Ркаил Зайдулла


Ркаил Зайдулла

Түркләр
Да, скифы мы. А. Блок.

Түркләр без!—
Кысан бу дөньяга
Тудырган да безне Ашина,
Җилдергәнбез җитез тулпарларда
Җилләр, зилзиләләр каршына.

Түркләр без!—
Күзебез дә хәтта
Ук төзәргә диеп уелган.
Офыкларда югалабыз, чыгып
Тормыш дигән затсыз уеннан.

Түркләр без!—
Дөм караңгы төндә
Дала бүресенең юлдашы.
Таш диварлар кыса хәзер җанны,
Ерагая Күлтәгин ташы.

Түркләр без!—
Хәтер корбаннары:
Күзне йомып тып-тын тор гына,
Йөз меңнәрчә кылыч күтәрелә,
һәм төмәннәр яуга ыргыла.

Түркләр без!—
Аларның да әле
Иң чыдамы икән ләбаса!—
Татар атын авыр аркан белән
Өстерибез гасырлар аша.
Туркләр без!—
Кеше арбасында…
Кулдан төште күптән дилбегә.
Сиздермичә әрнеп күз ташлыйбыз
Дөнья дигән атның биленә.

Түркләр без!—
Урман җәяүлесе
Адымнарын тыеп атласын!—
Арган җайдак камчы сабы белән
Кага яңа гасыр капкасын.
*****

Күргәзмә

Хәрәкәттә туктап калган сылу:
Мизгел булып үтәр гасырлар,
Мөлдерәтеп күзен тукымада,
Рәссамыннан бер көн җан сорар.

Тими микән сөт тәненә аның
Ул төннәрнең шыксыз салкыны?
һәрбер тыннан, һәрбер ишарәдән
Күләгәләр куя кымшанып.

Татар кызын—шул мәңгелек ярны—
Яратып ул судан, утлардан,
Кайсы яудан йолып алган икән,
Кайсы золымнардан коткарган?

Бүтән телдә сокланалар аңа,
Үзгә күзләр бирә бәясен.
Татар кызы кан тамырын түгел,
Телебезне хәзер бәйләсен.

Туктап калган әнә хәрәкәттә.
Мизгел булып үтәр гасырлар,
Мөлдерәтеп күзен рәссамына,
Кайсы телдә сылу җан сорар?

Чәчеп ташлар безне Ахырзаман,
Йә җил белән килеп, йә силдә…
Урманченың җаны иңәр кызга,
Дәвам кирәк булгач нәселгә.
*****

Киләчәккә хат

Сәлам, Такташ!
Бүген офыкларда
эзләгәндә синең чалымны,
агарды да шәфәкъ,
тагын миннән
сәмави нур читкә агылды.

Күк иңләргә яратылган җаның
моңсуланып аска күз атты,—
күмә карлар синең канап-канап
җирдә өстерәлгән канатны.

Илаһи бер моңга төренгәнсең
бу кыршауның теге ягында,—
монда исә сине сыткан чорның
капкалары иңрәп ябыла.

Карлар күмә безнең эзләрне дә,—
башка җырлар монда.
Кошлар да,
гел бүтәнчә канат җилпи-җилпи,
җәяү күченәләр кышларга.

Агарды ул шәфәкъ,
сәмави нур
тагын миннән читкә агылды,
шулай да мин ерак офыкларда
эзлим синең таныш чалымны.

Канатларым җирдә өстерәлә,
шигырьгә дә чыктылар ясин.
Томан эчендәге киләчәктә
үз яныңнан урын калдыр син…
*****

Мәһди өне

Иссен ул җил, чү, димәгез,
көннәр дә булсын явымлы,—
Гөберчәк басуларына
алып китсен сыктавымны.

Анда әле элеккечә
колыннар уйнап җылына…
Үксүләрем яусын иде .
кипшенеп яткан болынга.

Күке һаман гомер саный,
үзәкне өзә лә өне.
Урманнар йотсын үзенә
күңелләрдәге әрнүне.

Кеше китә, җыры кала—
иясен җуйган җырлар да
сагыну булып сибелсен
«төлке уйнаган ор»ларга.

Иссен Ул җил’ ^арылсын
кемнәрнең ниләр кылганы,—
Шул җил белән йөзен каплар
даланың көмеш кылганы.

Алып китсен Үтечне
еракка.
Дала ул—табиб,
Безнең язмышлар сыярлык
бүтәнчә җир кайдан табыйк?

Уйнасын анда, кузгатыр
борынгы учак көлен дә…
Мәһдиләрнең өне булып
сеңәр гасыр төпкеленә.
*****

Өмет

Кулын чәбәкләп йолдыз сикерә,—
тезләнеп эзен эзлим үзәннән.
Өзелгән җаннар сиздерми генә
сүземне көтә…
Мин тик бүзәрәм.

Бүзәрәм—офык читендә болыт,
сискәнеп җилдә, кымшанган төсле.
Серле үткелгә очар алдыннан
безгә бу төштә туктап үтешле.

Чыклы үләнгә чума бер чибәр,
кочагы кемгә диеп ачылган?—
Ябышып калам җиләк чеменә,
пакуслар монда балга манчылган.

Ябышып калам—ызан сизелми:
үкенеч белән өмет арасы.—
Офыкка кадәр пакуслар буйлап
сабый йөгерә…
сабый…
нарасый…
*****

Җәйрәп ята анда арыш кыры,
Тартып тора әллә нинди сер…
Ник керәсе килә арасына?—
Күмеләсе килә, күрәсең…

Сары сихер йотты аны бүген,
Кая илтәр инде юллары?
Сагыш кына калды аунап җирдә,
һәм сак кына тирбәлде арыш.
*****

Дүртъюллыклар

***
Юатса да теге мөһер
«Бар да уза» дип юкса,
Дошманның йөзенә төкер,
Аузың тулы кан булса.
***
Чия чәчәге—таҗында
Өч бал кортын тирбәтте.
Язгы һавага саркылды
Сәер сөю сурәте.
***
Куабыз ла, әй куабыз дөньяны,
Кышкы урманда куган күк куянны.
Кул изи, ашыктыра еллар аша,
һәм әҗәл, кочак җәеп, якынлаша.
***
Таралса да таңда мәҗрух аңым,
Үз-үземә борылып карадым:
Көзге яңгыр кебек пычрандым мин,
Төнге кояш сыман каралдым.
***
Китапларны ташлап, башны тышка суздым
Пәрәвезләр сарган иске чоланнан.
Анда исә чык тамчылары җемелди,
Ә хыяллар күз яшенә чыланган.
***
Кичер, язмыш: юл читенә тукталдым ич!
һичбер кемне бу бәйгедә узмадым.
Максат!— диеп күпме аксак—юллар саба,
Ә мин—тыңлыйм йөрәгемнең сызлавын.
***
Соңгы шигырь төсле саркып көздән
Күк йөзендә сыңар болыт йөзә…
Кулын изи, үзәкләрне өзә…
Ул да әмма эреп бетәр тиздән.
*****

Прочитано 2221 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.