60 яшькә

mame

60 яшең тулды менә!
Байлыгың-алты дистә!
Кичә генә булган кебек
Алтмышы тиен истә.

Әйтерсең, бүген әле син
Башлыйсың яши генә.
Керәсең атлап бары тик
Картлыкның яшьлегенә.

Менә шулай тыйнак кына,
Кызыкмый артыгына,
Җитәрсең Алла боерса,
Картлыкның картлыгына.

*****
60 яшең тулса тулсын,
куңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.

*****

Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә Син көлеп кенә,
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.
*****

Еллар кырыс, мәрхәмәтсез-
маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мэңге яшь булып кала.

60 яшең тулса тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.

Яшә, дускай, кайгы белмә,
Хәсрәт күрмә дөньяда,
Хөрмәтләсен дус-ишләрең,
Кадерле бул семьяда

*****

Алтмыштамы, алтмышта…
Шатлык та күп, сагыш та.
Туры юлдан тайпылмадың,
Атламадың ялгыш та.

Алтмыштамы, алтмышта…
Рәхмәт әйтеп язмышка,
Кайгыларга бирешмәдең,
Гашыйк булдың тормышка.

Алтмыштамы, алтмышта…
Шатлык та күп, сагыш та…
Юл куймыйча сагышка,
Яшә, әнием, шатлыкта.

Бирешмичә картлыкка,
Уңыш өстәп «Уңыш»ка
Кал син мәңге яшьлектә,
Алтмышта да, алтмышта…

*****

Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.

Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.

Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Настоящий егет булып
Күренә торган чагың.

Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.

Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» — диләр дә…

Яшь кызлар да «бабай» дими,
«Абый» дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып
Яшә дә яшә әле.
*****

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,
Йөрәктә сез кичен-иртәсен.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

Гомерегез булсын бәхетле,
Бәхетегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сезгә бу ‘көнне.

*****

60 яшь бит әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.

Кызыкма, дустым, байлыкка,
Саулык бирсен Ходай нык.
Саулык китсә, алтын да чүп,
Саулык — җирдә зур байлык.

*****

60 яшең тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.

Авыруны белми яшә,
Бул һаман үз көчеңдә.
Сине исән-имин күрү
Бәхет безнең өчен дә.

*****

Күрмә кайгы, белмә хәсрәт,
Шатлан да Син, көл Дә Син.
Мәңге яшь булсын йөрәгең,
Картаюны белмәсен.

100-гә хәтле яшә! Хәтта
100-дә соңгы чик түгел.
Җырдагыча, Сиңа кояш
Гомере тели күңел.

Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә син көлеп кенә.
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.

*****

Маңгаенда сырлар — үткән еллар,
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Җиде балаң, әткәй, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 60 яшең.

Уфтанма, гомер уза диеп,
Еллар бер дә бушка узмаган.
Еллар үтә торсын әкрен генә,
Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман.

*****

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Озын гомер бирсен, Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Йолдыз тотып бирер идек,
Алар ай тирәсендә.
Ике гомер бирер идек,
Ул Ходай кесәсендә.

*****

Бу көндә сиңа нәрсә, теләсәк тә,
Аз сыман.
Кайгы күрмә, чирне белмә
һәрчак яшә ямьле яз сыман.

Күк йөзендә чиксез күй йолдызлар,
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши.
Иң кадерле безгә син генә.

Юбилеең кортлы булсын
Телибез бәхёт кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килең кенә.

Йөрәкләрдәй чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә, булган саф хисләр.
Озын гомер; якты, матур тормыш —
Безнең сиңа әйтер теләкләр.

*****

Прочитано 56654 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.