Рубрика «Улыма»

Улыма, поздравления на татарском, котлаулар, туган кон

Улыма

Улым!

Сине гаҗәп тормыш көтә,
Алларыңда юлның озыны.
Сандугачлар бары юлдаш булсын,
Очрамасын иде козгыны.

Беркайчан да каушап кала күрмә,
Юлдаш булсын сиңа сизгерлек.
Хыялларың чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сине өлгерлек.

Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күңелеңдә нурлар уйнасын.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын.
Авырлыклар hич тә тойма син.

*****

Читать далее