Рубрика «9 май»

Поздравления на татарском языке, татарча котлаулар

9 май. Жину бэйрэме белэн!

Искә алыйк, оныта күрмик.9 май

Искә алыйк, үлеп калган,
Исемнәре югалган.
Илнең батыр егетләрен
Сугыш утында янган.

Искә алыйк илен саклап
Сугышкан әтиләрне,
Ирләр кебек, үгез җигеп
Җир сөргән әниләрне.

Искә алыйк, башны иеп
Сөя дә алмый калып,
Япь-яшь кенә егетләр
Сугышта калган үлеп.

Искә алыйк туташларны,
Шәфкәть кулларын сузып
Коткарып солдатларны
Үзләре калган үлеп.

Искә алыйк балаларны
Партизан булып йөреп,
Фашистлар белэн сугышкан
Кечкенә генә булып.

Искә алыйк лагерларда,
Җаза утында янып,
Интегеп үлгәннәрне
Күп газапны кичереп…

Искә алыйк әниләрне
Сугыштан хәбәр көтеп,
Көне, төне утырганнар
Сагыш утында янып.

Оныта күрмик дусларым
Авыр сугыш елларын,
Шул сугышны жинеп чыккан
Илнен батыр улларын.

Лилия Гиматдинова

*****

Җиңү көне

Менә тагын килде ҖИҢҮ көне!!!
Аннан бөек бәйрәм бармы соң?
Ә син, әтием, ничә еллар инде
Авыл һәйкәле янына бармыйсың.

Килми анда синең тиңдәшләрең,
Алар күптән инде үлеп беттеләр.
Киләчәккә тыныч тормыш төзеп
Үткән тарихны да алып киттеләр.

Син дә киттең, әтием, мәңгелеккә,
Ишетәсеңме Җиңү салюты тавышын?
Ә ул сөйлиме әллә сугышта эзсез
Югалып калган абыең сагышын.

Бәлки, сөйлидер ул яшь солдатларның,
Сугыш кырларында ниләр күргәнен?
Соңгы сулыш сулаганда әниләренең
Йөрәкләре чәнчеп ниләр сизгәнен.

Әче хәбәрләр килгәндер җилләр алып,
Кинәт кагып капкаларын күпләрнең.
Аналар йөрәге аңлагандыр киләчәктә
Мәңге ачылмаслыгын зәңгәр күкләрнең.

Җилләр сөйләгәндер таныш сукмакларга
Язмышларын югалганнарның чит җирдә.
Аналарга билгесезләр бик күп яталар әле,
Билгесез солдатлар булып күп чит илдә.

Билгесез солдатларның изге җаннары
Йөриме икән кырларда җил булып?
Басканнармы әллә биек тау башына,
Ә җил йөри анда сагышлы җыр сузып.

Кайта алмыйсың, әтием, һәйкәл янына,
Үтә синсез Җиңү тантанасы бүген дә.
Тыныч йокла әтием, тыныч йокла,
Мин шатланам илнең тыныч күгенә.

Ильдар Бикмуллин

*****

Җиңү көне

Җиңү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы ветераннар,
Әйтерсеңлә, кала сөзелеп
Бөрөләрен ачкан өметләре
Һаман нидер көтә сизенеп.
Яу яланы, бары хәтерләтә
Күпме калган гомер өзелеп.
Салмак кына атлый ветераннар,
Җиңү хисен тотып кулында.
Утлы еллар һаман кисәтәләр
Киртә булып алар юлында.
Түшләрендә орден, медальләре,
Чыңлап җыр сузылар узара
Чал тарихка кергән батырларның
Гомерләрен ничек сузарга?!

Гузалия Файзуллина

*****