Җәй көнендә
Каты эссе. һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,
Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.
Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр,
Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр.
Агачлар астына сыгъна балалар барчасы бергә,
Алай да булмаса, барсы төшәләр сикрешеп күлгә.
Алар ап-ак балыклар күк йөзәләр иртәдән кичкә
Кадәр шунда, туңып бетмичә ярга чыкмыйлар һич тә.
Менә шунда кисәктән йөзгә бернәрсә тиеп китте;
Сабамы, нәрсәдер, салкынчарак бер җил сөеп китте.
Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,
Ерактан, әллә кайдан, иштелә күк күкрәгән аваз!
Сыгъна — сыгына, сыена.
Саба — таң җиле.