Дусларга

duslarga-kotlau

Кадерле дустыма

Яшьлек елымның
Син хәтирәсе.
Дус-ишләремнең
Син кадерлесе.

Кайда барсак тә,
Кайда йөрсәк тә.
Куңел түрендә
Без хаман бергэ.

Бар яктан да пакъ
Кунелең дә ак
Кадерле кешем,
Әхирәт-дустым.

Синең сүзләрең
Мине юата.
Авыр чакларда
Юлны курсәтә.

Туганым кебек
Яклыйсын мине.
Кадерләп кенә
Саклыйсың мине.

Кышның суыгы
Сизелми кебек
Дустым, син булсаң
Беленми кебек.

Изге теләгем
Сиңа дускаем.
Шигри юлларым
Минем бүләгем.

Лилия Гиматдинова ( Хисамова)

Прочитано 27729 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.