Записи с меткой «Татарча котлаулар»

Котлыйбыз!

Мин телим сезгә…

Мин телимен сезгә: бар хыяллар
Соңламый тормышка ашсыннар.
Мәхәббәттән тулган хисләрегез
Гөрләвектәй кайнап ташсыннар.

Мин телимен сезгә: бар уңышлар
Вакытында килеп торсыннар.
Дус, туганнар, дошман дигәннәр дә
Изгелекләр генә кылсыннар.

Мин телимен сезгә: сөйгәнегез
Яныгыздан бер дә китмәсен.
Еллар белән сөю арта барсын,
Хисләрегез берүк кипмәсен.

Мин телимен шатлык, ак бәхетләр,
Җаныгызга телим тынычлык.
Дөнья көткән чакта саулык белән
Юлдаш булсын сезгә тырышлык.

Венер Фәттах

*****

 

Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле.

Читать далее

Туган кон белэн!

Җырлы булсын туган көнең

Җырлый белгәннәр бәхетле,
Бай күңелле моңлылар.
Моң яраткан бай күңелдә
Күпме җырлар тудылар!

Җырлы булсын туган көнең,
Моңлы булсын тормышың,
Җырга күмәр өчен ахры
Бу дөньяга тумышың.

Җырла әле, моңнарыңны
Тарат бөтен дөньяга.
Син булганга тормыш үзе
Моң төсенә буяла.

Җырлы-моңлы туган көннәр
Үтсен дус, туган белән.
Бар авыл белән котлыйбыз,
Җырлыйбыз урам белән.

Венер Фәттах

*****

Читать далее

Улыма

Улым!

Сине гаҗәп тормыш көтә,
Алларыңда юлның озыны.
Сандугачлар бары юлдаш булсын,
Очрамасын иде козгыны.

Беркайчан да каушап кала күрмә,
Юлдаш булсын сиңа сизгерлек.
Хыялларың чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сине өлгерлек.

Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күңелеңдә нурлар уйнасын.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын.
Авырлыклар hич тә тойма син.

*****

Читать далее