Әтигә

Туган көнең белән әтием

Бүген, әти, синең туган көнең
Бүген синең гөмер бәйрәмең
Кабул итеп алчы чын күнелдән
Якты хисләремнең бәйләмен

Котлы булсын, әти, туган көнең
Юлларыңа гөлләр сибелсен
Гөмерләрең кадер-хөрмәтләргә
Бәхет-шатлыкларга күмелсен

Хәрчак шулай мәрхәмәтле бул син
Изгелектә булсын күңелең
Дусларыңның җан-җылысын тоеп
Үтсен, әти, синең хәр көнең

Фәрештәләр кунсын иңнәренә
Ак нурларга яшә коенып
Син ышаныч, терәк безгә, әти
Без яшибез сиңа сыенып.

*****

Рәхмәт, әти, бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап, яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.

Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш
Бәхетле картлык бирсен!

*****

Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син.
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син hәрвакыт
Кирәклесең бүген дә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Олы синең биргән киңәшең
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын
Син үтәсе гомер юлларың.

Әти, гомереңдә hәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт hәм имин яшәвең.

*****

Ходай сиңа изге бәхет бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Ялгыз калырмын дип, курыкма hич,
Ташламабыз сине, әтиебез.
*****

Кешелекле бит син, әти, олы җанлы,
Ярдәмче син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше белмим, бармы,
Без бәхетле тик син булганага.
*****

Сез табышкан, сез кавышкан
Безнең бәхеткә генә.
Яшәтер идек сезне без
Төреп бәрхеткә генә.

Җил-давылдан саклап кына
Үстердегез безне сез.
Иң кадерле затларыбыз-
Алтыннарга биргесез.

Безне мәхрүм итмәдегез
Ата-ана назыннан.
Сезгә нинди изгелекләр
Күрсәтсәк тә аз сыман.

Без телибез, әти-әни,
Сезгә бүген тик шуны:
Булыгыз hәрчак таза-сау,
Белмәгез картаюны!
*****

Ярты гасыр иңне иңгэ
Куеп гөмер иттегез.
Үтеп алтын вакытларны,
Алтын туйга җиттегез.

Котлы булсын бәйрәмегез!
Сау-сәламәт икегез
Безне шулай шатландырып
Озак гөмер итегез!
*****

Әткәй, Сиңа саулык телим,
Мин уңыш телим, шатлык.
Моңаюны белми торган
Бәхетле, матур картлык.
*****

Картайтмасын Сине еллар,
Гомер алга барса да.
Өебезнең күрке булып
Яшә безнең арада.
*****

Чәчләрең ак, тик йөрәгең
Мәңге яшь булып калсын.
Картлык килсә килсен, әйдә,
Тик кайгы картайтмасын.
*****

Телим Сиңа гел исән-сау,
Гел яшь булып калырга.
Тагын бик күп туган көннәр
Язсын каршы алырга.
*****

 

Прочитано 48421 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.