Тауларда болытлар очраша
Ерактан күренә биек тау,
Түбәсен ап-ак кар каплаган.
Шушында болытлар очраша,
Килгәннәр бик ерак яклардан.
Ерактан күренә зәңгәр тау.
Әйтә ул: «Мин күкне терәдем!»
Ә аның киң җәйгән куйнында
Чиксез зур диңгезне күрәмен.
Еракта-офыкта олы тау,
Сузылган мәһабәт гәүдәсе.
— Күрегез!— дигәндәй тора ул,-
Бу җирнең Мин’инде кәгъбәсе!
Тау тора еракта-еректа,
Түбәнгә ыргыла елгалар…
Мин карыйм дәрвиштәй: йөрәктә
Хисләрем моң булып кузгала.
Хыял оча агым су якасында,
Чабак тоткан акчарлактай җаның да,
— Көтәм алтын куллыларның барын да,—
Дигән кебек бит, күр, деге кырлары!
Тук башаклар көяз: сырга такканнар,
Сер бүлешеп, тирбәлешәләр алар.
һәр урында күңелле җыр яңгырар —
Гаҗәеп дөнья бу дөге кырлары!
Алдыңда йөгергән сулар тонык,
Суга төшкән күктән Ай — көмеш сынык,
Егет—ихлас, ә кызда алтын холык,—
Аларга мәйдан бу дөге кырлары!
Исең китеп суларның агышына,
Күзең төшә яшеллек нәкышенә,
Җиләс чатырына — таллы ярына…
Хәйран итәрлек бу дөге кырлары!
Изге уй белән орлыгын чәчкәнгә,
Хезмәтеннән халкым ямь-тәм тапканга.
Кырлар яратып кочагын ачкан ла! —
Бәһасе юк байлык — дөге кырлары!
Олымамбет Хоҗаназаров
Рәдиф Гатауллин тәрҗемәсе
Рәхмәт! ))
Искиткеч фотолар! Молодцы!!