Рубрика «Стихи на тат. языке»

Ркаил Зайдулла

Ркаил Зайдулла

Түркләр
Да, скифы мы. А. Блок.

Түркләр без!—
Кысан бу дөньяга
Тудырган да безне Ашина,
Җилдергәнбез җитез тулпарларда
Җилләр, зилзиләләр каршына.

Түркләр без!—
Күзебез дә хәтта
Ук төзәргә диеп уелган.
Офыкларда югалабыз, чыгып
Тормыш дигән затсыз уеннан.

Түркләр без!—
Дөм караңгы төндә
Дала бүресенең юлдашы.
Таш диварлар кыса хәзер җанны,
Ерагая Күлтәгин ташы.

Түркләр без!—
Хәтер корбаннары:
Күзне йомып тып-тын тор гына,
Йөз меңнәрчә кылыч күтәрелә,
һәм төмәннәр яуга ыргыла.

Түркләр без!—
Аларның да әле
Иң чыдамы икән ләбаса!—
Татар атын авыр аркан белән
Өстерибез гасырлар аша.
Туркләр без!—
Кеше арбасында…
Кулдан төште күптән дилбегә.
Сиздермичә әрнеп күз ташлыйбыз
Дөнья дигән атның биленә.

Түркләр без!—
Урман җәяүлесе
Адымнарын тыеп атласын!—
Арган җайдак камчы сабы белән
Кага яңа гасыр капкасын.
*****

Читать далее

Ахмет Рашит

Рашит_Ахмет_Ахатович

Каршылау идиллиясе

Тып-тын әле hава аланы –
Очкычлар hәм боргалаклар тын,
Офык буйлап сыза таң-нурын;
Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы –
Тып-тын әле hава аланы.

Очкычлар hәм боргалаклар тын.
Таң рәсемен ясыйм – ул гүзәл;
Катыштырмый гына чит сүзләр,
Әйт сурәтнең сихри чынлыгын.
Очкычлар hәм боргалаклар тын.

Офык буйлап сыза таң-нурын,
Көн туар да, гүләр бар алан –
Ярым кайтыр ерак юллардан,
Ярларыннан ташыр шатлыгым,-
Офык буйлап сыза таң-нурын.

Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы,
Күңелләрнең сүндер сагышын –
Татлы булсын безнең кавышу,
Мәхәббәтен сөйлә син аның –
Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы.

Тып-тын әле hава аланы –
Очкычлар hәм боргалаклар тын,
Офык буйлап сыза таң-нурын;
Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы –
Тып-тын әле hава аланы.

*****

Читать далее

Шаукат Галиев

nn_21_11_2008_3_1

Сабантуйда җиңелгән малай

Җилкенеп чыкты уртага,
Үзе дә белми нидән —
Ахры мәйданга ашкыну
Җитмеш бабадан калган.

Карыйлар җиде яшлеккә
Көрәшче итеп зурлап,
Алды ул ипләп сөлгене,
Бик оста гына урап.

Уйламый кем алдында да
Һич артка чигәрмен дип,
Ышанып, көч тоеп чыккан
Әлбәттә җиңәрмен дип.

Аңа каршы баскан малай
Озынрак шул бер башка,
Үзең ега алмасаң да,
Тырыш син егылмаска.

Җиңү телиләр дус-ишләр,
Тирә-күршегә чаклы;
Дәрт биреп тора тавышлар —
Танышлар аның яклы.

Әмма көрәш — көрәш инде,
Җиңгәннәр өскә чыга,
Көчленеке замана дип
Әйткән дөрескә чыга…

…Мәйданга беренче керде,
Беренче бирешүе,
Горур атлап чыгып килә,
Сизелми килешүе.

Җиңелү гарлеген бүген
Йегетләрчә җиңәчәк.
Аһ итәр әле Сабантуй,
Котлар аны киләчәк!

Читать далее