Рубрика «Флера Гыйззатуллина»

стихи на татарском языке, татарча шигырьлэр

Флера Гыйззатуллина

Сорамагыз!..

Син бәхетлеме?—дип сорамагыз!
Үз бәхетем өчен җан атмыйм мин:
Җир тирәли очкан чал бөркетнең
Канат кагышларын кабатлыйм мин.

Яр сөйдеңме?—диеп сорамагыз!
Күрдегез бит… сөйдем… Яшермәдем:
Җырга салып инде көен көйлим
Бәгыремне өткән яшеннәрнең.

Ник елыйсың?—диеп сорамагыз!
Елыйм җаным шигырь яралтканнан.
Язып туйдыңмы?—дип сорамагыз,—
Җыр языла—милли яралардан!

*****
Читать далее