда яна,
Чистарына диләр яна-яна.
Ә мәхәббәт утларында яну
Шул ук микән, әллә башка, яңа?

Бу утларның кайсы алдан туган?
Тәмуг уты? Әллә ут-мәхәббәт?
Бер-берсенә алар бәйләнгәнме,
Аңлый алырмынмы, мин, ниhаять!?

Мәхәббәт тә гөнаh була микән,
Әгәр булса, икеләтә яну?
Җан чыныгу өчен кирәк микән
Ике утның икесен дә тану?!

Синең белән хушлашумы, белмим,
Йөрәк сызлана.

Синнән китәм диеп, китә алмый,
Көннәр буе елый, моңлана.

…Хушлашырга – hаман сине көтә,
Килче тизрәк, килче, соңлама!
*****

Бер нокта

Бер ноктадан сызык башалана,
Шул ноктада тормыш башлана.
Сызык үтә сызып, сызылып,
Эзләр кала, кала тезелеп.
Тормыш азагы да бер нокта:
Кеше бар да кебек hәм юк та.

Чәчләр чәчкә бйләнмәгән,
Хисләр хискә әйләнмәгән.
Яши алам синнән башка,
Ә син инде – миннән башка.
Вакланмыйча, тапланмыйча,
Гөнаhтан газапланмыйча
Син яшәрсең миннән башка,
Ә мин яшим – синнән башка…
Башны бәреп ватмыйм ташка.
*****

Әрем, әрнү

Әрем, әрнү сүзләре
Икесе дә, ай, ачы!
Әремнәрдән, әрнүдән,
Язмыш, мине аячы!
*****

“Бәгырь” дигән сүзләреңнән
Бәгырьләрем өзелә.
Нигә мондый сүзләр миңа
Гомеремнең көзендә?
*****

Син дә гаепле түгел,
Мин дә гаепле түгел.
Гаеплене эзләгәч,
Бераз басыла күңел.
*****

Шом, каплама аяз күгемне!
Шашып томалама күңлемне!
Шагыйрь җаным синең ишекне
Шакымыйча үтте түгелме?!

Прочитано 3385 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.