Мажит Гафури

Татар җегетенә!

(Шуралар җөмһүриятен гамәлгә куючы җегетләребезгә)

Вакыт җитте, җегет! Җаның булса,
Уян, сикереп, күкбүз атка мен!
Күрәсеңме Идел буйларында
Матур ал, кызыл таң атканын?..

Урал тауларыннан күк таш алып,
Кайра кылычыңны шуңарга.
Таң җилләре искән матур чакта,
Кит син дошманнарны куарга.

Бер нәрсәдән курыкмый, җан-фәрманга
Алга чап син, җирләр селкетеп;
«Дөнья безнең!..»- диеп кычкыр шунда,
Гайрәт белән йөрәк җилкетеп.

Син кычкырган чакта сөрән салып,
Астыңдагы атың кешенләр.
Сине күреп, шунда: «Татар җегете
Коралланган икән!..»- дисеннәр.

Шулай итеп вәхши ерткычларның
Котларын ал, салып куркыныч.
Кып-кызыл кан белән бизәкләнсен
Уң кулыңа тоткан шул кылыч.

Шул вакытта чынлап тынычланыр
Күкрәгеңдә янган йөрәгең.
Шул вакытта биргән булырсың син
Мәзлум илнең көткән теләген…

Кешенләр — кешнәр мәгънәсендә.

Диңгез буенда

Ишетә килдем күптән «диңгез» сүзен,
Арзу итә идем күрергә,
Матурлыкта күккә охшатылган
Диңгез буйларында йөрергә.

Мәҗнүн ничек гашыйк Ләйләсенең
Гыйшык белән тулган йөзенә,
Мин дә шулай гашыйк булып йөрдем
«Диңгез» сүзенә һәм дә үзенә.

Тели идем котырып, тулкынланып,
Ярга бәргән вакытын күрергә;
Ак күбекләр чәчеп, көмешләнеп
Торган суларына керергә.

Көннәр буе карап утыруны
Тели идем тып-тын чагында,
Диңгез буендагы тау янында,
Утырып яшел йөзем багында.

Диңгезләрдән чыккан күк томаннар
Биек тауга ничек чолгана,
Тауның битен сөеп һәм иркәләп,
Ничек куштанлана, тулгана!

Шуның кебек чолгап алган иде
Йөрәгемне диңгез буйлары,
Күңлем тирәсендә болыт кебек
Йөри иде күрү уйлары.

Диңгез өстендәге акчарлаклар
Канат җилпеп ничек очалар,
Әрле-бирле йөргәч, бик тиз генә
Төшеп диңгез битен кочалар.

Минем уйларым да шулай очты,
Шулай кочты хыял диңгезен;
Канат җилпеп торды назлы күкрәк,
Диңгез эзләп кичен, көндезен.

Өмет йолдызлары бер-бер артлы
Чыктылар да тагы баттылар,
Гомрем дәрьясыннан йөзеп үтте
Күпме караңгылар, яктылар?!

Моңлы, гамьле, нурлы, нурсыз еллар
Берсе артыннан берсе үттеләр,
Ике күзем өмет диңгезенә
Күпме күз яшьләре түктеләр?!

Шаулап аккан күпме зур елгалар
Зур буалар белән буылды!
Гөрләп торган матур җирнең өсте
Инсан каны белән юылды.

Күпме кеше кайнар яшь түкмәде,
Күпме кеше газап чикмәде;
Күпме кеше монда бетмәде дә
Күпме кеше мәңге китмәде?!

Нинди алтын тәхет җимерелмәде,
Нинди шаһлар мордар китмәде;
Күпме алтын, көмеш хуҗалары,
Хәсрәт чигеп, аһ-зар итмәде?!

Күпме каралыклар җуелмады,
Күпме теләк булды, булмады;
Күпме аклар пычрак таптамады,
Күпме кызыллыклар уңмады?!

Күпме бөркет очкан киң күгеннән
Гайрәт бетеп артка дүнмәде,
Ләкин миндә һаман алга очу
Ялкыннары һичбер сүнмәде!..

Ишетәсезме аның, сулыгып-сулыгып,
Иңрәп әйткән моңлы сүзләрен?
Карыйсызмы сүнгән күзләренә,
Күрәсезме каткан йөзләрен?..

Саласызмы күзне гәүдәсенә:
Ничек сулган, ничек кибешкән;
Мае күптән бетеп, ите, кибеп,
Каткан сөягенә ябешкән.

Сизәсезме аның эчке хәлен,
Шул минутта нишләп торганын,
Җылан кебек, ачлык эченә кереп,
Канын суырып, эчен борганын?..

Беләсезме җылап кул сузарга
Аны нәрсә мәҗбүр иткәнен?
Актык көчен җыеп, сезгә карап,
Сездән берәр ярдәм көткәнен?..

Идән чүпрәгенә ярамастай
Күлмәгенә күзегез төшәме?
Шул вакытта нечкә күңлегездән
Төрле-төрле уйлар кичәме?

Бу бер бала түгел, болар меңләп,
Ачлык белән шулай булганнар;
Кырау төшеп сулган гөлләр кебек,
Саргаешып нинди сулганнар?!

Шушы гөлләр хәзер саргаешып,
Зар җылашып сулып бетәләр;
Соңгы сулышларын алган чакта,
Сездән изге ярдәм көтәләр.

Таш күңелләр йомшап, яңгыр булып
Ява торган вакыт — бу зур эш;
Ярдәм кулын сузу ушбу көндә
Ваҗиб1 кына түгел, фарыз эш…

Ваҗиб — үтәргә тиешле, кирәкле.
Арзу итә — тели.
Дүнмәде — мәтәлеп төшмәде.

Балалар һәм китап

Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга;
Һәммәсе дә колакларны торгызганнар,
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.

Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып;
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шыркылдашып.

Кайчагында әллә кемне кызганалар,
Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар;
Ахырысы, бу китап бик күңелледер —
Күз дә алмый укый аны бу балалар.

Алмашыну

Ясадылар кулны — аяк, аякны — кул,
Диделәр: «Бу заманда шулай мәгъкуль!»
Алмашынды колак-күзләр урыныннан,
Күренде халык ара ушбу мәкъбүл.

Алга, артка, уңга, сулга китә торган
Ачылды ушбу көндә берничә юл.
Әлхасыйль, әллә ничә фирка булып,
Булдылар алмаштыру белән мәшгуль.

Катнашты алтын — көмеш, бакыр — җизгә,
Бер сурәттә күренделәр болар күзгә.
Фикерләр тулкын кебек кайнаштылар,
Җан иясе берсе калмый килде сүзгә…

Болыт чыгып, күк күкрәп атты яшен,
Күтәрде куркуыннан һәркем башын.
Һәр кеше истикъбален тәэмин өчен
Дәртенә чара тапсын — тик тормасын…

Бер төстә торды дөнья ничә гасыр,-
Шул сурәттән үзгәрелеп инде алмашыр.
Ушбу көндә тәрәддедтә торса да бу,
Моннан соң, инша алла, алга басыр.

Бәгъзеләр тауга менәр өчен барды,
Бәгъзеләр мендермәскә таяклашыр.
Никадәр манигълар күренсә дә,
Һиммәтле ир күкрәк биреп алга ашыр.

Дәүре галәм хәрәкәтне алмаштырды,
Әүвәлге планнарның барын кырды.
Хакыйкать дип уйланылган күп нәрсәләр
Булып чыкты бу заманда һәп лыкырды.

Караңгы бары бетеп таңнар атар,
Ни сәбәпле безнең халык гафил ятар?
Һәрничек гафил яту ярамас дип,
Шигырь язды Габделмәҗид — ибне татар.

Мәгъкуль — урынлы.
Мәкъбүл — кабул ителерлек.
Әлхасыйль — кыскасы.
Фирка — төркем, партия.
Истикъбалъ — киләчәк.
Тәрәддед — икеләнү.
Бәгъзеләр — кайберәүләр.
Һиммәтле — теләккә омтылучан, тырыш.
Дәүре галәм — дөньяның өйләнүе.
Һәп лыкырды — барысы лыгырдау.
Гафил — уйсыз, ваемсыз.

Айсыз төн

Бер кеше юк, тышта тып-тын, тик караңгы төн генә,
Шул караңгылык эчендә «ул» да һәм тик «мин» генә.

Сөйләшәм мин ак кулын кулга тотып әкрен генә,
Әйтәмен чын-чын мәхәббәт сүзләрен яшьрен генә.

Ай вә йолдызларны каплап, пәрдә япкан көзге төн,
Әмма һичбер каплый алмый сөйгәнемнең ак битен.

Шунда мин, аузын үбеп, бу кальбемә шәм яндырам,
Ушбу шәмнең яктысы берлән үзем дә яктырам.

Ямьле төн бу, серле төн бу, монда «җәннәт», монда «хур»,
Ул минем алдымда торса, төннәрем айсыз матур!..

Кошларга!..

Ник качасыз, әй матур кошлар?..
Алай сез качмагыз!
Сезне без куркытмабыз һәм
Таш, агач та атмабыз.

Уйнагыз шул бакчаларда,
Кич вә иртән сайрагыз;
Тик кенә тыңлап торырбыз,
Сезгә без сүз катмабыз.

Шул агачларның арасында
Очарсыз пыр да пыр;
Сез очып йөргән урыннар
Бик күңелле, бик матур.

Дус булыйк сезнең белән без,
Сезне без куркытмабыз;
Уйнагыз да сайрагыз сез,
Монда бездән курыкмагыз.

Прочитано 6715 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.