Кышын туганнарга

Карлы кыш аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

Саф йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче туган көнеңдә.
Бәхет, шатлык, уңыш юлдаш булсын,
Кояш көлсен тормыш юлында.

Син бит минем өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшим мин.
Озак яшә, сәламәт бул.
Иң кадерле, якын кешем син.

Туган көнең белән
Котлыйм сине ихлас йөрәктән!
Тормыш сынаулары аз булмады,
Дөнья сине күпкә өйрәткән.

Синең алда әле иксез-чиксез юллар,
Үтәсе дә әле үтәсе.
Айлы булсын гомер,кичләрең,
Якты булсын таңнар иртәсе,
Сиңа әле дөнья көтәсе.

Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын,
Бәхет булсын Һәрчак яныңда.
Үтәр юлың сикәлтәсез булсын,
Изге дога йөртсен юлыңда.

Прочитано 18067 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.