Ахмет Гадел

Имәндәй нык кешеләр бар дөньяда:
Аудара алмас аларны туфан да!
Кешеләр бар-гүя чуен баганалар,
Хич ваз кичми максатыннан,
нык торалар!
…Суер сыман кешеләр дә бар:
Казый,
Урлый,
Ташый…-
Мәңге яшәр сыман кылана…
Ләкин гомер тегермәне аларны да
Уа,
Кыра,
Җимерә,
Ашый!

*****

Белми татар

Гомере буе кәмән чалган татар,
Уен исемен саклап калмаган:
“Эскерипкә” диеп иза чигә,
Әй, хәтерсез мескен, алданган!
Дөнья буйлап йөргән,
Тараткан ул,
Йөрәк кылын телеп өләшкән…
Җан моңнарын, рух җегәрен биргәч,
Чит-ятларда күреп, көнләшкән…
Белми шул ул татар бөеклеген,
Еллар буе аңын кысканнар.
Дәүләтләре җилгә очкан сыман,
Сүзләре дә киткән-очканнар

*****

Җавап

Кададыгыз йөрәккә,
Чәнчедегез бәгырьгә.
Түзә алмас дидегезме,
Ошбу татар җәбергә?!

Кылычын да күргән-без,
Сөнгесен дә күргән-без,
Гасырларда исән калып,
Явызларны күмгән без!

Нахакка да үзәрбез,
Яманга да түзәрбез,
Дуслар хыянәт итсә,
Без араны өзәрбез.

*****

Безнең байрак
(марш)

Байракны ал кулга, ул сине чыгарыр ал таңга.
Илебездәй яшел; ак өмет — манчылган ал каңга!
Бел, байрак — миллзтнең гасырлар саклаган өмете!
Байракны туры тот, югары — тәшермә,
Бул кыю, тәвәккәл, и татар егете!

Җан корбан булса да иреклек — азатлык юлында.
Каhарман бабайлар васыяте: "Ил булсын кулыңда!"
Бел, байрак — милләтнең гасырлар саклаган өмете!
Байракны туры тот, югары — тәшермә,
Бул кыю, тәвәккәл, и татар егете!

Җирдә дә, күктә дә җиңелмәс бөркетләр — татарлар!
Шанлы ир — Алыплар, Мусалар, Әмәтхан батырлар!
Бел, байрак — милләфтнең гасырлар саклаган өмете!
Байракны туры тот, югары — тәшермә,
Бул кыю, тәвәккәл, и татар егете!
*****

Туган илем —
Балачагым иле
юкка чыкты —
ул эк инде…

Сабый чакта әнием биргән
назлы исемемне
тартып алды еллар…
Мин элекке түгелмен…

Киселде дә очты чоңгылларга
Сабый чакка кайтыр ак юллар!..

Күз алдымда торып калды томаннар.
Томаннар артында шәйләнә таулар,
диңгез,
урманнар…
*****

Сабый чакка
Көтмәгәндә кайттым,
Төшемдә…

Алма бакчасында
Оя корган күгәрченнәр…

Без кыргый санаган
Ирекле кошлар
Гөр-гөр килеп,
Рәхәтләнеп сөешәләр…

Канат кага,
назланыша,
көйләшәләр…
Мин елмаеп карыйм да аларга
киләчәгемне уйлыйм…

Уянып китсәм,
Йөрәгемне сагыш баскан.

Тик җан гына кайта ала үткәннәргә,
Гыйбрәт алыр, сагышланыр өчен…

Прочитано 3708 раз. Спасибо и Вам!



Комментарии 1

  • * * *
    Төссез карашымны күккә төбим…
    Җанда уйный хисләр ташкыны…
    Шул ташкыннар ярсып арга чыкты-
    Күзләремнән ачы яшь койды. Богауланды кул һәм аякларым,
    Йөрәк калды тимер читлектә…
    Мин үземә үзем хуҗа түгел…
    Бәхет тә юк миңа, ирек тә.
    Күңелемдә булган ачы сагыш,
    Нәфрәт,кайгы,шатлык-барысы
    Бер мизгелдә эреп юкка чыкты!
    Мин бөтенләй үлдем ахрысы….
    Юк!Үлмәдем!..
    Бары җаным арыган
    ялган,гөнаһ,сансыз эшләрдән.
    Чукрак колак туйган бертуктаусыз
    Яңгыраган алдау сүзләрдән.
    Йөрәк тузып,соңгы чиккә җиткән…
    Тик бер адым һэм ул тәмугта!
    Хәлсезләнгән саен тырнак батырып,
    Яшәр өчен җиргә ябыша…
    Һәркөн көрәш, һәркөн сугыш хәзер.
    Тик бирешми йөрәк,тартыша. Сүнеп барган өмет учагын да,
    Җилдән саклап янә кабыза.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.