Хади Такташ

 


Ертык бүрек

(Үзгәртеп)

Дөнья матур,
Шуның өчен дә шул
Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан.
Ә җил, сыбызгыны,
Ни өчендер
Ияргән дә килә артымнан.
Тфү!
Көзге җилләр тиде теңкәгә.
Яз янгыны җиргә кабынганчы,
Җил иркендә калды урамнар,
Ә җил — морҗа сандугачы,
Эче пошкан саен,
Алып килер салкын бураннар...
Кышны ямьсез диләр,
Ялганлыйлар,
Матур була шәпләп киенгәч;
Ә мин бу ел кышын үләрмен үк,
Сезнең өчен
Бик күңелсез калыр мин үлгәч...
Беренче кар, белмим, кайчан явар,
Тик
Үләрмен мин ул көнне.
Бүген әле, тиздән кыш килә, дип,
Ямап куйдым ертык бүркемне...
Беләм,
Ертык бүрек кыштан саклый алмас,
Үләрмен мин, бу ел кыш килгәч;
Дөнья матур,
Ләкин...
Сезнен өчен
Ни кызыгы калыр мин үлгәч?

Кыр казлары

Кыр казлары бүген җылы яктан
Һава ярып, тезлеп үттеләр.
Алар миңа карап киттеләр...
— Кыр казлары, безнең урмандагы
Җылы күлгә барып төшегез,
Җәйгә анда мине көтегез...
Кайтсам, тирән күлнең ярларына,
Камышлыкка капкын куярмын,
Эләксәгез, тотып суярмын!..
Кыр казлары, зинһар, мактанмагыз,
Ерак түгел безнең арабыз,
Сез очсагыз, без дә калышмабыз,
Әле
Сезне узып оча алабыз.
Еллар үтәр — менә күрерсез:
Фәнне эшкә җигә белербез,
Күктә гүләйт итеп йөрербез!..

Сагыну

(«Зәңгәр күзләр» шигыреннән бер ләүхә)

Мин сагынам өзелеп яшь чагымны...
Тик ул чаклар минем хәтердә
Бик томанлы, бик томанлы булып калган.
Менә хәзер дә
Бик еракта, гүя бик еракта
Серле җәннәт булып күренә:
Серле җәннәт... Зәңгәр утлар янган.
Бишек элгән җәннәт түренә,
Мин тирбәләм шунда:
— «Тирбәт, әнкәй, минем бишегемне!
Очындыр бер тагын һавага!.. »
Шундый рәхәт миңа, шундый рәхәт,
Уйный-уйный иркен һавада,
Мин тирбәләм.
— «Тирбәт, апай, минем бишегемне!
Уйнат мине, назла, иркәлә;
Йокла, диген, шаян уйнар өчен
Уйганырсың тагын иртәгә!»
Бирегез миңа, бирегез зәңгәр күзле яшь чагымны.

Ах, ул чаклар шундый ерак калып,
Күм-күк томаннарга төренгән,
Төштә күргән пәри сараедай
Күрнеп тора күм-күк сөремнән.
Менә мин бер зәңгәр күзле япь-яшь бала,
Тәпи йөреп чыгам урамга,
Кулымдагы нечкә чыбык белән
Казлар куган булам урамда.
Бәбкәләрен саклап, ак ана каз
Миңа таба килә, җилкенә;
Күп тә үтми, аунап җир өстенә,
Калам усал казның иркенә...
Бирегез миңа, бирегез зәңгәр күзле яшь чагымны!
Ах! Сез бирмисез?!
Сез явызлар!.. Сез... Сез... Сез явызлар!
Минем хәсрәтемне күрмисез!..

 

Прочитано 1623 раз. Спасибо и Вам!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.