Хасан Туфан


Сиңа

Тагын бер яз саубуллашып китте,
Ядкарь итеп чәчәкләр биреп…
Син дә киттең,
Төсеңне тик миңа
Гомерлек бер истәлек итеп.
— Ут эчендә йөргән чакларында
Җуйгандыр ул мине, — дисеңме?
Юк,
Җаным белән ышыклап алып чыктым
Һәлакәтләр аша мин сине.
Ничә тапкыр гизеп үттем инде
Җир шарының орбитасын мин;
Тик беркайда очратмадым сине,
Табалмадым, табылмадың син.
Очрашып бер тагын вокзалларда,
Саубуллашып үтәсе иде;
Йөрәгемдә синең иреннәрнең
Җылысын алып китәсе иде!..
Әйт булмаса,
Озак истәлеккә
Бер җылы сүз әйт син булмаса.
Бу чиге юк озын мәңгелектә
Бер генә кат яшибез ласа.
*****
Ак каен
Яфраклары яшел ак каенга
Юл буеннан аклар килделәр,
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавына асып киттеләр.
Асучылар киткәч, сорый каен:
— Авыртмыймы муеның, Хәйбулла?
— Авыртуга түзәр идем, каен,
Тын алуы бигрәк авыр ла.
Билбау кыса, каен, сулышкайны,
Бушатсана шушы билбауны!
— Бушатыр да идем билбавыңны,
Мин каенда андый кул бармы?
— Бөгелсәнә, каен, иелсәнә,
Аякларым җиргә тимәсме?
— Бөгелер идем, буем каты минем,
Үтәр хәл юк синең киңәшне.
— Сәлам тапшыр, каен, — диде егет,
Тынып калды шунда аннары…
Бер эндәште каен, өч эндәште,
Бүтән бер сүз ишетә алмады.
Яфраклары коела ак каенның,
Яфраклары коела яшь кебек.
Әле булса тирбәләдер төсле
Шул каенга аскан яшь егет.
Әйтсәгез лә шушы ак каенга:
— Елама син, каен, аппагым,
Киң кырларда үзе генә түгел,
Эзе дә юк инде ятларның.
*****
Ромашкалар
Ромашкалар тирбәлә җилдә
Бер күренеп, тагын күмелеп,
Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр
Кырда качыш уйнаган кебек.
Ромашкалар үскән далада
Искә төште бергә чакларым;
Көтә микән, сагына микән, дип,
Канатларын йолкам аларның.
Юк, ромашка,
Минем йөрәкнең
Януларын баса алмыйсың,
Көтә әле, сагына һаман, дип,
Алдыйсың ич мине, алдыйсың!
Юк, ышанмыйм ромашкаларга,
Алдаша ич алар, алдаша:
Аның кабере өстендә инде
Резедалар үсә ләбаса…
 *****Сәлам әйтегез

Көннәр һаман җилли дә давыллый,
Урман шаулый, Идел моңлана…
Бәхилләшкән сыман баш иям мин
Дулкынланган яшьлек дөньяма.

Үзем монда — сездә, ял йортында, —
Күңел ләкин читтән, ерактан —
Кайларгадыр илткән юл чатыннан
Күз сала күк безнең бу чакка.

Хәлне сорап, җанны сыйпап китә
Уйга калган иске танышлар, —
Сүзләрендә — серле саубуллашу,
Күзләрендә — яшерен сагышлар.

Нидер тоя күңел, нидер юрый,
Юраганы, бәлки, юш булыр:
Хушлашырбыз… Бәлки, бик озакка
Мин утырган урын буш булыр.

Кайчан булса исегезгә төшеп
Безнең шушы көзге җәебез,
Сездә берәр сагыну хисе туса,
Миннән аңа сәлам әйтегез.

Көннәр җиле, төннәр өермәле,
Урман шаулый, Идел шомлана…
Ерактагы юллар ташына басып,
Кул изим күк иркен дөньяма.

***** 

Илдә ниләр бар икән?

Тышта ниләр бар икән:
Юллар зәңгәр кар микән?
Боз тәрәзә алсулана,
Пожар микән, таң микән?
Тышта ниләр бар икән?

Бездә дә таң тугандыр,
Инде ул да торгандыр,
Бергә чаклар исенә төшеп,
Күңелләре тулгандыр…
Бездә дә таң тугандыр.

Уйлыйдыр ул: «Сау микән,
Эче тулы зар микән?
Хәсрәтләрен таратырга
Тәмәкесе бар микән?
Исән микән, сау микән?»

Аклы киемен кигәндер,
Бәлки, кайтыр дигәндер,
Зәңгәр карны ера-ера
Вокзалларга килгәндер…
Бәлки, табылыр дигәндер..

Илдә ниләр бар икән:
Юллар зәңгәр кар микән?
Һавадагы алсу шәүлә
Пожар микән, таң микән?
Илдә ниләр бар икән?

*****

Идел җиле.
Дулкын тавышлары
Шаулый һаман минем күңелдә.
Дулкын эчендәге көймә кебек
Чайкала җа« әле бүген дә.
йөрәгемдә —

Дулкыннарда үткән
Ял көпенең тирән тойгысы.
Беренчесе болар яңа хиснең,
Ә кем белә,
Бәлки соңгысы?..

Карыйм да мин
Дулкын эчләрендә
Күкрәгемә таккан билгеңне,
Өзелеп сагынам
Кире кайтмас өчен
Дулкыннарда аккан көнемне.

Иртәгә үк инде: «Сау бул, билге!.
Ияңә син кайтып китәрсең.
Тик онытма:
Аның үзе белән
Килүеңне һаман көтәрмен.

Төтеннәргә әрәм сагынуымны,
Күк төтендә
Кемдер күренде…
Күргәнемнең…

зәңгәр күлмәгенә…
Төнбоеклар үскән күк иде.

1926

Уралдан

Хуш, Урал, хуш!
Әгәр еллар мине
Кайтармаса сиңа тагын да,
Бу балаңның төсе булып, сиңа
Үзең биргән җырлар калырлар…
Вагон тәрәзеннән сузыла-сузыла,
Бер карадым тагын каерылып.
Хуш, Урал, хуш…
Белмим, никтер, авыр аерылу.

Җил килде дә ашыгып, кысып үпте,
Аерылганда үпкән кыз кебек.
Онытмаска булды: кепкамны ул
Алып калды минем төс итеп…

*****

Диңгезләрдә калган -юлчы сыман
Сагыну давылында чайкалам
Ьу сагыну мине батырыр бугай
Хатың аша кул сузалмасаң…

Син үзең дә
Минем кебек булма, :
Синең хатлар тарсынмасыннар —
Килсеннәр дә,

Йөрәгемә кереп
Тормышымны матурласыннар!

*****

ХӘТЕРЛИМЕН…

Хәтерлимен әле ул чакларны,
Астан килдек
Без бу тормышка:
Чабаталы иде безнең базис,
Түбәтәйле иде өскорма.

Чабаталар нинди ерак калды!
Түргә уздык
Бөек дан белән,
Сугышлардан кайткан байрак кебек,
Җил-давылны күргән җан белән…

[1934]

*****

ЯҢА ТОРМЫШ ТУРЫНДА

Туганга бит туры… ярамый ди.
Тумаганга ярый микәнни?
Заманымның төрле гадәте бар,
Әйтсәм, уйлыйм гафу итәр дип.

«Ата», «ана» дидек гомер -буе.;
Әйтә алам менә хатасыз:
Сәбәп нидер, әллә ничек шунда —
Безнең заман ана-атасыз.
Анкет буенча да,
Тәнкыйть буенча да,
Бөтен кеше — ата баласы
(Сүгенергә туры килсә генә,
Искә алабыз ата-ананы).

Иш булачак кызны табуы да,
«Әп» итү дә хәзер җип-җиңел.
Ләкин «иптәш» белән «кәләш» сүзен
Берләштерә белү бик читен.

Без, яңача тормыш корабыз, дип
«Загс»лыйбыз кызый иптәшне;
Туй ясыйбыз шаулап, яңача һәм… ‘
…һәм .хайванча гомер итәбез.

*****

Алтын куллы халыж булсаң да, син
Бәхет йөзе күрә алмадың.
Эткә ыргытылган сөяк кебек,
Аяк асларында аунадың.

Кеше булып туган булсаң да, син
Кеше төсле яши алмадың.
Тирмәләрдә, мәчет идәнендә,
Баяр җирләрендә аунадың.

Парахудта — багаж арасында,
Тимер юлда — сәке астында,
Төрмәсендә бары түр башында
Урын бирде сиңа бу дөнья.

…Сан ягыннан байтак ‘булсак та без
Сансыз халык идек Рәсәйдә.

1937

*****

Столовойнын, кызлары
Бар да шундый «ягымлы»:
Тиргәп, сүгеп, кычкырышып
Әзерлиләр табынны.

Шундый уңган кызлар алар,
Шул кадәр булдыклылар:
Чәй сорасаң, тоз -бирәләр
Столовойныкылар.

Столовой кызларының
Чисталыгы чаграк.
Кулларыннан да бигрәк
Телләре пычраграк.

*****

ТУГАН ҖИРГӘ

Яшь тә түгелде сиңа, тир дә,
Каныбыз да акты:
Әйбәт сугардык сине без
Шул чаклы…

1947

*****

Ялчы да без булдык, рудачы да,
Ятсынмады безне бер михнәт:
Дөньядагы хезмәт балалары —
Аның өчен бары да бер милләт.

Эсселәр дә безне сукмадылар.
Суыклар да тимәде безгә.
Холера да шылды. Хандрасы да.
«Идеализм» дигәнегез дә.

Бизгәкләр дә безне җиңмәделәр,
Үләтләр дә безгә йокмады.
Михнәт безне андый «юк-барлар»га
Бирешмәслек итеп тукмады.—

Рәхмәт бездән үткән заманага:
Ятсынмады… безнең җилкәне,
Сыртыбызда өйрәтте ул безгә
Корыч ничек чыныга икәнне.

Кем уйлаган аны ул чорларда
Шундый кырыс гомер юлының
Мигреньгә дә, милләтчелеккә дә
Төтәшмәслек башлар тудыруын!..

1947

*****

Беркаян килмәдем ич, —
Беркая бармыйм дамы?
Мәңгелек чүлендә мин
Юл таба алмыйм ламы?

Максатеыз-ошсез генә
Корам да сүтәм мени?
Каядыр баруны тик
Кешедән көтәм мени?!

Син безгә биргән бу җан
Уянмас, тормас мыни?
Атомны сүтә ич аң?!
Аны бер кормас мыни?!

Бу ни бу?
Матдә, сине
Идарә итүме бу? —
Үсүе бары аның
һәм дәвам итүе бу…

1947

*****

Хатлар аласы килә.
Әйтерсең лә, хат эчендә
Казан һавасы килә…

1953

*****

Әгәр үгет кирәк икән
Үзенә әле бәндәнең,
Сиңа ничек юл салсын ул
Читен чакта хәлләрең?

Үзенә үгет кирәк чакта
Әдип дигән .абыйга,
Нәрсә генә өйрәтсен ул
Халык дигән даһига?

1948

*****

«Ни» түгел, син
«Кем»дер, табигать.
Бардыр синең берәр ниятең?
Белмәмешкә салышып кына,
Син нәрсәдер иҗат итәсең.

Никадәрле төсләр чәчкәндә,
Никадәрле төрләр, шәкелләр —
Бу иҗатың каршында синең
Без адәмнәр — бары шәкертләр.

Масая акыл, җаный,
—Мин,—ди ул,— бөек әсәр!.
Авторы, димәк, даһи,
Бу дөрес булса әгәр…

*****

Яралар авыр минем.
Иңемдә — канлы кием.
Кайда син? Өйдәме син?
Әй, кил, әй ялгыз ярым,—
Ахыргы минут минем…

[1948]

*****

Гөлләр инде яфрак яралар

Гөлләр инде яфрак яралар
Хәбәр итеп язлар җитәсен.
Язлар җиткәч сугыш бетәсен
Көтеп утыра сабый балалар:
Гөлләр инде яфрак яралар!

Хәбәр итеп язлар җитәсен
Кояш керә кайбер көннәрдә
Утыны беткән ятим өйләргә.
Керә дә котлый алар иртәсен
Хәбәр итеп язлар җитәсен.

Язлар җиткәч сугыш бетәсен
Салют кыла «сугыш алласы».
Чү, елама солдат баласы:
Туплар әйтә әнә, ишетәмсең,
Язлар җиткәч сугыш бетәсен.

Көтеп тора сабый балалар
Аҗдаһаның башын өзгәнне.
Ә ул инде, җиңелеп, тезләнде,
Дар элмәге лаек та аңар,
Карап тора сабый балалар…

Гөлләр инде яфрак яралар,
Язы җитте, язы дөньяның!
Ас җәлладны, солдат туганым,
Беләләр бит барыбер балалар…
Гөлләр инде яфрак яралар!

*****

Кайсыгызның кулы җылы?

Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.

Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр…
Юллар… озын иделәр…

Кайттым.
—   Бусы алкалары,
Бусы — кабере… — диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул… дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте…
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне…

*****

Күлмәгең талда

Үләрмен… тик (үкенмим!)
бер теләк бар:
…Бу күлмәк каплаган изге йөрәк бар.
Аңардан акты күлмәккә бу каннар.
Алырсыз сез аны миннән мин үлгәч,
Эләрсез бер биек талга — күренсен…
М. Җәлил («Үлем алдыннан»)

Көнне — илгә, ә шигырьгә бары
Төнне генә биргән елларда,
Уртак иде безнең һәрбер учак
Тукайлардан калган кырларда.

Менә тагын синең яныңда мин,
Мәйдандагы Муса янында.
И, ничек син үскән, үзгәргәнсең
Утлар аша үткән чагында!

Ә шулай да — таныйм,
Бу — син, Җәлил.
Нәкъ үзең күк синең сурәтең
Тик күлмәгең… үзең әйткәнчә үк…
Кан эчендә калган, күрәсең.

Күлмәгеңне, — чылбыр өзгән җирдә,
Кан эчендә калган күлмәкне, —
Илләр аны дөнья күләменә,
Биегенә талның күтәрде!

Карый да Ил
Һәйкәлеңә, Җәлил,
Үзен күрә синең төсеңдә.
Ул да шулай — кулын бәйләтмичә
Гомер итә бу җир йөзендә.

*****

Мөгезендә чылбыр өзеге

Язган булып утырам төннәрдә:
Өметләрне эшкә ашырган
Кыю еллар, эпослар сыман,
Йөрәгеңә килеп кергәндә
Мөмкин түгел язмый түзәргә.

Язып утырам. Төн. Кыш. Өермә.
Шактый кыю кеше шикелле,
Кемдер шакый тышкы ишекне.
— Мин өйдә юк: күңел бүген дә
Ерактагы туган җиремдә!

Бер тонналы үгез «Прометей»
Өйчегемнең ишеген каера,
Тагын менә эштән аера:
Уяу икән син дә дигәндәй,
Хәл белергә килгән «Прометей».

Сагынган ул, абзарын ваткан,
Мөгезендә чылбыр өзеге.
Кеше түгел, хайван ул үзе.
Юлда көрткә-буранга баткан,
Ә мин торган өйчекне тапкан!

Тәрәзәне ватты. Тыгылды,
Күзгә карый, җиңемне ялый.
Әйтә кебек:
— Куй, Туфан абый,
Буран күмгән… син көткән юлны.
Печән кирәк! Киттек, ки тунны!
Төн. Караңгы. Буран. Өермә.
Кит, «Прометей», китче, кит әле:
Язасы бик килә бит әле! —
Мин өйдә юк: күңел бүген дә
Туган җирдә, Тукай илендә.

*****

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Прочитано 3812 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.