Язын туганнарга

Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш
җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан
көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!

Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне
якгырткан, җанны җылыткан,
йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт.
Күңелеңдә көн дә кояш, көн дә яз булсын.
Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт,
җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын.
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер
юлларың гөлләргә күмелсен.

*****

Күктән кояш аллы-гөлле
Нурларын сибеп көлә.
Сезнең туган көн икәнен,
Әйтерсең, ул да белә!

Зәп-зәңгәр бүген күкләр дә,
Гүя махсус киенгән.
Сезнең туган көн бүген дип,
Бар табигать сөенгән.

Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез –
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз – табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән – имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,
Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100 гә кадәр җитегез!

*****

Прочитано 15420 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.