Язгы шигырьлэр хэм котлаулар

Үзегезне ихлас күңелдән ямьле яз белән котлыйбыз!

Яз-безнең тыйнак тормышыбызга
яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен,
күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен.
Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлелегеннән ташламасын,
теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен,
өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле,
бәйрәмегез мөбәрәк булсын.

*****

Март кояшы астында

Нурия Измайлова

Әй, җылыта кояш кышны,
Әй, балкыйлар офыклар!
«Уф авыр!.. Тыным бетә…» дип
Изрәп ята күпрек кар.
Авыр булса да, түз инде!
Җиңеллек килер тиздән:
Арчылырсың, ачылырсың,
Бәхет түгелер синнән —
Кояш белән икегездән
Туар тәти малайлар.
Елтыр-елтыр йөгереп китәр
Гөрләвек булып алар!
Котлап кояш малайларын,
Шук тамчылар биерләр,
Бәби туена бүләккә
Яшелләнер бөреләр,
Бәбиләргә җыр җырларга
Матур кошлар килерләр,
Елтыр күзле улларыгыз
Чылтырашып йорерләр,
Терелтеп Җир-әбиләрен
Яңа тормыш бирерләр!

*****

Күптәнгечә… яз

Сергә төренеп, нурга коенып,
Сихри көннәр килделәр.
КӨйгӘ салсаң, җыр булырлык
Шигъри көннәр килделәр.
Аералмыйм бу көннәрдә
Вакыт белән вакытны:
Үткән белән бүгенгене,
Яшьлек белән картлыкны.
Күптәнгечә очып йөрим —
Элеккеге төш керә.
Дөньялардан күптәнгечә
Нечкә-татлы ис килә!
Үткәннәрдән көмеш тама —
Тамчы-тамчы хис килә…
И нәфис хис! Атыйм сине
Бары «шигъри» дип кенә.
Аңлаталмыйм — сүзләр җитмәс,
Җырламыйм — көй табылмас.
Синең көең — күптәнгечә —
Тагы яшьлек, тагы яз!
Күптән йоклаган бөрене
Уята ул күңелдә.
…Үткән гомер кала икән
Әверелеп шигырьгә.
Яз саен бер — шул шигырьләр —
Тамчы-тамчы түгелә…

Прочитано 34394 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.