Кызыма

Кемгә туган, кемгә сердәш
Минем өчен син — кызым!
Хавадагы йолдызлардан
Иң-иң якты йолдызым!
*****

Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.


*****

Барыр юлың таң нурыдай якты,
Салават күпередәй нурлы булсын.
Иртән искән таң җилләре юлдаш,
Сайрар кошлар сердәш,
Үтәр юлың киң, мәхәббәтең үзеңә
тиң булсын.
Сукмаклар киң, юлларың якты
булсын.


*****

Бәхет бит ул ныклы сәламәтлек,
Гөрләп яшә, бер дә боекма.
Кыю атла гомер элларыңда,
Күңелсезлекләргә юлыкма.


*****

Кызыма

Яз аенда тугангамы икән,
Күңелендә синең hәрчак наз.
Гөлләр кебек назлы булган өчен,
Исемең дә бит синең Гөлназ.

Әле яңа гына нәни идең әле,
Ни арада үсеп җиттең син?
Бәләкидән безгә күпме шатлык,
Бәхет очкыннары сиптең син!

Сиңа карыйм да мин,күрәм кызым,
Синең күздә минем карашлар.
Шундый якын,назлы карашларда,
Тик булмасын бер дә сагышлар!

Тормыш даласында адашмаска
Тугры дуслар булсын яныңда!
Онытма, син әти-әниеңне,
Алар җәлләмәсләр җанын да!

Гомер юлың булсын,кызым матур!
Бәхет,шатлык килсен өелеп!
Туган көнең белән котлыйм сине!
Мин яратам сине өзелеп!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Кызымның туган көне

Кызым туды язлар белән бергә
Гөрләвекләр шаулап акканда.
Карлар эреп аккач тугайларда
Умырзая чәчәк атканда.

Кызым туды назлар белән бергә
Йолдызлардан алып сылулык
Мин теләдем алтын айга карап.
Бәхетләре торсын гел тулып.

Кызым,сине туган көнең белән
Чын йөрәктән котлыйм бүген мин.
Туар көннәр аяз булсын гел дә
Капламасын болыт күген дим.

Юлларыңда якын дуслар булсын,
Туганнарың булсын иң элек.
Син үзең дә ярат яхшылыкны,
Кешеләргә күрсәт игелек!

Бәхетле бул, уңыш янәш барсын,
Теләкләрең кабул булсыннар!
Шатлыкларда туган һәрбер көнең
Нурлар сибеп назга тулсыннар!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Прочитано 150828 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.