Ильдар Юзеев

Сулган гөлләр

Син үстергән гөлләр, үзеңнән соң,
Нидер әйткән кебек булдылар,
Гөлләр телен, ахры, аңламадым…
Никтер алар бик тиз сулдылар.
Җаным тыныч иде ал гөлләрең
Гел яктыга таба үрләгәч.

Әллә, әнкәй, син дә сулдыңмы соң
Иркә-назлар миннән күрмәгәч?
Гөлләр белән син сөйләшә идең…
Төсең итеп инде багалмам,
Алтын гөлләр сөеп үстерсәм дә,
Синдәй гөлне мәңге табалмам…

*****

Яшик әле…

Яшьлек елларыбыз — җан өшеткеч:
Җайсыз-көйсез иде,
Беребезнең — кияр киеме юк,
Беребез — өйсез иде.
Язмыш безнең баштан сыйпамады,
Үзе күргән — аңлар.
Гарипләнде — төннәр, сүнде — шәмнәр,
Исән калды җаннар.
Җанны эшкә кушып, тешне кысып,
Горур атлап киттек,
Берәүне дә өйле итәлмәдек,
Әмма көйле иттек.
Нәр мәҗлестә аек булмасак та,
Аек булдык — җырда.
Шаккатырлык эшләр кылмасак та,
Лаек булдык чорга!
Бер көй тапкан кебек җиде нота:
До-ре-ми-фа-соль-ля-си…
Сирәк-мирәк тостлар тота-тота,
Тормыш агуларын йота-йота,
Илдар, Фасил яши.
Кайберәүләр, бәлки, «мескеннәр…» дип
Көләләрдер бездән.
Без рух белән, дустым, көчлерәк бит
Хәтта үзебездән!
Яшик әле тормыш агуларын
Шактый киметкәнче,
Йөрәк — телгәләнеп, үзәк — өзгәләнеп,
Җанда — көй беткәнче!

*****

Уйлыйсыздыр

Уйлыйсыздыр: адәмнәргә шагыйрьнең үзе кирәк?
Юк! Шагыйрьнең, үзе үлгәч, даны һәм сүзе кирәк..

*****

Сөембикә манарасы янында

Тарих серенә төшәргә
Омтылган борау кебек,
Хәлсезләнеп башын игән
Авыр бер сорау кебек.
Кем гаепле? Кайчан? Нигә
Манарабыз авышкан?
Урын сайлаганда әллә
Коручысы ялгышкан?
Узганнарга тарта уйны
Тансык азан тавышы.
Тынгылык бирми күңелгә
Манараның авышы.
Янтайганмы күпме еллар
Иманы-нуры юкка?
Барсына да шаһит бит ул:
Хыянәт, тугрылыкка…
Бердәмлектә, татулыкта
Башкадан калыштыкмы?
Манара белән бергәләп
Үзебез авыштыкмы?
Иелдекме, бөгелдекме
Миһербансыз алыштан?
Омтылабыз төзәтергә —
Тарихыбыз авышкан.
Шәһитләрнең кан-яшьләре
Өстебезгә яумасмы?
Манарабыз турыланыр,
Милләт үзе аумасмы?..

*****

«Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә…»

Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә:
Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә…
Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:
«Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?»

Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:
Җанымдагы бозлар эреп түгелсен лә…
Шыксыз бу җиһанны матурлыйсы килә:
«Бөтен дөнья назга-язга күмелсен лә…»

Хыялымнан әкрен… әкрен генә сүнәм…
Җиргә төшәм горур башны түбән иеп.
Дөнья карый миңа үзе өмет белән:
«Суыттыгыз мине, кем җылытыр?..» -диеп.

*****

Йолдыз кашка турында баллада

Яу кырына килгән Уралдан,
Йолдыз кашка йөргән иң алдан,
Кыю үткән утлар-сулардан…
Иярендә — батыр генерал,-
Йолдыз кашка йөргән иң алдан.

Көч туплаган дошман яңадан,
Тиңсез гаскәр белән янаган.
Төрле яктан килеп камаган,
Алдан барган батыр генерал
Ияренә ауган — ярадан.

Тимер ташкын килгән юллардан,
Төрле яктан кашка уралган.
Боҗра уртасында ул калган.
Кәлак булган батыр генерал,-
Ялгыз атка нинди юл калган?

Тимер боҗра һаман тартыла,
Кашка, кешнәп, күккә атыла..
Күптән хыялланган атына
Менгән яңа хуҗа — илбасар
Шул минуттан җиргә атыла.

Яңа хуҗа бик тә ачулы:
һич баш бирми кашка — ярсулы.
Ни теләсә шул бар: бар солы…
Соңгы чиккә җитә илбасар:
Һич тә аңлый алмый ул шуны.

Бу нинди хәл: ат та буйсынмый,
Агач, тимер сына,- ул сынмый.
Кич төшенми — нинди тылсым бу…
Тирән уйга кала илбасар:
Илләрендә ат та буйсынмый!

Тырышалар соңгы кат алар,
Аулый-аулый тиргә баталар,
Тояк асларында яталар…
Боерык бирә ахыр илбасар:
Таш диварга терәп аталар.

Кашка, кешнәп, күккә омтыла,
Башын чөеп бераз тын тора,
Ава… ава… тагын ул тора…
Куркып, үзе ата илбасар:
Башын җиргә салып, ул тына.

Җыр ишетелә Идел, Уралдан,
Йолдыз кашка узган юллардан,
Яуда ятып калган уллардан:
«Иярендә — батыр генерал,
Йолдыз кашка бара иң алдан».

Каһарманлык ничек онытылсын,
Һәйкәлебез шушы җыр булсын!
Гади җыр бу: юктыр бер тылсым;
Чордан чорга барсын генерал,
Йолдыз кашка күккә омтылсын!

*****

«Туйдым икейөзлелектән…»

Туйдым икейөзлелектән,
Алдаудан, куштанлыктан,
Ачыктан-ачык яисә
Астыртын дошманлыктан,
Качып котылмакчы булып,
Китәм мин бу дөньядан.
Анда — сафлык һәм ихласлык,
Анда — ялган тулмаган.
Ышанмасам да мин анда
Торып калачагыма,
Хыялда гына булса да,
Китәм балачагыма.
Юк шул, күпме омтылсам да,
Кайтасы юл өзелгән.
Һич кенә качып котылып
Булмый ул үз-үзеңнән.
Мин анда кайттым бугай дип
Уйларга гына кала.
Бала булып, артист сыман,
Уйнарга гына кала.
Җаннар, аңнар тупаслана,-
Шәфкатьсез тормышыбыз.
И нәниләр, балалыктан
Китмәскә тырышыгыз…

*****

Без

Без ничек шәфкатьле булыйк,
Хөр җанлы, изге булыйк,
Без ничек көзге булыйк та,
Тәвәккәл сүзле булыйк?
Шунысы гаҗәп: бу дәһшәттән
Без ничек калдык әле…
Без бары тик изгеләрнең
Сау-исән калдыклары.
Бабайларны аттылар ич,
Әтиләрне яптылар,
Себерләргә озаттылар,
Нәселне тараттылар.
Без яшеннең үзе түгел,
Елдырымнары гына,
Без давылның үзе түгел,
Ком бураннары гына.
Болай читтән караганда,
Сүнгәндәй күренәбез,
Нәсел яраларын бәйләп,
Бик әкрен тереләбез.
Бик тирәнгә яшеренгән
Нәфрәт тулы сагышлар…
Кагылмагыз…
Безме?
Без ул — Яралы юлбарыслар…


Прочитано 7978 раз. Спасибо и Вам!



Комментарии 1

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.