Флера Гыйззатуллина

Сорамагыз!..

Син бәхетлеме?—дип сорамагыз!
Үз бәхетем өчен җан атмыйм мин:
Җир тирәли очкан чал бөркетнең
Канат кагышларын кабатлыйм мин.

Яр сөйдеңме?—диеп сорамагыз!
Күрдегез бит… сөйдем… Яшермәдем:
Җырга салып инде көен көйлим
Бәгыремне өткән яшеннәрнең.

Ник елыйсың?—диеп сорамагыз!
Елыйм җаным шигырь яралтканнан.
Язып туйдыңмы?—дип сорамагыз,—
Җыр языла—милли яралардан!

*****

Тау башында уйдык-уйдык җиләк пешә,
Янып-пешеп печән чабам үзем дә мин…
«Аһ, язмыш!»—дип, уелыплар китәмен дә,
Чалгы кайрап тернәкләнәм—түзем лә мин…

Тау башында ак каенлы урман үсә.
Кылганнарны тибрәлдереп җилләр исә.
Урманга тиң язмышны син иңләп кара,
Гомереңне сагышларда җилгәрмичә…
*****
Ак каеннар җырын җырлый-җырлый,
Көннәр буе карурманда йөрдем.
Тузып кара көйгән гомеремә
Җырларымдай ап-ак өмет өрдем.

Әмма милләтемнең кайгыларын
Каенлыкта адаштыралмадым.
Яңгырлардан ышыкланыр өчен
Яфраклардан шалаш коралмадым.
…Инде аңлатыйм дип, милләтемә
Бу кайгыга ничек чыдаганым…—
Күкрәп яуган яңгыр асларында
Үз ирегем белән чыланамын.
*****

Йөрәк җыры

Бала табып, бәхет багып, дөнья танып
Туган җиргә хис эрләдем, көч эрләдем.
Балаларны эш белән тик сихерләдем:
Бернинди дә тылсым суы эчермәдем.

Балаларым алтын акыл… алтын куллы…
Ләкин илдә эш юк хәзер алар өчен—
Урамнарда өер-өер «банда» үсә
Балкып торган акылларын талар өчен.

Балаларны мин талашка өйрәтмәдем:
Миннән күчкән хис назлады йөрәкләрен.
Байлык өеп, тотсалар да күпме урын,—
Талаучылар ишетми шул йөрәк җырын.

Әшсезлектән мескенләнгән ач баланы
Гомерлеккә сихерләрме рухи азык?—
…Инде менә бурыч түлим балаларга
Шигырь язып, Язмыш язып… һуштан язып.
*****

Чиксезлек

Иреккә тугрылык—Ватанга тугрылык!—
Юл яру киләме көчеңнән?
Мәйданда «Ирек!»— дип
Тилмергән көннәрнең
Минуты чыкмады исемнән.

Милләткә тугрылык—вөҗданга тугрылык!—
Онытмый яшәрбез йөзгәчә…
…Бер милләт кенәме?
—Вөҗданың барла!—дип,
Безгә бит күк дәшә, Җир дәшә.

Безгә Хак Тәгалә ышанып тумыштан
Шагыйрьлек сәләтен йөкләгән.
Шигырьгә тугрылык—газапка тугрылык!
Кем безнең газапны чикләгән!?
*****


Тәлгаткә

… Син киткәндә җирдә—ак кыш иде.
Ачы буран иде—ак буран!..
—Кая куйдыгыз!—дип, мин бүген дә
Бураннардан сине таптырам.

Хәтеремә сарган ак буранда
Җилферди күк аклы күлмәгең…
Тар гүрләргә иңеп, күмелсәң дә,
Син аклыктан туя белмәдең.

Синсез генә язлар килде, менә
Җил тарата җиргә гөл исен…
Бураннарга «бурыч»ыңны бүген
Син гөлләтә, бәлки, түлисең?!

Гөлчәчәккә, әйе, күчерәсеңдер
Күзләреңнең җете зәңгәрен…
Син, гүяки, әҗәлләрең белән дә
Кайгыртасың дөнья ямьнәрен.

…Язмышларның Язы булса үткән,
Көзләре дә җитәр—саргаеп:
Көзләремә сугылыр дип куркам
Бураннарга яккан бар гаеп…

Прочитано 6363 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.