Лилия Салахутдинова


ypmd1QaeJb8Үкенечсез булсын гомерләр

Чит булмаган таныш кешеләр бар.
Ерак булып якын кебекләр.
Бер күрергә теләп күрешмәгән,
Үкенечкә калган мизгелләр.

«Әгәр бераз алдан белгән булсам…!» —
Бу сүзләрне күпләр әйткәннәр…
Акыллылар вакыт таба алган,
Кыюсызлыкларын җиңгәннәр.

Җөмлә җитә, сүзләр мөһим кайчак.
Секунт җитә, аңлыйк кешеләр!
Соңга калмыйк! Әйтик, күрик әле.
Яшендәй тиз уза гомерләр.

*****

Рәхмәт

Рәхмәтләрем — янәшәмнән
Атлап барганнар өчен.
Терәк булган кешеләрнең
Беликче кадерләрен.

Рәхмәт, дуслар, чын күңелдән
Бу җылы сүзләр өчен.
Сез янда булганга гына
Арта шул яшәү көчем.

*****

Яшә син бирешмичә!

Кемдер бәя бирә тормышыңа,
Шөгелләнгән синең эшләргә.
Ләкин язмышыңның мизгелен дә
Күрми хәтта төнге төшендә.

Аңламас ул, һичкайчан да синең
Моңа ничек ирешкәнне дә.
Ул бары тик — бәя бирә белә,
Менеп җиткәч үз менбәренә!

Артларына борылып караса да
Керә алмастыр ул хәлеңә.
Чөнки язмыш юлы һәр кешегә
Туганда ук төрле бирелә.

Тормыш юлын ул да узган, әйтмим
Очрагандыр авыр мең киртә.
Ләкин синең язмышыңа нокта
Тырыша ул куярга иртә!

Ә син менә, барсына күз йомып
Омтыласың алга, җиңүгә!
Бар көчеңне бирәсең, тик елмаю
Күрсеннәр дип синең йөзеңдә.

Күңелеңне тырнаса да хисләр,
Тырышасың син белдермәскә.
Чөнки моңа кадәр бит өйрәндең,
Бернигә дә һич бирешмәскә!

Артта көлеп, сөйләп калсалар да
Салышасың ишетмәмешкә.
Чөнки синең максат үпкә түгел
Ә чын дуслык төзеп яшәрдә!

Бәя бирсен сиңа менбәрдәге,
Тәнкыйтьләсен әйдә үзенчә!
Ләкин аңа язмышыңа нокта
Куярга син һич ирек бирмә!

Бар уйларың чәчче киң җиһанга,
Яңа юллар төшер ак биткә.
Үрнәк алып яшәүчеләр булгач,
Юкка килмәгәнсең бу җиргә!

*****

Яшьлек мизгеле

Кызыл розаларга тиңләмәче,
Алар, матур, ләкин энәле.
Ә минем һич авыртулар сиңа
Китерәсем килми бит әле.
«Кызыл роза төсле назлы», — дисең,
Хәтерләтәм имеш мин җәйне.
Салкын төнле көзне — тот та, җәй ит!
Яшьлекнең бит бөрләнгән мәле.
Ачуланма, авыр сүзләр әйтсәм,
Язам бары күңелдәгене.
Алдамаска сүзләр бирә алам,
Кирәк тапсаң әгәр вәгъдәмне.

******

Кеше кирәк бары яраткан

Ничек мөһим: яратудан шашкан,
Кешең булу, сине яраткан.
Бары “син!” дип, бар нәрсәгә әзер,
Сиңа гына диеп җан аткан.
Калдырмыйчан бер тамчы да назын
Бүләк итеп сиңа тапшырган.
Бәхет бит ул, догаларын кылыр
Кешең булып яшәү, бу заман.
Синнән каты сөенердәй булса
Шул бер ярың, алган уңыштан.
Шундый бер җан, кисәк уянганда,
Юатырдай, төнлә йокыдан.
Тын кысылсын очрашуга чабып,
Курку кирәк бераз соңлаудан.
Авырлыкны җилкәсенә алып,
Булсын иде берәү коткарган.
Тик ул кирәк, берәү кирәк безгә,
Йөрәктәге хисне аңлаган.

*****
Күзең төсе, шуңа күрәдер

Зәңгәр чәчәк — минем йомшак ягым,
Ул бит миңа якын нигәдер.
Синең күзләр якты зәңгәр төстә,
Бәлки менә шуңа күрәдер.
Ялгыш баккач зәңгәр күзләреңә,
Хәлем калтырауга җиткәндер.
Уйлар били иде: «йөрәк ярсуымны,
Бик ныкъ иде, дип ишеткәндер».
Тәүлекләрем сиңа гашыйк булып,
Зәңгәр чәчәк күзләп үткәндер.
Йөрәгеңне яулый алды берәү,
Мин түгел ул, ахры бүтәндер.
Бу чәчкәләр болыннарда күбәү
Ә син җирдә ахры бердәнбер.
Үзең якын, күңелемнән ерак,
Күзең төсең башка күрмәмдер.
Күзләреңнең инде хуҗасы бар,
Һәр иртәдә назлап үбәдер.
Мәтрүшкәле чәйләр эчерттереп,
Сөю-назларына күмәдер.

*****

Һәркем күңелендә яши килә, әнкәйләрнеңназлы карашы
(Ленар Вәлиев)

Маңгаена, әнкәйләрнең, тормыш
Үзе бугай салган сырларны.
Алып атып чәчләреннән чалны
Яшәртәсе килә аларны.
Күзләр нурын югалтмасын иде,
Җылы булсын Һәрчак куллары.
Кыз-улларын үстергәннәр алар,
Еш онытып төнге йокыны.
Әле язсын, әнкәйләребезгә,
Үчтекиләү оныкчыкларны.
исәнлектә, иминлектә, тыныч
Узсын әнкәйләрнең картлыгы.
Яши белик: бары сөенече,
Аларның без булып шатлыгы.

*****

Көзге ромашкалар

Кулларымда ап-ак ромашкалар.
Ваклар алар, соңлап атканнар.
Калдырсам да, өзсәм дә җәлләдем
«Өшетер бит…-, димен, салкыннар».
Бармакларым тойгач, искә төште:
Хуш исле һәм иркен болыннар.
Әниләре янда арыганчы
Уйнап чапкан, шаян, колыннар.
Бер-бересен бүлеп, узышыплар
Чут-чут килгән сайрар былбыллар.
Ишеп яугач, безне сөендереп,
«Күпер» бүләк иткән яңгырлар.
Дистә ярым ромашка чәчкәсе —
Җәйнең төсен саклый алганнар.
Рәхмәт сезгә, ап-ак чәчкәләрем,
Сездә күпме истәлекләр бар.

*****

Әнкәйләрнең ак чәче

Яшь чакта, ак чәч күргәч
Әйтәләр: бәхет чәче!
Әллә сагыш чәчләреме,
Шуңамы ап-ак төсе?!

Әнкәйләрнең чәчләре
Олыгайгач бәс төсле.
Әллә һәрбер ак чәчнең
Сәбәпләре бер безме.

Сүзләребезне уйламый
Әллә соң әйтәбезме.
Йөрәкләрен яралыйбыз
Үзебез сизмибезме.

Әнкәйләр! Гафу итегез,
Агартсак чәчегезне.
Тырышырбыз картлыгыгыз
Үтсен диеп бәхетле!

*****

Әйт әле

Дусмы соң без, әллә танышлармы…
Аңламыймын моны, әйт әле?
Синең караш, назлы җылы сүзең
Күпме тапкыр бәхетле итте.

Инде менә көзбикәбез җиргә
Йолкып алып яфраклар сипте.
Соңгы араларда уртабыздан
Әллә нинди салкын җил үтте.

Тормыш мәшәкате, төрле хәлләр
Камап алып безне, ул күмде.
Ләкин кайчак, була мизгелләре,
Тоям синең миңа җитмәүне.

*****

Сукмагымны ахры таптым

Ничә еллар, чүп вәгъдәләргә ышанып,
Тирә-яктагы хәлләргә күз йомдым.
Югалттым күп нәрсәләрне, шуңа күрә:
Авыр булды, җиңел түгел дим бу елым.

Ун аемда күп әйберләр үзгәрде һәм
Әйтерсең кинәт йокымнан уяндым.
Тәүлекләрем очып яки талгын уза.
Чуала һәм чишелә гел башта уем.

Имеш: минем фикерләрем ялгыш икән,
Туры түгел упкын диләр барыр юлым.
Ә мин менә, янә барсын тикшердем дә,
Үз алдыма өр-яңадан максат куйдым.

Таптасалар, изсәләр дә кайберәүләр:
«Канатымны кисегез!», — дип сузам кайчым.
«Хәлегездән килсә әгәр, әйдәгез, дим,
Булыгыз сез тормыштагы бер палачым!».

Тик нигәдер кире атлап чигенәләр.
Гамәлләре куркаклыкка бераз тартым.
Шуңадырмы минем күңел нык сиземли
Үз юлыма сукмагымны ахры таптым.

*****

Кадерле хәтирәләр

Балачагым искә төшә…
Утын яккан ак мичләр.
Тәрәз капкачын каерган,
Көзге, шук, шаян җилләр.

Радиодан яңгыраган
Салмак кына җыр-көйләр.
Әнием аруын онытып
Сөйләгән әкиятләр.

Иртән, без торганчы, әни
Пешергән пәрәмәчләр.
Зәңгәр мәтрүшкә, бөтнекле,
Хуш исле, тәмле чәйләр.

Эх, балачак, үткән киткән…
Кадерле хатирәләр.
Күпме генә сагынсак та,
Кайтмас инде ул көннәр.

*****

Чумам хыял дөньясына

Җыйдым көзге матурлыкны кулларыма,
Чыгыр микән бәхеткәем юлларыма.
Сукмаклардан атлап барам, туңа-туңа.
Мохтаҗ күңел: кояш нуры һәм җылыга.

Кичләр җиткәч җир өсләре кырпаклана,
Тәмле була хуш исле чәй өстәл янда.
Ап-ак битне ачып куям шул чагында,
Һәм дә чумам чиксез хыял дөньясына.

*****

Май киче кырау белми

Көз көнендә туар уйлар,
Язын кунакка килми.
Май кичләре — октябрьдә
Кырау барлыгын белми.

Җәе буе гомер саный,
Күке бала үстерми.
Ана булмаган кешеләр
Бала рәхәтен күрми.

«Күрше хакы — тәңре хакы!»
Моны кайсың хәтерли?!
Җиде төсле күктә күпер,
Бел, сукыр аны күрми.

Гап-гади чыпчык тавышын
Чукрак кеше ишетми.
Телсезләр әйтә алмыйлар:
«Рәхмәт!, дип әти-әни!».

Кеше хәлен кеше белми
Үз башыннан кичерми.
Ялгышмыйчан яшәгезче,
Күз яшьләренә күмми.

*****

Яши башлыйм сары көзләрдә

Көзләрдә мин янә яши башлыйм,
Яңа сулыш алып үпкәмә.
Яфракларның: төсе, очулары
Канат куя көчсез иңемә.

Көз ул, минем өчен, гел дә яңа,
Кабатланмый төсләре һич тә.
Шыпырт яуган яңгыры да аның,
Күңелләргә нидер иңдерә.

Илхам да бит көзен ешрак килә,
Туа кебек сөю йөрәктә.
Өндә булган, якын иткән, кеше
Рөхсәт алмый керә төшләргә.

Көздә туа: җылы, моңлы җырлар,
Көй дә үзе килә күңелгә.
Ел да килгән көзге айларымны
Тасвирладым бүген мин сезгә.

Күзәтегез көзне, онытмагыз,
Табигать бит үзе көч бирә.
Мин көзләрдә яши генә башлыйм,
Көз ул дару арган күңелгә.

*****

Сагынычлы яшьләр таммасын

Бер сүзеннән баласын аңлаган
Ата-ана нәрсә көтә соң?
Нәрсә түгел, кемне көтә алар!
Кайтып керер газиз баласын!

Кирәк түгел, әткәй-әнкәйләргә,
Әйбер алып синең кайтуың.
Ишетергә тели якын кешең
Йөрәк пәрасенең тавышын!

Кайт син, бала, туган нигезеңә
Читкә куеп тормыш агышын.
Сары сагышларда сагынудан
Якыннарның яше таммасын.

*****

Бармы җирдә миннән дә бае

Көн арты көннәр, атна, айлар
Үтә тора — гомер агышы.
Секунт, сәгать, тәүлекләргә ахры
Иярепләр китә сагышы.

Якын кешемне югалткан бер чак,
Бик тә авыр иде вакыты…
Шул чагында, сине очраттым мин,
Бүләк итте кемдер, язмышмы?!

Рәхмәт сиңа дустым, син тугандай
Кабул иттең мине, ялгызны.
Эзләп-эзләп табып булмый бит ул
Синдәй якын булырдай дусны.

Шәфкать тулы йөрәгеңә рәхмәт!
Аңлавыңа минем уйларны!
Дустым! Син бар, сердәш-таянычым,
Кем бар җирдә миннән дә бае!?

*****

Җир өстендә алтын бар

Көз ул — алтын чоры димен.
Аптырашкан карашлар.
Казылма гына булмый ул,
Җир өстендә алтын бар!

Табигатькә күз салыгыз,
Алтын: кояш, яфраклар.
Оялчан татар кызлары,
Алтыннан кыйбатлылар.

Яңгырлы көн дә яктырыр,
Елмайса әгәр алар.
Кадерләгез чын байлыклы,
Чын байлык — хатын-кызлар.

*****

Кып-кызыл чәчәк аткан

Арыш арасында ялгыш,
Мәк орлыгы адашкан.
Ялгыз булса да, чит кырда,
Кояштан ул көч алган.

Мәк чәчәге, адашса да,
Һич югалып калмаган.
Үсеп, башын горур тотып,
Кып-кызыл чәчәк аткан.

Арышлар бу батыр гөлгә
Иң беренче шаккаткан.
Аннан исә хөрмәт белән
Барысы да баш каккан.

*****

Табигатьнң матурлыгы

Минем өчен матурлык ул:
Көзнең төсле яфрагы,
Чишмәләрнең чылтыравы,
Каеннарның шаулавы!

Миләшләрнең кызыл чагы-
Көзнең октябрь ае.
Кырау төшеп, иртән, җирне
Каплап торган бозлары.

Яңгырның шыбырдавы —
Көзнең төп матурлыгы!
Бармы икән, табигатьтә,
Матур чак моннан ары!?

*****

Башкалар үрнәк алсын

Бәхетеңә куана бел.
Кайгыдан яшең аксын.
Шул вакытта, син, йөрәкле
Һәм чын кеше булырсың.

Чүпне күтәреп сал, атма,
Паклектә өлеш булсын.
Җырларны күңелдән җырла,
Сайрар кош та соклансын.

Дингә өндә һәрвакытта,
Кечеләр үрнәк алсын.
Дога белән яшә җирдә,
Иркен булыр сулышың.

*****

Яшик яхшылык юрап

Бүген «Дөнья көне!», — диләр
Аны булмас колачлап.
Мөмкин кадәр күреп йөрик,
Озын юллардан атлап.

Дөнья зур ул, могъҗизалы
Әллә ни куя очрап.
Язмыш дигән сукмакларда
Куандырып һәм сынап.

Дөньялыкта яшәп калыйк,
Бары яхшылык юрап.
Якыннарны хөрмәт итеп,
Өлкәннәрне олылап.

*****

Тәмле итеп чәйләр эчегез

Әйтер сүзләр татлы булсын әле,
Баллы кәнфитләрне кабыйк без.
Сездә җәлләмәгез җылы сүзләр
Суык булмасын дим бу көз.

Җылы сүз ул җан азыгы диләр,
Һәрчак моны истә тотыйк без.
Корлый эчми, мәтрүшкәләр салып,
Кәнфит белән чәйләр эчегез.

*****

Прочитано 3246 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.