55 яшькә

Илле бишең

Утыз ел иңгә-иң атлап,
Дөньяларны гизәсез.
Бәхет, шатлыклы тормышны
Балаларда күрәсез.

Кушымта:
Илле бишең котлы булсын,
Гомерең озын булсын.
Тормышыңда һәр көнеңдә
Йөргән юлларың уңсын.

Рәхмәтлебез, бурычлыбыз,
Безне кеше иттегез.
Ә үзегез тыныч, муллы
Көзләргә дә җиттегез.

Бишлеләрең парлы бүген,
Зат килгән туган көнең.
Киләчәктә безле юлда
Мул булсын бәхет-йөгең.

Венер Фәттах

*****

Искитмәле гаҗәп хәл бу,
Ышанасы килми hич!
Бәлки бу бер шаяртудыр-
(Фәләнгә) -55!

Биреп була әле
Сиңа Күп дигәндә утызны.
Картаймыйчы гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?

Төгел яшен бер бәндә дә
әйталмас иреңнең дә.
Яшәп ятасыз бугай сез
Мәңге яшьлек илендә.

Шуңа күрә без телибез:
Ирең белән гел бергә
Язсын Сиңа исәнлектә
Йөз яшеңне күрергә.

Безгә бераз оят хәтта,
Сиңа Син дип дәшәргә.
Япь-яшь килеш йөри торгач,
Җиттең, пенсә яшенә.

Пенсионер дип әйтергә дә
Әллә ничек, уңайсыз.
Картаюны белми торган
Мадмуазель бугай Сез!

55 яшь-сабый чак ул.
Килешмәс сон, кем генә?!
Картлыгыңнын, яшьлегенә
Килеп җиткән көн генә.

Синең, гөмер алда әле,
Яшә дөнья куптарып.
Исәнлектә картылыгыңның,
Картлыгына җит барып!

*****

Узгәрде лә заманалар-
Пенсә яше яшәрде.
Элек картлар җиткән чорга
Озатабыз яшьләрне.

Менә бүген пенә даулый
Унсигез яшьлек ханым.
Мин утыз ел эшләдем, дип
СӨйләгән була тагын.

Сиңа бүген 55 дип,
Чын дусларың сөйләмәс.
Чын дус булса, беркайчан да
Пенсә яшен теләмәс.

Картаюны белми шулай
Яшә hаман яшь булып.
Без телибез Сиңа бәхет;
Күр игелек, яхшылык!
*****

Прочитано 51600 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.