Ильсояр Иксанова


«Мин — җәйләрдә…»

Мин — җәйләрдә,
Сагышларны әле
Оныттырыр дигән җәйләрдә.
Урманнарда йөрдем җиләк эзләп,
Печән җыйдым яшел җәйләүдә
Һәм су кердем
Үз Мүклемә кайтып —
Сагышларым алсын бу сулар.
Җәем үтә…
Әллә минем хистән
Саргайдымы шулай басулар?
Җәйнең соңгы ае.
Төннәр буе
Шыбыр-шыбыр алма коела.
Сагышланмам дигән җәйләремдә
Төшкә керми торсаң,
Төшкә керми торсаң ни була?!.

Мүкле — елга исеме.

«Әллә ничек кенә үтә гомер…»

Әллә ничек кенә үтә гомер.
Сөйгәннәрдән булмый сөелеп.
Сыглып кына төшсәң авырлыктан,
(Дошман булса җан әрнемәс иде!)
Дуслар тора эчтән сөенеп.

Әллә ничек кенә үтә гомер,
Изге табынганын, чүп була.
Җандаш таптым диеп җан сөенсә,
Ул бөтенләй сиңа чит була.

Әллә ничек кенә үтә гомер,
Йөгереп китәр чакта юл булмый.
Йөрәгеңне салсаң учларыңа,
Кулларыңнан алыр кул булмый.

Әллә ничек кенә үткән гомер,
Дөрләп янган еллар көл булган.
Бер гөрелте үткән ташкын булып,
Учак урыннары юылган.

Әллә ничек кенә үтә гомер,
Кай ярларга учак ягасы?!.
Бәгыреңне салган учак урның
Юып калмас микән
Ташкын-гөрелтенең яңасы?..

Әллә ничек кенә үтә гомер…

Авылыма

Моңсу хатирәләр төсле генә
Томан тора авылым өсләрендә…

Сагынып кайттым…
сөйләшәсе иде.
Тагын бер суз дәшә алмый торам.
Күзләремне әчеттерер, беләм,
Еракларга киткәч, зәңгәр томан…

Әбиләр чуагы

Җирдә әбиләр чуагы.
Очалар пәрәвезләр.
Имәннәрнең, яфраклары —
Утлы карашлы күзләр.

Толымнар алтын чулпылы
Талларда, юкәләрдә.
Миләшләрнең хисе яна —
Гашыйклар микән әллә?

Каеннар моңлы җыр суза
Мәхәббәт исеменнән.
Ак толымлы иртәләрдә
Җәй кызы яшеренгән…

Гомер

Их, гомер…
Янасы иде бер!
Көзге имән яфраклары төсле
Эчтән дөрләп, тыштан балкып
Янасы иде бер.

Их, гомер…
Агасы иде бер.
Язгы ташкын кебек актарылып,
Дөньяның бар карасын юып
Аласы иде бер.

Их, гомер…

Күбәләк

Апама

Салкын акыл алга йөгергәндә,
Баса-сыта хиснең үзәген.
Хыянәтләр белән тулы дөнья
Өзгәләгән чакта үзәгең,
Изгелекнең чын үлчәме булып,
Кара төндә оча күбәләк.
Караңгыга качып карап тора
Хыянәтләр, яла һәм әләк…

Аклык булып ике канат яна,
Рәнҗешләре яна бәгырьнең.
Син — сафлыкның чын үлчәме җирдә,
Күбәләгем минем, бәгырем!..

Көздә калдыр!

Дөнья!
Калдыр мине көзләреңдә!
Шушы көзләреңдә.
Миңа кирәк түгел инде яңа язлар.
Минем өчен ят ул назлар…
Калдыр, дөнья!
Куш җанымны яңгыр тамчысына.
Сагышымны — көзнең сарысына.
Хисләремне миләш ялкынына…
Калдыр шушы көздә!
Әрнүле көз якын миңа…
Кирәк түгел якты кышлар,
Явар карлар.
Мин теләмим сөю, яңа ярлар…
Куш җанымны яфрак буранына,
Йөрәгемне — балан тәлгәшенә.
Моңнарымны — киткән торналарга,
Тәүге тойгыларны — томаннарга…
Калдыр мине көздә, көздә генә.
Калдыр дөнья,
Шушы көзләреңдә!..

«Алдашасым килә үз-үземә…»

Алдашасым килә үз-үземә.
Ышанасым килә ялганыма.
Ышанасым килә, язларымны,
Ялгыз язларымны
Тыныч кына каршы алырьма.

Ышанасым килә күзләремнең
Сине күргәч моңсуланмавына.
Яшәвемә синең моңнан башка,
Моңсыз гына,
Моң суламавыма.

Ышанасым килә, юри генә
«Яратам» дип җанны алдавыма.
Сагынмауларыма,
Сине күреп
Йөгреп чыкмавыма алларыңа.

Сиңа атап бер юл шигырь язмый,
Бер тамчы яшь түкми түзәремә.
Йөрәгемнең әрнемәүләренә
Сыкрап-сыкрап,
Үтеп үзәгемә.

Ышанасым килә бу дөньяга
Тып-тыныч бер караш ташларыма.
Тик ышана алмыйм…
Ул тынычлык
Язмагандыр язмыш ташларыма…

«Кара төндә — ак күбәләк…»

Кара төндә — ак күбәләк.
Уйландыра,
Яктырырмы аклыгыннан,
Тоташ бит төн.
Җанны сискәндереп куйды
Моң арасында югалган
Тавышсыз өн…

«Тауга мендем…»

Тауга мендем.
Көзгә карап торам.
Ят көзләргә…
Көзләр карашында мин чагылам
Ят күзләрдә.

Бу көзләргә мин үзем дә яттыр,
Сәер гадәтләрем.
Дөньяның чуар икәнлеген
Тәү аңлаган мәлем…

Бәхет телә

Бәхетлеләр, бәхетсезләр булган,
Шатлык, кайгы булган тормышта
Бәхет телә миңа, бәхет телә,
Онытырга мине тырышма.
Бәхет телә миңа, бәхетләрем
Ак кар булып ятсын алдыма.
Буран булып яусын,
Тамчы булып тамсын,
Илһам салсын минем җаныма.

Сөеклеләр, назга сусаганнар,
Сөю, нәфрәт булган тормышта
Сөю телә миңа, сөю телә,
Онытырга мине тырышма.
Сөю телә миңа, сөюләрем
Язлар булып килсен алдыма.
Бозлар булып аксын,
Кошлар булып кайтсын,
Илһам салсын минем җаныма.

Парлы ярлар, ялгыз җаннар булган,
Өмет, сагыш булган тормышта
Үз тиңемне, үз тиңемне телә,
Онытырга мине тырышма.
Үз тиңемне телә, көткән кешем
Гомерлеккә килсен яныма.
Йөрәккә ут яксын,
Хыял булып кайтсын,
Илһам салсын минем җаныма.

Бәхетлеләр, бәхетсезләр булган,
Моң-зарлылар булган тормышта.
Үз моңымны, үз җырымны телә,
Онытырга мине тырышма.

Бәхет телә миңа,
Бәхет телә…

Бичара

Рәнҗи алсам сиңа, рәнҗер идем,
Һәм кичермәс идем гомергә.
Сүзләреңнән йөрәкләрем янды,
Рәнҗешләрем калды күмергә.

Күмерләрдән кара — җанда яра.
Дәваларга табылыр бер чара.
Син чарасыз менә —
Мине түгел,
Иманыңны саткан бичара.

Җәй сагышы

Сагышлары җәйнең уртасында
Юкәләргә килеп сарылган.
Дөнья тулган татлы искә-хискә,
Үткән җәйләр мине сагынган.

Үткән җәйдән хәбәр — якты сагыш,
Үткән җәйдә — якты моңнарым.
Зәңгәр күзле моңым — сагыш булып
Җәйдән-җәйгә күчкән тын агым.

Юкәләрнең чәчкәсенә кунган
Моңсу гына тыйнак сабырлык.
Елдан елга күчә бара җәйләр,
Минем җәйләр, мине сагынып…

Кеше булса…

Кеше булса, эшләр эше булсын,
Борчулары булсын, гамьнәре,
Киләчәккә ышанычы булсын,
Үтәр көннәренең ямьнәре.

Яшьлек булса, тиң сөюе булсын,
Сагнып көтәр яры, үз пары.
Тыелгысыз якты хыяллары,
Шатлык бүлешергә дуслары.

Картлык булса, үткәннәре булсын,
Сагнып искә алыр гомере.
Учагында торсын — оныкларга
Ут алырга кайнар күмере.

Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Изге хисе булсын күңелендә,
Ә җанында һәрчак ил гаме.

Кайтып киләм…

Кайтып киләм.
Сабырланып,
Арынып борчу, шатлыклардан,
Ваклыклардан;
Сагышлардан, ялгышлардан,
Сөю-сөелүдән,
Сабыйларча садә сөенүдән,
Газаплардан, гамьнән.

Кайтып киләм.
Ярсып-ярсып, үксеп-үксеп
Койганнан сон,
Тынып калган болыт кебек,
Тынычланып,
Күз яшьләрем кибеп,
Кайтып киләм
Үз-үземә…

 

 

 


 

Прочитано 5837 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.