Рафиль Галяутдинов

«Яратмый.. Уйламый.. Сагынмый..

Кирәкмим.. Каламын ялгызым..»

Алып ташла уйларыңны

Ялгышасың матурым!

Сорауларга коры гына

Җавапларны бирәсең.

Ә мин сизәм барысын да..

Яраткач нишләтәсең?!

Аңлыйм: безнең араларны

Аерып тора юллар.

Миңа да шулай ук кыен

Ә мине кем соң аңлар??

Ерак арадан ярату

Бигрәкләр авыр шул..

Очрашуны көтеп калам..

Ә син, җаным, сабыр бул..

*****

Сагынам сине.. Уземә

Урын таба алмыймын..

Очрашырбыз — өмет итәм..

Минутларны саныймын.

Сагынам сине… Телим,

Кысып бер кочакларга.

Беркайчан җибәрмәс идем,

Бирмәс идем ятларга..

Сагынам сине… Күңелем

Хәрвакыт сиңа тарта..

Шулай инде, нишләтәсең?!

Мин бит сине яратам..

*****

Мәхәббәт бер дә уйламаганда

Килеп керә тормышка.

Кемгәдер бәхет елмая,

Кемдер очрый сагышка…

*****

Дуслык дигән боек хисне

Белми шул беркем хәзер..

Хәтта иң якын дустың да

Сине сатырга әзер..

Куңелләре тыныч тормый

Күзе төшсә ярына..

Тартып алыр сөйгэнеңне

Тоз да сибер яраңа..

Димәк инде бу дуслыкның

Булган шул сүзе генә..

Чын дус булса «сатмас» иде

Төкермәс иде йөзеңә…

Шуңа курә яхшыдан яманны

Аера белергә кирәк!

Ясалмалар арасында

Чын дуслар була сирәк…

*****

Көз җитте… Күңел хаман

Җәйдән чыгып бетмәде…

Йөрәкләрдә шау-шулы җәй..

Күңел көзне кертмәде..

Уйларда нидер бутала,

Үз — үземне аңламыйм..

Әллә мин шундый сәерме?!

Җавапларны табалмыйм…

Көз турында язарга дип

Утырган идем уйлап.

Каләм никтер читкә тарта,

Каера сыман уйнап..

Гафу итегез, дусларым,

Язмадым кәз турында…

Чынлап әйтәм, күңел тартмый!

Уйларым башка якта..

Бәлки кемгәдер ошамас,

«Ни язган соң бу?!»- дияр..

Ә кемдер, бәлки, бу шигырьдә

Үз — үзен күреп беләр..

Укыр минем уйларымны,

Кичерешләрне аңлар..

Минем кебек «көз турында»

Үз шигырьләрен язар…

*****

Тәүге язышу төн уртасында,

Хисләрне аңлата тамгалар.

Моңаю, елмаю куренмәсә дә,

Кичерешләрне житкерәләр юллар.

Калчы зинхар, язышуда булса да!

Язылганнар — минем уйларым.

Очрашуны көтәм, куңелем жылысын

Тапшырсын шушы юлларым.

Яратам сине, ләкин ерактан…

Аңлыйм бик авыр икәнен.

Шулай да бирешмик, кирәкмэс төшерү

Безнең хисләрнең җилкәнен!

*****



Төн. Җәй. Авыл. Урам.

Клуб. Ардым. Ә мин барам.

Клубка керү. Дуслар.

100.200. Хәм жырлар.

Хәтер югалту. Биюләр.

Кызлар йөри. Көләләр.

Сәгать оч. Кыз озату.

Сәгать биш. Өйгә кайту.

Йорт. Диван. Мәче таптау.

Мәче оча. Таң. Йоклау.

Әтәч. Тавыш. Адымнар.

Әти. Сугә. Торырга!

Уяну. Баш авырта.

Әти. Колактан тарта.

Эшләр. Эшләр. Бик арам.

Төн. Җәй. Авыл. Урам.

*****

Нәрсә соң ул мәхәббәт?

Кемнәр уйлап чыгарган?

Купме «галим» башын ваткан,

Ләкин жавап тапмаган.

Мәхәббәт бит изге хис ул,

Кадерен бел син аның!

Ике йөрәк бергә типсә,

Бәхетле булсын ярың!

Тик кайберәүлэр хәр чат саен,

«Яратам» диеп әйтә…

Ә соңыннан «аерылышыйк» дип

Йөрәкне ватып китә…

*****

Куршеләрнең эте Тузик,

Минем этем дә Тузик.

Минеке өйгә кайтмый шул

Ничекләр генә түзик.

Менә хәзер җаен таптым,

Муенына чылбыр тактым.

Ашаттым хәм эчерттем,

Нишләр икән дип көттем..

Ләкин Тузик усалланды,

Килгән кеше тан калды.

Кертми өйгә беркемне,

Хәтта минем уземне…

Шигырь шаян кебек тоелса да,

Морале аның шунда:

Әгәр инде сөйгән ярың

Башка ярны яратса,

Көрәшүеңне дәвам итсәң дә,

Начар юллар кулланма!!!

Кеше җаны эт тугел бит-

Бәйгә куеп булмый шул!

Аңлап кара, кыерсытма!

Ихтирамлы гына бул!

*****

Урамда төн. Карангылык

Яулады бөтен жирне.

Тәрәзләрдә утлар балкый,

Якты таплар шикелле.

Тиздән инде берәм– берэәм

Сүнә башларлар алар.

Калыр бары карангылык,

Аннан сон тан да атар.

Кемдер йоклый, кемдер хаман

Нидер көтеп утыра.

Утлар сүнсә дә, өмет сүнми

Тормышның яме шунда.

Өметләрне югалтмагыз,

Хыял очкыны сүнмәсен.

Карангылык биләсә дә,

Көт син танныңҗитәсен!


*****

Сак бул! Доньясы бик кырыс!

Хәрвакыт уйлап эшләргә тырыш!

Бирелмәгән биек очарга хәркемгә,

Ләкин син сак бул! Онытма!- бу төп кагыйдә.

Сак бул! Юлдаш сайласан озакка,

Сөйгән ярын эләкмәсен тозакка!

Көнчеләрнең була начар гадәтләр.

Сак бул! Әгәр чыкса ялган гайбәтләр!

Ләкин тормышта «ялган мәхәббәт» була

Хәм ул мәхәббәт сукыр калдыра.

Син күрмәгәнне дусларың курергә мөмкин

Утсыз төтен булмый бит! Алар хаклыдыр бәлки.

Сак бул! Әгәр тизлек яратсан.

Тормыш кадерлерәк юл чатындагы «таштан»!

Беркем белми алдан киләчәкне,

Сак бул! Төшер бераз тизлекне!

Сак бул! Җитди эшкә керешсәң.

Бик күп акча эшләргә теләсәң.

Ләкин артык мавыгып китмә!

Байлыкка бирелү кайгыга илтә..

Дусларны онытма! Кадерлә!

Чын дуслар кешегә бик сирәк бирелә!

Исеңдә тот монда язылган сүзләрне!

Сак бул! Җиңелерәк булыр яшәве!


*****

Күрәсеңме, әнә теге егетне? 
Өй эшен эшләп утыра. 
Чөнки төнлә акча эшли, 
Акчасыз укып кара?! 

Күрәсеңме, әнә теге кызны? 
Арзан киемнән киенгән. 
Ашарга да акчасы юк, 
Ә син нишләр идең икән?! 

Күрәсеңме, әнә теге егетне? 
Хәрвакыт озын җиңле киемнән. 
Яшерә ул яраларын кешедән, 
Әтисенең кулы каты «тиелгән»… 

Күрәсеңме, әнә теге кызны? 
Аерыла алмый телефон белән. 
Уйларсыз инде, монарда бәйлелек. 
Ә ул көтә хәбәрләр, авыру әнидән… 

Мондый очракларны санасаң, 
Урын җитмәс диварда. 
Сөйләмәсәм дә беләсез инде! 
Бу хәлләр безнең арада… 

Кешене якшылап белмичә, 
Начар дип беркайчан «чәйнәмә». 
Донья булгач була төрле хәлләр, 
Кереп кара аның хәленә…
*****

Ана кочагын бу сабыйга
Язмагандыр тоярга..
Назлы сүзләр, көлзч йөзләр
Бирмәс әни балага..

Ана сузе-боек исем!
Ләкин кемдер аңламый..
Ташлап китз.. Үз янында
Никтер урын табалмый..

Нишләтә алсын соң сабый?
Аннан беркем сорамый..
«Ана» кеше нарасыйны
Нигэ шулай курәалмый?!

Күңел ярсый… Беркем белми
Ялгызларның сагышын..
Әни! Әти! Ник өздегез,
Сабый бала язмышын?! 

*****

Кич… Тынлык…. Ялгызлык…

Җылы җил битне назлый.

Тагын бер көн синсез үтте.

Күңел үткәнне барлый…

Үткәннәрне барласа да,

Ләкин ул аңлый алмый:

«Нигә соң без бергә түгел?

Ник язмыш шулай сыный?»

Ләкин җавап таба алмый,

Тагын китәм йокыга…

Кич… Тынлык… Ялгызлык….

Тик җил генә шаяра…


Прочитано 3586 раз. Спасибо и Вам!



Комментарии 3

Добавить комментарий для Рафиль

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.