Записи с меткой «Татарча шигырьлэр»

Балалар

Оныгыма

Һәр елмаю, хәрәкәтең
Башларны әйләндерә.
Хәтта чыккан күз яшьләрең
Мәрҗәнле сәйлән генә.

Бер тамчы гына булса да
Синдә бераз минем бар.
Әйдә, үс әле, тизрәк үс,
Без уйнарбыз уеннар.

Җир шарының тавышында
Синең дә бар өлешең.
Әткәң, әнкәң, туганнарың
Сөеп туймый җимешен.

Дөньям, кабул ит Кешеңне,
Аңа бәхет, тәүфыйкъ бир.
Үскәч ул булыр минемдәй
Көчле рухлы затлы ир!

Венер Фәттах

*****

Котлы булсын туган көннәрегез
Көлеп торсын hәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юлларыгыз,
Сез бит безнең газиз гөлләребез.

Лилия Гиматдинова

Лилия Гиматдинова

Сау бул үтеп киткән елым.
Сау бул үткән көннәрем.
Шул көннәрдә эз калдырып,
Йөргән минем юлларым.

Үтте бер ел, үтте гомер.
Дөньялар да үзгәрде,
Кемдер туды, кемдер үсте,
Кемдер азрак картайды.

Күпме бер ел, азмы бер ел,
Йомгак кебек сүтелде,
Тәгәрәде көннәр, төннәр.
Мизгел булып тоелды.

Үтте айлар, үтте көннәр,
Үзгәрешләр күп булды.
Күп кенә эшләр эшләнде.
Эшләнмәгәне калды.

Күп кенә уйлар уйланды,
Хыял утында яндык.
Үткән елга шөкер итеп,
Яңа елга, куандык.

Тагы бер ел өстәлде
Безнең гомер юлында.
Сүнмәде өмет утлары,
Йөрэгебез түрендә.

*****

Читать далее

Венер Фаттахов

Венер Фаттахов

ЧАРА БАР

Ялгызлык ул төпсез упкын кебек,
Хәтта син җанымда булсаң да,
Хатлар аша, яки телефоннан
Хәлләремне белеп торсаң да.

Ялгызлык — хыялдан чынбарлыкка
Өзелер-өзелмәс җеп кенә,
Аны тарткалаулар бик хәвефле,
Басарга ярамый өстенә.

Ялгызлыу ул битләрне чапкалый,
Яшьләр белән юллар сызгылый,
Бер пешерә, бер туңдырып ала,
Җанның кылын хәтәр сузгалый.

Ялгызлык ул бетә торган нәрсә,
Юкка чыгар булган аралар.
Ярый, ялгызлыктан дәва булган.
Очрашулар дигән чара бар.

15.11.2013 ел Карламан

*****
Читать далее

Лилия Салахутдинова

ypmd1QaeJb8Үкенечсез булсын гомерләр

Чит булмаган таныш кешеләр бар.
Ерак булып якын кебекләр.
Бер күрергә теләп күрешмәгән,
Үкенечкә калган мизгелләр.

«Әгәр бераз алдан белгән булсам…!» —
Бу сүзләрне күпләр әйткәннәр…
Акыллылар вакыт таба алган,
Кыюсызлыкларын җиңгәннәр.

Җөмлә җитә, сүзләр мөһим кайчак.
Секунт җитә, аңлыйк кешеләр!
Соңга калмыйк! Әйтик, күрик әле.
Яшендәй тиз уза гомерләр.

*****

Читать далее

Габдулла Тукай

a2ec74156ccb74d31d55c59c4074ad2d_XL

Җәй көнендә

Каты эссе. һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,
Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр,
Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр.

Агачлар астына сыгъна балалар барчасы бергә,
Алай да булмаса, барсы төшәләр сикрешеп күлгә.

Алар ап-ак балыклар күк йөзәләр иртәдән кичкә
Кадәр шунда, туңып бетмичә ярга чыкмыйлар һич тә.

Менә шунда кисәктән йөзгә бернәрсә тиеп китте;
Сабамы, нәрсәдер, салкынчарак бер җил сөеп китте.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,
Ерактан, әллә кайдан, иштелә күк күкрәгән аваз!

Сыгъна — сыгына, сыена.
Саба — таң җиле.

Читать далее